Ул мине сукыраюдан коткарды

Шикәр чире белән авырый башлагач, биш елдан соң күз табибына кердем. Ул карады да: «Сезнең катаракта», – дип чыгарды. Табиб киңәшен тотып, операциягә чиратка бастым. 2013нче елда күзләрем бик начар күрә башлады. Өстәвенә, гомер иткән хатыным да үлеп китте. Бу ачы хәсрәт хәлемне тагын да авырайтты. Шул елны «Казан таңнары» иҗат берләшмәсе әгъзалары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына тәгаенләп, «Сугыш чоры балалары» дип аталган китап бастырып чыгарырга карар итте һәм аны төзүче-редактор итеп мине билгеләде. Күзләрем начар булса да, китап төзү эшен белүче булмагач, алынмый хәлем булмады. Истәлек-язмаларны лупа ярдәмендә укып чыктым. Бик күп иде ул язмалар. Мин тәмам сукырайдым.

Китап басылып чыгып, җәмәгатьчелек тарафыннан бик җылы кабул ителде. Монысы куандырса да, дөньямның караңгылыкка чумуы хафага салды.

Инде актык чиккә килеп җиткәч, Казанның Бутлеров урамындагы күзләр клиникасының баш табибы Айдар Әмировка мөрәҗәгать иттем. Бик җайлы кеше булып чыкты ул. «2015нче елның апреленә операциягә әзерлән, Чебоксардагы фәнни үзәккә квота бирәбез», – диде. Аллага тапшырып, ясатып кайттым. Күз генә тия күрмәсен, бар да уңышлы чыкты. Яңадан бу матур дөньяны күрәм, шөкер. «Ура!» дип кычкырасым килә. Әмма ләкин картлык басты. Аллаһы Тәгаләгә гомерне озын итеп биргәне өчен тагын шөкер генә диясе кала.

Бу эшләрне башкарып чыгу өчен күп йөрергә туры килде. Шулай да, йөрүемнең файдасын күрәм хәзер. Язасы китапларны 2016нчы елда язып бетердем. Кадерле хатыныма багышлап документаль повесть төгәлләдем. «Хушлашмый да китеп барды…» дип атала ул. Тагын башка китапларым да үз сәгатен көтә.

Күзләре күрүче кешеләр бу дөньяда иң бәхетле кешеләр. Дөньяның, табигатьнең матурлыгын күреп яшәү искиткеч зур бәхет. Күзләрегезне саклагыз. Мең рәхмәт яусын Айдар Наил улына, ул миңа икенче гомер бирде. Мәрхәмәтле кеше ул. Аңа авыр һәм мактаулы эшендә уңышлар, гаиләсенә һәм үзенә бәхет теләп калам.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ,

Казан шәһәре

Комментарии