- 23.10.2018
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2018, №43 (24 октябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
ПЕНСИЯ ТҮЛӘРГӘ АКЧА ЮК, ДИЛӘР
Таң атса, кич булса пенсия турында сөйлиләр, пенсия түләргә акча җитми, дип сүз кузгаталар, яшь арттырырга сәбәп табалар. Ә нигә әзрәк инвалидлык группасы булган кешеләрне тикшермиләр икән? Андый пенсионерларның яртысы акча түләп алган группада утыра бит. Егермешәр ел тиктомалга хөкүмәт акчасын алып яталар. Менә шуларны тикшереп, ялганнарын фаш итсәләр, безгә пенсия түләү өчен акча табылыр иде. Ялган сүз түгел бу. Йөзәр мең сум акча түлиләр дә, инвалидлык алып, әзмәвердәй кешеләр өйдә яталар, без ничә яшькә кадәр эшләп тә, пенсиягә чыга алмый тилмерәбез. Әле мин һаман пенсиядә түгел, алтмыш яшемдә генә пенсиягә чыгачакмын. Бик үртәләбез шуңа.
Исемем редакция өчен генә,
Теләче районы
ЭТЛӘРЕМНЕ НИШЛӘТИМ?
Әллә ничә ел буе тилмерткән гозеремне әйтү өчен шалтыратам, зинһар җавабын бирсәгез иде. Күршеләребез күчеп киткәч, аларның Диана исемле ана эте безгә кереп калды. Токымлы эт иде. Кечкенә генә, песи кадәр дә юк, ашавы да әз… Заманында ул этләр бик «ходовой» булды – кешеләр бик алды аларны. Районда да чират торып алалар иде. Соңгы елларда бик үрчеделәр, хәзер без пенсионерлар, аларны таратып та йөри алмыйбыз бит. Әнә хәзер дә ике ана эт бәбиләп ята.
Быел җәй көне бик тилмердем. Ярый әле күршеләрем әйбәт, бу этләрнең күп булуына сүз әйтми. Аларны ашатып та бетерә торган түгел. Баштарак кәтлит ашаткан көннәр дә булды, хәзер мал асрамагач, ит булмагач, әллә ни ашатып булмый – йомырка белән туглап, сөт бирәм. Котылырга кирәк иде болардан. Күршеләрдән уңайсыз. Хәзер алар тора-бара тавыкларга да сикерә башларга мөмкиннәр, артларыннан карап бетерә торган түгел. Күптән түгел генә ярты көн капкаларны, абзарларны, коймаларны бикләдек-томаладык. Ашарга кергәч тәрәзәдән карасак – урамда этләрбез йөри. Барыбер тишек табып чыкканнар. Приютларга да шалтыраттым, алабыз димиләр. Кая мөрәҗәгать итим бу этләрдән котылу өчен? Хәзер аларны асрап ята алмыйм – олыгайдык.
Нурия ХӘКИМОВА,
Арча районы Казанбаш авылы
Соравыгызга җавап табу өчен районыгызның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Габделхак улы белән элемтәгә чыктык:
– Шалтыратучыгыз авыл җирлеге башлыгына шушы проблема белән мөрәҗәгать итсен. Ул Казандагы «Ветдом» дигән оешма белән элемтәгә керәчәк, аннан вәкилләре кайтачак. Теләсәләр, бу этләрне укол кадап «йоклаттыра», теләмәсәләр, стерильләштерә алалар. Соңрак бу оешма аларны үзләренә алып китәчәк. Бездә Арчада приют юк бит. Этләрне тотарга, ашатырга яшәтергә кирәк – болар барысы да акча. Казанда да мондый приютлар берничә генә әле. Бу «Ветдом» ҖЧҖсенең лицензиясе дә бар, алар ярдәм итәр, – дип аңлатты ул.
ХӘТЕР КӨНЕН ОНЫТТЫРАЛАРМЫ?
1552нче елда Явыз Иванның вәхшиләрчә казанны басып алуына быел октябрьдә 466 ел булды. Бу айда, Хәтер көнендә, татар халкы өчен, Казанны саклап җаннарын биргән каһарман әби-бабаларыбыз рухына дога кылалар һәм киләчәктә дә кылачаклар. Бу чараны Казан Кирмәнендә башкарырга рөхсәт итмиләр. Ә менә православларга Казан Кирмәненнән тәре походы үткәрергә рөхсәт бирәләр. Аларның бу гамәлләре «ТНВ», «ТНВ-планета», «Эфир» телеканалларында сәгать саен кабатланып, күрсәтелеп тора. Быелгы Хәтер көненә багышланган митингны Татарстан телевидениесе бөтенләй күрсәтмәде, аның турында яңалыкларда да сөйләмәделәр. Бу ни хәл?!
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
ЯШЬ БАЛАДА ШИКӘР ЧИРЕ БУЛСА…
2 яшь тә 7 айлык оныгым бар. Тиешенчә ашаса да, күптән түгел генә тик торганнан хәлсезләнә, ябыга башлады, сызланып елый. Хастаханәгә йөри башлагач, улыбызда шикәр чире таптылар. Аяз көнне яшен суккан кебек булды, нишләргә дә белмәдек. «Безнең гәҗит» укучыларына мөрәҗәгать итәсем килә. Бәлки арагызда безнең кебек кечкенә баласында шушы куркыныч авыру табылган кешеләр бардыр? Мондый балаларга нинди аерым тәрбия кирәк, бу авырудан ничек дәваланалар, бәлки халык медицинасы ярдәм итәр, зинһар яраткан гәҗитебез аша уртаклашсагыз иде.
Зөлфирә ГАББАЗОВА,
Алабуга шәһәре
СУКЫР ТЫЧКАН ҮРЧЕДЕ
Безнең авылда сукыр тычкан (крот) таралды. Җирләрне казый, ишек алларын, инде акрынлап ишек алдыннан бакчага таба да бара башладылар. Быел уңышка зыян китермәделәр дә бит, әмма киләсе ел язында бакчаны казый башламаслар дип, кем әйтә ала? Куркабыз. Нишләтергә инде аларны? Ничек көрәшергә?
Рәфига ДӘҮЛӘТШИНА,
Әлки районы, Чиябаш авылы
Беренче чиратта районыгызның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Хәйруллин Камил Шәрифулла улы белән элемтәгә кердек. «Бу мәсьәләдә нинди чыгу юлы барлыгын белмим, чөнки моның белән без шөгыльләнмибез», – диде ул, сезнең районның аучылар берләшмәсендәге төп аучы Андрей Юрусланов белән сөйләшергә киңәш итте. Андрей Николаевич исә, сукыр тычканнарга каршы көрәшнең катлаулы булуын аңлатты. «Тычканнарга куя торган агуларны алар читләтеп уза, чөнки суалчан белән тукланалар. Монда ике төрле генә чыгу юлы бардыр дип беләм: махсус капкыннар куйсыннар, яки песиләрен сукыр тычкан ауларга өйрәтсеннәр. Мәсәлән, узган ел безнең ихатада алар артып киткәч, песиләребез тотып, юк итте», – диде ул. Ләкин җир астыннан гына йөрүче сукыр тычканны песиләр ярдәмендә юк итү мөмкинлеге зур түгелдер. Капкыннары да махсус эшләнгән, тычкан-күсе тота торганнары ярамый. Ул бакча инвентарьлары сатылган кибетләрдә сатыла. Шуны кара-каршы итеп икешәрләп юлларына куясың. Аннан сукыр тычканнар сасы ис яратмый. Мәсәлән, йөргән юлларына исләнгән сельд балыгы куярга була. Редакциябез нәшер иткән «Шифалы гәҗит»нең быелгы август санында бу җәнлекләргә каршы көрәш ысуллары тәфсилләп язылган иде. «Шифалы гәҗит» укучысы соравына әзерләнгән тәфсилле язма иде ул. Әлеге газетаны алдырмасагыз, шул номерны редакциягә кереп алып чыга аласыз, йә булмаса, кабат шалтыратып адресыгызны яздырыгыз, почта аша җибәрербез.
Белеп торыгыз, сукыр тычканнарның файдасы да бар. Мәсәлән, алар аю чикерткә (медведка) ише корткычларны да, хәтта кыр тычканнарын да юк итә. Ләкин зыяны да зур. Суалчаннарны кыра, 2шәр метр тирәнлектә җир казып, астан үле балчыкны өскә менгезеп бакчаны яраксыз хәлгә төшерә. Үсемлекләр астын казып, тамырлар җәрәхәтләнә. Шуңа күрә аларга үрчергә юл куймаска кирәк.
ӨЛКӘННӘР КӨНЕНДӘ БЕЗНЕ ОНЫТТЫЛАР
Бездә өлкәннәр көне уздырдылар. Хатыным – 77, мин – 78 яшьтә, икебез дә икенче группа инвалид. Җиде классны бетергәч, фермада эшли башладык, үзем башлангыч мәктәптә укыган вакытта ук үгез җигеп, тирес түгеп, сукыр тырмачы булып йөреп, алабута, черек бәрәңге ашап эш эшләдек. Ә хәзер пенсия яшенә җиткәч, «Сезнең җир паегыз бездә түгел», дип, өлкәннәр көнендә җирлектә безне берничек тә искә алучы булмады. Дөрес, чәйгә чакырдылар, әмма бүләк бирмәгәч, безнең анда барасы килмәде. Җир паеның тарихы болай – без өлкәнәйгәч, ул җирдә кем эшли, дип, җир пайлары артыннан йөрмәдек, алынмаган җир пайларын соңыннан барысын авыл советына җыеп алдылар. Бернинди кул куйдыру да, сорау да юк, судка да бармадык без, почта тартмасына көлтәсе белән кәгазь китереп ташладылар да, безгә тиешле бу җир пайларын Вахитов хуҗалыгына бирделәр. Алар шуннан файдалана, ләкин җир паегыз юк дипме, өлкәннәр көнендә безгә бүләк бирмәделәр. Бу – бер хәйлә генә. Ник дисәң, Казаннан яңа гына кайтып төшкән бер кешегә бүләк бирделәр – аңа җир пае каян килде икән? Башкаларга 600әр сумлык бу пакетлар таратылганда без бер нәрсә дә алмадык. Җир паебыз булмагач, хәзер безгә үзара салым да түләмәскә, җыелышка да бармаска, сайлауда да катнашмаска буладыр? Безгә аның әйберсе дә кирәк түгел, шул гомер эшләп тә өлкәннәр көнендә безне онытуларына гына эч поша…
Хәмзә ШӘРИФҖАНОВ,
Кукмара районы, Яңа Сәрдек авылы
Сезнең зарыгыз буенча беренче чиратта Вахит хуҗалыгына шалтыраттык. Аның җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов командировкага киткән булу сәбәпле, урынбасары Рәис Хөсәенов белән сөйләштек.
– Кемнең җир пае колхозда түгел, аларның берсенә дә пакет бирелмәде. Җирлек башлыгы безгә өлкәннәрнең аерым исемлеген бирде, бүләкләр шул исемлек нигезендә бирелде. Шуңа күрә сельсоветка шалтыратып, белешеп бетерегез, – диде ул.
Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Мөзәкир улы Нәбиев белән элемтәгә чыктык:
– Җирлек буенча, ялгышмасам, бүгенге көндә 329 пенсионерыбыз бар. Ике йөздән артыгына колхоздан бүләкләр таратылды. Кемнең җирләре хуҗалыкта, Вахитов хуҗалыгы аларга пакетлар өләште, без бу эшкә кысылмадык. Исемлек төзегәндә бер генә өлкән кешене дә төшереп калдырмадык, Хәмзә абыйлар да бар иде анда. Исемлектә һәр өлкән кешене дә күрсәттек, кирәк икән бу исемлекне сезгә дә җибәрә алабыз. Кызганычка каршы, бүләк җир пае хуҗалыкта булганнарга гына өләшенде. Җирлек башлыгы була торып, нишләп мин пенсионерларымны кимсетим? Мин киресенчә, алар белән уртак тел табарга тырышам. Өлкәннәр көне үткәрдек, чәй табыны кордык, ләкин бүләк өләшергә минем финанс юк, аны колхоз өләшә, – дип аңлатты ул.
УТ УЙНАКЛАП КҮЗНЕ АВЫРТТЫРА
Безнең авылдагы Тукай урамының 20, 21, 22, 23, 24нче йортларында барлыгы 10 пенсионер яши, шуларның бишесе урын өстендә ята. Урамдагы яктырткыч баганаларга диод лампалар куйганнар иде. Гарасатлар вакытында алар янып-сүнеп утыра торган булып калды, ике ай инде бертуктаусыз төннәрен «мигать» итеп, уйнаклап торалар. Пенсионерлар арасында акырып елаучылары бар: «Болай да күз авырта инде, төнлә дә йоклап булмый бу диод лампаның янып-сүнеп торуына», – дип зарланалар. Тиздән кышка керәбез, караңгылык тиз төшәчәк, соң яктырачак. Бу хәлгә ничек түзмәк кирәк? Кемнәрдер моны күрмәс өчен тәрәзәләренә кара одеяллар каплый башлаган. Бу мәсьәлә буенча авыл җирлеге башлыгы сәркатибенә шалтыраткач, анысы акча юклыкка сылтаган, җирлек башлыгы үзе исә «Вакыт юк әле», – дип әйтте, ди. Югарырак шалтыраткач: «Бу мәсьәлә муниципаль идарәләр карамаганда», – дип әйткәннәр. Лампаларны алыштырмасалар да, хет сүндереп куеп туктатмаслармы? Соңгы өметебез сез. Бервакыт су белән бәйле проблемабызны бик оператив хәл иткән идегез.
Рәсимә апагыз,
Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы
Бу мәсьәлә буенча Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы Альфред Габделрәшит улы Дәүләтгәрәев белән сөйләштек.
– Безнең бүгенге көндә су линиясе авария хәлендә әлегә аның белән шөгыльләнә идек. Ә бу мәсьәләне ноябрь аена кадәр, ягъни бер атна эчендә хәл итәрбез, – диде җитәкче.
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Әгәр үз соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13.00 сәгатькә кадәр туры элемтәдә аралашачакбыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алачакбыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии