- 22.11.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №46 (22 ноябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
15 МЕҢ СУМ ТИЕШМЕ?
1нче ноябрьдән 80 яше тулган пенсионерларның акчасына 15 мең сум акча өстәлә дип укыган идем. Миңа август аенда 80 яшь тулды. 7 мең сум өстәлгән иде инде. Ә бу 15 мең сум дөрес хәбәрме икән?
80 яшьлек пенсионер әби
Агымдагы елның 1нче ноябреннән башлап Русия пенсионерлары үз пенсияләренә өстәмә түләүләргә өмет итә ала. Тик 15100 сумга кадәр өстәмә түләүләрне берничә категория пенсионерлар гына алачак. Алар өчен пенсиянең икеләтә күләмендә түләнә торган фиксацияләнгән өлеше каралган. Хәзерге вакытта бу 15134,66 сум тәшкил итә.
Әйтик, очучылар һәм күмер сәнәгате хезмәткәрләре өчен өстәмә түләүләр көтелә. Өстәмә түләүләр күләме төрле факторларга бәйле булачак, шул исәптән стаж һәм уртача айлык хезмәт хакына да. Элекке еллардагы мәгълүматларга караганда, шахтачылар 3,5 меңнән 5,5 мең сумга кадәр өстәмә түләүләргә өмет итә ала. Пенсиягә өстәмә түләүләрне шулай ук ерак төньяк төбәкләрдәге эшчеләр алачак. Аларның пенсия түләүләре аерым коэффициентларны исәпкә алып индексланачак.
РЕСПУБЛИКАДА – ТИГЕЗСЕЗЛЕК
28нче октябрь көнне «Татарлар» тапшыруында Хәйдәр Бигичев турында сөйләделәр. Вафатына 25 ел тулган икән. Аның турында басылып чыккан китаплар турында хатыны Зөһрә бик матур итеп сөйләде. Артыннан эзләнеп йөрүе турында да әйтте. Хәзер истәлек тактасы куйдырырга йөрим, ди. Казанда бер урам аның исеме белән аталган икән. Артыннан йөрүчеләре булганнары йөри, искә дә алалар. Ә туган-тумачасы булмаганнарга нәрсә? Җырчы Хәнәви Шәйдуллинны искә алучы да юк, мәсәлән. Ул да халык артисты исеменә лаек. Ник ул истәлек такталарын бер караңгыдан икенчесенә кадәр бутый киеп йөргән сыер савучы, механизаторларга да куймыйлар икән? Җырсыз торып була, ә иписез бер тәүлек тә торып булмый. Әле менә «Җырлыйк әле» тапшыруының авторы, гармунчы Нәҗип Бәдретдиновка да 50 ел хезмәт итеп тә, халык артисты исеме бирелмәгән. Артыннан йөрүче кеше юк бит. Ә 5-10 ел җырлаучыларга бирәләр. Безнең Татарстанда менә шундый тигезсезлек күренеп тора.
Мөҗаһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
ТАБЫП БУЛЫРМЫ?
«Сателлит» дигән глюкометр кирәк иде, бер җирдән дә табып булмый. Миндә «Аккучек актив». Тик аның тест-тасмалары кыйммәт, кесәне тишә. «Сателлит» дигәннеке арзанрак йөри, тик аптекалардан таба алмадым. Гомумән, аны табып булырмы икән?
Әлфинур ПАШИНА,
Чистай шәһәре
Казанда «Фармленд», «Вита» даруханәләренә кереп, белешеп чыктык. «Сателлит» глюкометрлары сатуда бар. Булмаган очракта заказ белән кайтарабыз, диләр. Әгәр Чистайда әлеге даруханә бүлекчәләре булса, аларга мөрәҗәгать итә аласыз. Булмаса, Казанга йөри торган күршеләрегез, бәлки, танышларыгыз бардыр, ярдәм сорый аласыз. «Озон» кебек интернет кибетләрдә дә сатуда бар әлеге глюкометр.
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды
Комментарии