Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

«ИРЕМ АВЫЛ СОВЕТЫНДА ЭШЛӘДЕ… »

Берникадәр вакыт өзеклек белән ирем 3 елдан артык авыл советында эшләде. Авыл советында бер ел гына эшләсә дә, кешегә пенсиягә чыкканда өстәмә түләү каралган дигән сүз ишеткән идем. Бу сүз дөрес микән?

Равилә МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Балтач районы, Нөнәгәр авылы

Әлеге сорауга җавап табу өчен, беренче чиратта районыгызның пенсия фонды белән элемтәгә кердек. Тик 2010нчы елдан алып Пенсия фондында муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр буенча эшләрне карамауларын әйттеләр. Шуңа күрә социаль яклау үзәгенең материаль ярдәм бүлеге җитәкчесе урынбасары Миләүшә Хәбибуллинага шалтыраттык:

– «Авыл советында эшләгән өчен» дигән түләү юк. Ул, бәлки, «госпенсия» турында сорыйдыр? Бу пенсияне дәүләт, муниципаль хезмәткәрләргә бирәләр. Тик аның өчен 25 елдан да ким эшләмәве кирәк, ә шалтыратучының ире 3 елдан артык кына эшләгән. Димәк, әлеге категориягә керә алмый, – дип җавап бирде ул.

ЭШСЕЗЛӘР АЛИМЕНТ ТҮЛИМЕ?

Энем төрмәдә утырып кайтканнан соң, әлегә эш таба алмый. 6 яшьлек баласы бар үзенең, тик хатыны белән аерылды. Эшләмәүче гражданнар алиментны ничек түли икән? Эше булмагач, акчасы да юк бит инде.

Люция ХӘСӘНОВА,

Кукмара районы

Районыгыз прокуроры Ришат ШАКИРОВ соравыгызга җавап бирә:

– Ата-ана үзенең балигъ булмаган балаларын тәрбияләү өчен алимент түләргә тиеш. Кеше эшлиме, эшләмиме, аның алимент түләргә дигән бурычы бар. Ә кайдан алып түли – аның проблемасы. Әгәр түләми икән, бу – законга каршы килә торган әйбер. Башта кешене кисәтергә, соңрак административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Алга таба да алимент буенча бурычлар капланмаган очракта, хәтта җинаять җаваплылыгына тарту куркынычы да бар.

«МИН УЛ КАТЕГОРИЯГӘ КЕРӘММЕ?»

Мин пенсиядә. Пенсиям аз – кулыма 7700 сум гына алам. «Доплата на иждивенца» дигән әйбер турында ишеткән идем. 29нчы июльдә ирем дә пенсиягә чыга – без ул ташлама категориясенә керә алабыз микән?

Илгизә НИГЪМӘТУЛЛИНА,

Азнакай районы, Актүбә бистәсе

Районыгызның пенсия фонды идарәсе бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Альбина Шәйхетдинова белән аралаштык:

– Шалтыратучының ире пенсиягә чыксын әле. Аның пенсия күләменә карап, Илгизә ханымның бу ташламага хакы бармы, юкмы икәнен әйтергә мөмкин булачак. Тик моны телефон аша хәл итмибез, кеше тиешле документларны, барлык керемнәр турындагы белешмәләрне алып килергә тиеш. Иптәшенә пенсия билгеләнгәч, безгә килер, барысын да аңлатырбыз.

ҖЫЛЫ ТАПШЫРУ

Газетагыз аша ТНВ телеканалындагы «Җырлыйк әле» тапшыруын әзерләүче Нәҗип Бәдретдиновка, уен коралларында уйнаучыларга, алып баручыларга зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Шул кадәр матур алып баралар! Бу – без тыңлап үскән җырлар башкарыла торган искиткеч җылы тапшыру. Өлкән яшьтәгеләрне яшьлекләренә алып кайта торган бер күпер булган «Җырлыйк әле»нең гомере озын булсын иде.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

ЧАБАТА КИЮ ДӨРЕСМЕ?

Тарихтан билгеле булганча, әби-бабаларыбыз чабата кимәгән. Чөнки ул татар халкының милли аяк киеме түгел. Туган авылымда (Апас районы Иске Әнәле авылы) чабата ясаучы да, аны киеп йөрүче кешеләрне дә хәтерләмим. Мин кечкенә чакта кечкенә чүәкләр кияләр иде. Әнием дә беркайчан чабата кимәде. Чабатаны базарда чуашлар гына сата иде. ТНВ һәм ТНВ-Планета телеканалларыннан чабата киеп татарча биюче милләттәшләребезне еш күрсәтәләр. Шуңа бер мисал: 14нче май көнне милли кием кигән татар хатын-кызлары ансамбле татарча бию биеп күрсәтте. Барысының да аягында зур чабаталар. Аларны күреп, йөрәгем әрнеде. Бу – милләтебезне кимсетү түгелме? Милли горурлык, милли хисләр һәрвакыт күңелебездә булырга тиеш. Чит-ят гадәтләрне кабул итмик!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Исегездә тотыгыз: һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтә эшли. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне (843) 272-42-17 номерына шалтыратып җиткерә аласыз.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии