- 23.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №16 (23 апрель)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Әлеге язманы берничә ай элек Актаныш районы сайтыннан укыган идем. Кызык булып китте, кемнеңдер районда спорт ярышларын артык күп үткәрүгә эче пошкан, күрәсең. Аныңча, мәктәпләрдә төгәл фәннәр укытуга игътибар кимегән. Чыннан да, математика, физика фәннәрен ничек укыталардыр, белмим, әмма район сайтындагы язмалардан чыгып фикер йөрткәндә, тел фәннәре укыту бик нык аксый. Дөресрәге, бик нык хаталы язалар. Соңгы вакытта урта мәктәпне тәмамлаучылардан инша яздыруны кабат кертергә уйлыйлар, ничек язарлар ул иншаларны балалар. Чынлабрак уйласаң, инша яздыру кирәктер дә. Элек уку йортларына укырга кергәндә дә инша язу мәҗбүри имтиханнар исемлегенә керә иде. Шуңа карап булачак студентның фикерләү дәрәҗәсен, китапларны уку укымавын, язу кагыйдәләрен белүен бәяләгәннәрдер дип беләм. Чөнки СССР чорында уку йортын тәмамлаган һәр белгеч халык массалары арасында пропаганда алып бара белергә, җәмәгать эшләрендә актив катнашырга тиеш дип исәпләнә иде.
Сайттагы әлеге язманы бернинди үзгәртүләрсез бирергә булдым, сез дә укып карагыз әле, нинди уй-фикерләрегез туар икән.
Җәүдәт ХАРИСОВ.
Чаллы шәһәре.
Бу ЕГЭ нигә физкултура буенча юк микән?
Безнең районның бар баласы да 100 – әр балл җыяр иде, физкултурадан да ЕГЭ мәҗбүри булса, бар вуз урыннары да безнекеләр кулында булыр иде. Безнең мәктәпләр укытмыйлар бит ул хәзер, физкултура да спорт белән генә шөгылләнәләр. Ярыш та бәйге, бәйге дә ярыш, узыш, сикереш, ыргыш, көрәш, йөгереш, ыргытыш та атыш. Шул ярышлардан кайтып та кермиләр, укырга вакытлары юк балаларның. Мәктәпләр безнең балаларны вузга кереп, яхшы спесиалист булып, кеше булсыннар болар дип тырышмыйлар, чурнарабучийлар булырга әзерлиләр. Башларын развиват итмиләр, терсәкләрен развиват итәләр дә, сыйракларын. Ике җилкәсенә 50 – шәр килолы ике капчык салып, көненә 12 – шәр сәгат вагон төярлек идеал грузчиклар, бар Актаныш почтасын берүзе йөгереп таратып чыгарлык йөгерек пучталионнар булсыннар болар диләр.
Безнең мәктәпләрдәге укытуның үзенчәлеген исәпкә алып, бездә ЕГЭ тапшыруны да, үзебезчә бирдертергә кирәк иде инде ул.
А булганда турникка барырга да, рәттән ун тапкыр под – ем – переворот эшләргә дә куярга. Алай итеп кем бөтерелә ала әле, – беркем дә эшли алмый. Маймылның да теләсә кайсы алай бөтерелә алмый.
В булганда – выҗт итеп, 60 метрга чабарга да килергә бер 8, 0 дә. Көн буе ашарына эзләп, урманда каз – киек юллап йөреп, ниһаят, бер аксак куянга тап булгач аңа ташланган, эчендә бүре котырган неандертал дә алай итеп йөгерә алмый бит ул. Ничек йөгерә алсын ди, безнең Бүләккә сексиягә йөрмәгән бит ул.
С булганда аптаматны күзне бәйләп 20 секундта сүтәргә дә җыярга.
Сугышка китсен безнең балалар ди торганнардыр инде, шуңа да бездә кадет училичесе ачып куйганнар, бер дә иностранный языкныкы да түгел, технический дә түгел, финансово – экономически – юридически дә түгел. Балаларны шыр аңгыра калдыргач, чурнарабочий булырга да ярамаганнарын.
Мәктәпләрдә безнең балалар тучны грузчик һәм пучталион булсын дип юнәлеш алгач, ул ярышларда бушка калорий яндыртмаска иде инде ул. Ул ярышлар вакытында буштан – бушка чабып йөргәнче, һәрберсенең артына биштәр тагып, райун авыллары буенча пучта таратырга куярга иде ул балаларны, практика да булыр иде үзләренә. Ә спуртзалда тренаҗурларда бушка тәгәрмәчоәр әйләндереп зерә көч исраф иткәче – аларны берәр динамо – машинага тоташтырып куйганда, безнең урам фонарларын яктыртырлык булса да, электроэнергия эшләп чыгарырлар
(Автордан: Бүләк ул Актанышта спорт ярышлары үткәрелә торган урын)
РЕДАКЦИЯДӘН: газетада мондый хаталы язманы бастыру бик үк дөрес булмаса да, авторның үтенечен тыңларга булдык. Һәм ул аерым фикер алышуларга сәбәпче булырга мөмкин, дип уйлыйбыз.

Комментарии