- 23.12.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №12 (декабрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Җөмһүрияте бүләгенә лаек булган шәхесләргә Татарстан Җөмһүрияте Аксакаллар шурасы
МӨРӘҖӘГАТЕ
«Бөтендөнья татар конгрессы киләсе елны Габдулла Тукай елы дип игълан итү инициативасы белән чыкты. Без моны хуплыйбыз», – дип билгеләп үтте ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең юлламасында. Тукай заманча татар әдәбиятына һәм яңа милли шигъриятькә нигез салучы булды, дип берничә тапкыр әйтте ул. «Татар җәмгыятенең һәр этабы өчен вакытсыз һәм характерлы булган бердәмлек чиге – Ватанга тугрылык. Бу – Тукай язган юлларда ачык чагылыш таба: «Без – бердәм илнең тугры балалары», – диде Рәис апрель аенда туган тел көнен бәйрәм итү һәм Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан.
Габдулла Тукай – бөек татар шагыйре, язучы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе. Аның исеме татар халкының милли яңарыш символы булды. Тукайның татар халкы тарихына төп өлеше аның хәзерге заман әдәби татар теленә нигез салучы булуында.
Әмма, бүген без Тукай мирасына тугры булып кала алабызмы соң? Юк, әлбәттә!
Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Җөмһүрияте бүләгенә лаек булган мөхтәрәм шәхесләр, бүген Сезнең көчегездән килердәй эшләр шактый. Шуларның иң мөһиме – мәгариф өлкәсендә эш алып бару. Татар теленең кысылып, мәктәпләрдән куылып чыгарылуына Сез битараф булып каласыз. Сез Тукайның «Туган тел» шигырен һәм халык гимнына әверелгән сүзләрен аяк астына салып таптыйсыз түгелме? Сез, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Җөмһүрияте бүләгенә лаек булган шәхесләр, Татарстанда татар мәктәпләре ябылуына игътибар итмисез. 2026нчы ел Габдулла Тукай елы дип игълан ителгән икән – бу Сезгә киң колач җәеп мәктәпләрне саклап калырга мөмкинчелек тудыра.
«Тор шәкерт, җиттек Казанга,
Алдыбызда бит – Казан!» Казаннан үрнәк алып, татар дөньясы, татар телен һәм мәгърифәтен саклап, яклап калырга вакыт җитте. Сез шул чакта гына Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Җөмһүрияте бүләгенә лаек булганыгызны раслый аласыз.
Аксакаллар Шурасы әгъзалары
Казан шәһәре
Комментарии