- 24.02.2016
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2016, №8 (25 февраль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
МӘҖБҮРИ АКЧА ҖЫЯЛАР
Хәзер күп җирдә килешүгә кул куйдыралар. Мәҗбүри рәвештә. Без пенсионерлар, инвалидлар, яшебез 70кә җитә инде. Әгәр дә кул куймыйбыз икән, безнең субсидияне генә тотып калалар. Хәзер тагын берәр эш килеп чыгып, тагын килешүгә кул куймасак, пенсияне дә бирми башларлар инде, дип уйлыйм. Мәсәлән, безнең авылга чүп савытлары куйдылар. Башка авылларда юк ул, без, күрәсең, «тәҗрибә куяннары». Ул чүп савытына каты калдыклар гына салына: консервланган борчак-кукуруз, балык савытлары. Безнең андый чүбебез юк. Кәгазьне тавыкларга бәрәңге пешерә торган мичкә ягабыз, ташламыйбыз. Кибеттән консервланган әйберләр алмыйбыз. Авыл җирлегеннән, чүп җыйган өчен акча түләргә, дип килешү китерделәр. Мин алты мең сум пенсия алам, сезгә чүп ташлаган өчен түләргә акчам юк, дидем. Ике кешегә йөз сум түләргә кирәк. Картым белән безгә һаман 100 тәңкә түләргә дип язу килеп барды. Ә октябрь аеннан субсидия бирүне туктаттылар. Ни өчен мине чакыртмадыгыз, ни өчен акча түләргә риза түгел, дип сорашмадыгыз, дип сорадым авыл җирлеге башлыгыннан. Аңлатып тормады. Болай барса, тиздән сулаган һава өчен дә акча түләтә башлаячаклар бит безне.
Нина ХӘСӘНОВА,
Югары Ослан районы, Макыл авылы
Нәкъ шушындый сорау белән Ютазы районы, Олы Урыссу авылыннан укучыбыз Тимерҗан ХӘКИМОВ та шалтыраткан иде. Ул: «Карчыгым белән икебезгә 56 сум түләтәләр. Безнең чүбебез юк», – дип зарланды. Ике укучыбызның соравына бер җавап бирергә булдык.
Укучыларыбызның: «Булмаган чүп өчен мәҗбүри түләтәләр», – дигән зарына шәһәрдә яшәүчеләрнең мисалын китерик әле. Каладагы күп катлы йортларда торучылар әллә нинди акыл җитмәстәй «хезмәт күрсәтүләр» өчен түли. Электр, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүгә түләүдән тыш, квитанциядә «ОДН» дигән графалар да бар. Ягъни кеше үз фатирындагы счетчик күрсәткечләреннән тыш, электр, кайнар һәм салкын суга гомуми торакның күрсәткечләре өчен дә түләргә тиеш. Шәһәрдә яшәүчеләр чүп түккән өчен аерым, каты калдыклар (анысы да шул ук чүп савытына салына югыйсә!) түккән өчен аерым түли. Капиталь ремонт, кимерүчеләргә һәм бөҗәкләргә каршы дезинфекция ясау өчен дә ай саен акча җыялар – гәрчә ул ремонт һәм агулауның эзе булмаса да. Шуңа күрә «аңлашылмый торган» түләүләр кайда да җитәрлек.
Республиканы төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә, авылларда да чүп чыгарган өчен акча җыя башладылар. Моның өчен билгеләнгән оешма белән килешү төзергә кирәк. Ә анысын район хакимияте йә һәр авыл җирлеге үзе сайлый. Кеше үзе дә, калган авылдашларыннан аерылып, башка оешма белән килешү төзи ала, әлбәттә. Тик болай аерылып йөрү авыл җирләрендә хупланмый.
Югары Ослан районы башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары Рәшит Монасыйпов белдергәнчә, әлеге районда чүпне ике төрле юл белән җыялар: кайбер авыллар чүпне махсус контейнерга ташлый, ә кайберләрендә яшәүчеләр, пакетларга тутырып, урамга чыгарып куя һәм аны хезмәт күрсәтүче оешманың машинасы җыеп алып китә. «ЭкоАвтоТрейд» ҖЧҖ һәм «Волжанка» МУП.
Югары Ослан социаль яклау бүлегендә Нина Хәсәнованың субсидиясе тоткарлануын расладылар. Коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә бурыч җыелса, ул субсидия хисабына тотып калына – менә шундый закон бездә. «Бу апага чүп түгә торган оешма белән аңлашырга кирәк. Алар үз базаларына төзәтү кертсен, әйтик, бу апаны чүп ташламый дип язып куйсын һәм төзәтелгән мәгълүматны безгә җибәрсен. Без шуннан соң гына программага төзәтү кертә һәм апага субсидиясен түли башлый алабыз», – дип аңлаттылар безгә.
Макыл авылында каты калдыкларны җыеп түгү белән «ЭкоАвтоТрейд» ҖЧҖ шөгыльләнә. «Бу апа, минем чүбем юк, дип әйтергә тели инде. Бөтен Макыл авылына чүбе җыелмый торган өч кеше җыела: икесе Хәсәновлар һәм тагын бер хатын-кыз. Калганнарның чүбе бар, боларныкы юкмыни? Алай булмый бит инде. Боларга да ялларда балалары, оныклары кунакка кайта торгандыр», – ди оешманың директоры Алексей Цветков. Әгәр чыннан да бернинди каты калдыгың да булмаса, нишләргә соң? Республика күләмендәге кагыйдәләргә буйсынып, барыбер түләргә туры киләчәк. Килешү төземәгән килеш сезне түләтергә мәҗбүр итә алмыйлар. Тик шул килешүен төзү мәҗбүри шул аның. «Макылда халыкның 70 проценты белән килешү төзелгән, калган 30 проценты да чүпләрен ташлый, акчасын түли, килешү кәгазьләре генә тутырылып бетмәгән әле», – дип аңлатты директор. Социаль яклау бүлегендә әйткән сүзләргә дә ачыклык кертте: «Без һәр ай саен социаль яклау бүлегенә базаны тапшырып барабыз. Анда кемнең бурычы бар, кемнеке юк икәнлеге күренә. Бурычы булмаган очракта гына Хәсәнованың субсидиясен торгыза алалар».
КАЙЧАН БУЛЫР?
Ниһаять, Татарстан мәктәпләрендә Русия флаглары белән янәшә республиканыкы да эленде. Хәзер белем бирү йортлары яныннан үткәндә әз генә булса да үз хокукларыбызны дәлилли алуга горурлык хисе барлыкка килә. Мәктәпнең эчендә дә телләребезнең шулай тигез дәрәҗәдә өйрәнелергә хокуклы булуын торгыза алсак иде.
Күптән түгел христиан диненең католик һәм православ тармаклары җитәкчеләре, озак елларга сузылган каршылыкны читкә куеп, Куба дәүләте җирендә очраштылар. Ике сәгать буе бер өстәл артында утырып фикер алыштылар. Аннан соң дөнья җәмәгатьчелегенә, Азия илләрендә христианнарны җәберләү бара, дигән уртак белдерү белән чыктылар. Бу тарихи очрашудан соң шундый сорау туа: кайчан соң ислам диненең ике тармагы булган сөнниләр һәм шигыйләрнең дә дини җитәкчеләре бер өстәл артына утырып, булган барлык каршылыкларны читкә куеп, алга таба тыныч тормыш итү чаралары турында сөйләшүгә керешерләр икән?
Расих ҖӘЛӘЛ.
Казан шәһәре.
ПОСОБИЕНЕ КАЙДАН АЛЫРГА?
Бала тапкач бер тапкыр бирелә торган пособиенең күләме арта дип язып чыктыгыз. Аны кайсы оешмадан алырга икән?
Чәчкә ГӘРӘЕВА.
Азнакай шәһәре.
Пособиене алуның ике юлы бар. Әгәр бала туганчы әтисе яки әнисе рәсми рәвештә эшләгән икән, пособиене эштән алырга була. Әгәр берсе дә рәсми рәвештә эшләмәгән булса, социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Һәр ике оешмада да сезгә пособие алу өчен нинди документлар кирәк булуын әйтерләр. Шунысы да бар: бер тапкыр түләнә торган бу акчаны алу өчен бала туганнан соң алты айдан да күбрәк вакыт узмаган булуы шарт. 2016нчы елда әлеге төр пособиенең күләме 15512, 65 сумны тәшкил итә.
ПЕНСИЯ ТУРЫНДА
Мин пенсиягә чыгарга йөрим. Пенсия фондына мөрәҗәгать иттем, аңлатып, нинди документлар кирәген язып бирмәделәр. Сайттан карарга кирәк, диделәр. Ә мин аннан карый белмим. Шул пенсияләр турында мәгълүмат бирә алмассызмы, аны алу өчен нинди документлар кирәк, ничек исәпләнә ул? Бөтен кешегә дә файдалы булыр иде бу.
РИНАТ.
Буа районы.
Без бу өлкәгә караган яңалыклар турында даими рәвештә язып торабыз. Яңа пенсия формуласы турында зур гына язма 2014нче елның 23нче июлендә дөнья күргән иде («Тагын пенсия турында»), анда барысын да тәфсилләп аңлаттык. Шуңа күрә бүген укучыбызга кыскача гына мәгълүмат бирәбез. Пенсия яше җитүгә, үзегез яшәгән райондагы Пенсия фондына гариза язарга кирәк. Интернет белән эшли белгәннәр сайттан карап, электрон гариза да юллый ала. Пенсия билгеләү өчен тагын менә нинди документлар кирәк: паспорт, СНИЛС (пенсияне мәҗбүри иминиятләштерү таныклыгы), эш стажы турында мәгълүмат язылган документ (хезмәт кенәгәсе). Өстәмә документлар турында Пенсия фондында белешә аласыз. Сайттан карагыз, без мәгълүмат бирмибез, дип әйтергә тиеш түгелләр.
Пенсия яңа формула буенча исәпләнелә: сезнең шәхси пенсия баллары*(тапкырлана) пенсия баллының бәясе+билгеләнгән түләү (фиксированная выплата). Күпме пенсия баллы җыелганын һәр кеше Пенсия фондында белешә ала. Пенсия баллының бәясе 2016нчы елда 74,27 сумны тәшкил итә, бу сумма ел саен үзгәреп тора. Ә билгеләнгән түләү 1нче февральгә 4558, 93 сум булган. Менә шушы формула буенча исәпләнелеп, сезнең пенсия билгеләнә дә инде.
Исегезгә төшерәбез, «кайнар элемтә» телефоны аша үзегезне борчыган мәсьәләләр белән уртаклаша, киңәш сорый яки фикерләрегезне җиткерә аласыз. Һәр чәршәмбе иртәнге 10нан 13 сәгатькә кадәр «Безнең гәҗит» журналистлары сезнең белән турыдан-туры аралаша. Телефоныбыз: (843) 272-42-17.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии