- 23.06.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №24 (21 июнь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Татар халкы кунакчыл дип сөйләргә яратабыз. Электән шулай булган, дибез. Кайсы гына халык турында киресен сөйләүчеләр бар икән?! Төньякта яшәүче аеруча кунакчыл милләт турында анекдот та бар. Имеш, килгән кунакка хатынын тәкъдим иткән, ә үзе килгәч, әлеге дустыннан андый тәкъдим булмаганга бик үпкәләгән, ди. Кунакчыллыкның микъдарын үлчәп, кемдә күбрәк икәнлеген әйтеп булмый. Әмма гомумиләштереп сөйләргә яратабыз. Кайвакыт халыкка аерым гадәтләрен купайтып бәя бирәбез. Ил турында да шулай, күкләргә ашырып мактыйбыз. Милләтнең асыл сыйфатларын санап, үзебез дә сизмичә башкалардан өстен итеп күрсәтергә тырышабыз. Шуңа күрә иң яхшысы, болар барысы да бик бәхәсле чагыштырулар, диик тә, атның аласы да була, коласы да була, дип, бу бәхәскә нокта куйыйк. Чөнки мондый чагыштырулар әшәке милләтчелеккә (нацизм, шовинизм, фашизмга) алып барганын чамалыйбыз. Бер үк вакытта болардан сәяси фиркәләрнең, төркемнәрнең хакимияткә үтеп керсәләр, үз мәнфәгатьләреннән чыгып, бик оста файдалануларын тарихтан укып яхшы беләбез. Җир йөзендәге сугышларның зур күпчелеге шуннан килеп чыга бит. Электән халык аңына манипуляция ясап, аны үз файдаларына үзгәртү омтылышлары чамадан ашып киткән заманда яшибез. Тарих сабакларына таянып, мисаллар китерү дә куркыныч. Һәркем белә, әйтми генә. Менә бит, җәмәгать, телисеңме-юкмы, һәрбер сөйләш сәясәткә сөйрәп алып керә дә китә. Югыйсә кунакчыллыктан башлаган идек бит сүзне. Иң яхшысы, шуны дәвам итик!
Кибетләребез азык-төлек муллыгыннан сыгылып тора. Ни телисең шул бар. Бәлки күгәрчен сөте дә бардыр әле кемнәр өчендер. Бер караганда, кесәң мөмкинлек бирсә нигә әле кунакчыл булмаска? Кунак итү берьяклы гына түгел, кунакка бару да бит әле ул. Шулай итеп үзара берегешү, бер кавем булып берләшү, килеп туган проблемаларыңны хәл итәрдәй адәмнәр белән туганлашып алга карап яшәү ул. Төрле кланнар булып, бертөрле максатлар белән, фикердәшләр булып яшәү отышлы. Бер-береңне яклап, саклап яшәү отышлы адәмнәр өчен. Аеруча канун кысаларында яшәү мөмкин булмаган шартларда.
Социализмның ишелүе, Совет чоры тормышын юксынсак та, товар муллыгына китерде. Бу факт. Тимер чаршау ачылу нәтиҗәсендә чит илләрдән ургылып азык-төлек, алдынгы технологияләр килеп керде. Шөкер, табигый байлыкларыбыз моңа мөмкинлек бирә. Инде үзебез шактый күләмдә хәтта үзләренә сатарлык әйберләр җитештерә башладык. 20-30 ел эчендә булган үзгәрешләргә бигрәк тә өлкән буын шаккатарлык. Инде ул илләр белән бөергә таянып тартыша да башладык. Бу түгелме казаныш? Хәерлегәме, юкмы – анысын вакыт күрсәтер. Тагын сәясәткә кереп кителде, каһәре. Ничек арыныйм моннан? Кулланучылар җәмгыяте алып узды алга киткән илләрдә, дип тәнкыйтьли идек, инде үзебез шуның кысасына кереп утырдык. Адәм баласын мул ашаудан, рәхәт яшәү омтылышыннан тыеп торып буламы? Милекче булу хисеннән арындырып булмаган кебек. Ленин бабайның төп хатасы әнә шуннан – кеше психологиясен белмәүдән килә.
Шөкер, туйлар, юбилейлар, Коръән ашлары, мәрхүмнәрне искә алу мәҗлесләрендә ашау-эчү ризыкларыннан өстәлләр сыгылып тора. Кунаклар киткәч тә кимегәне сизелми хәтта. Хуҗалар исән-имин үткәрдек, кешенекеннән ким булмады, дип сөенеп калалар да башта, аннары, кая куйыйк калганын, суыткычка гына сыеп бетешле түгел, дип баш ваталар. Мал-туарга ашатыр идек, ичмаса, алары да юк бит, дип офтаналар. Соңыннан гына бушаган кесәләрен капшыйлар. Ниһаять, безнең якларда кунакларга күчтәнәч итеп пакетка салып җибәрү алымын уйлап таптылар, ай-вайга куймыйча биреп җибәрәләр. Моны өнәмәүчеләр дә, барыбер әрәм була бит, диючеләр дә бар.
Каян килә бу әрәм-шәрәмгә китерүче чамасызлык, дип баш ватып карыйк әле. Үзара ярышмы бу, кунакчыллык буенча башкалардан өстен булырга омтылумы, модага иярүме? Кунаклар гаеп итеп китәрләр, сөйләп йөрерләр дип куркумы? Белмәссең, валлаһи.
Тирәнгәрәк кереп уйласак, бәлки ата-бабаларыбызның ачлык шартларында яшәве өчен үч алудыр, дигән уйлар килә башка, чөнки ун ел саен ачлык чоры кичергән Русия халкының дәвамы бит без. Рәссам Айвазовскийның 1898нче елдагы ачлык вакытында күрсәткән ярдәме өчен ат чанасына төялгән олауга АКШ әләме куеп ясаган картинасын музейда күргәнегез бардыр. 1921-22нче елгы ачлыкта да чит илләрнең ярдәмен татыган халык бит без. 1933нче елгы ачлыкның кайтавазлары бүген дә ишетелеп тора Украина һәм Казахстан якларыннан. Бөек Ватан Сугышы чорында СССРга Ленд-Лиз программасы буенча дүрт ел буена 10 миллион кешене туйдырырлык азык-төлек китерелгәне мәгълүм. Моны төгәлрәк белергә теләүчеләргә интернетны ачып карау да җитә. Сугыштан соңгы 1946нчы елгы ачлык та халык бәгырендә саклана. Бәләкәй чакта бәрәңге кушып пешерелгән ипи тәмен үзем дә тоемлыйм. Хрущев идарә иткән елларның берсендә әтинең башка авылдашлар белән Нократ Аланыннан ипи алып кайтып ашатканы да истә. Буш ботлары ашап кинәнгән 90нчы еллар да хәтердә саклана.
Шушыларга нигезләнеп, бүген өстәлләр сыгылып торган, чамасыз күп итеп, төрледән төрле итеп хәзерләнгән ризыкларны хәстәрләү халкыбызның ачлык чорларына карата генетик җавабыдыр ул, дип фаразлыйсы килә.
1970нче еллардан башлап ачлык инде булмаса да, күпчелек кеше даими рәвештә юкчыллык-дефицит шартларында яшәде. Казанга баргач, «Заря» ресторанының арт ишегеннән кереп, ул вакыттагы директор урынбасары Җәүдәт Миннәхмәтов ярдәмендә өч кило әфлисун алып кайтып, гаиләмне шаккатырганымны әле дә хәтерлим. Казан халкының «Татарстан» поездында Мәскәүдән колбаса ташыганын, түрәләр өчен махсус кибетләр булуы турында әйтеп тә торасы юк. Колхозларның тәэминатчылары Казанга, тиешле кешеләргә ит, бал ташып, Мәскәүгә чәшке бүрек алып барып проблемаларын уңай хәл иттеләр. Аннары СССР да, колхозлар да таралгач кына чын коррупция алымнарына күчелде.
Әй, нәрсәгә болар турында авыз чайкап утырам? Ул чордагы вәзгыять, кунак-төшем хикмәтләре, анда булган мәзәк хәлләр турында районыбыз язучысы мәрхүм Тәлгать Нәҗмиев инде күптән үз китапларында яктыртып тарихка кертеп калдырды.
Сүземне тәмамлап шуны искәртәм. Кунакчыллык гади кешеләр өчен – кунакны якты йөз белән каршылап, хәзинәңдә бары белән сыйлап, хәл-әхвәл белешеп эчкерсез аралашу, туганлыкны, дуслыкны ныгытудыр ул. Шул ук вакытта әсәрләнеп кибеткә чыгып йөгереп, кунакны уңайсыз хәлгә куеп, башка килмәслек итүдән сак булу да. Ә эшмәкәрләр һәм хакимият әһелләре өчен файдалы хезмәттәшлек урнаштыру да кунакчыллык дип аталырга мөмкин.
Әйтергә теләгән төп фикерем: ризыкка карата халыкның борынгыдан килгән хөрмәтле карашына тугры калып, әрәм-шәрәмгә юл куймыйча, чамасын белеп куллануны көндәлек кагыйдәгә әверелдерсәк иде. Ислам динебез дә шулай өйрәтә.
Габит ФӘРХЕТДИНОВ,
Байлар Сабасы
Комментарии