Әтнәдә язгы сугыш

Әтнәдә язгы сугыш

Карлардан арына башлагач, табигать бераз иркенләп, тынычлап сулыш алды кебек. Кышкы суыклар, язның үзәккә үткән карлы яңгырларыннан соң, ниһаять, җылы кояш җирне киптерә башлады. Ләкин табигатьнең тынычлыгын бозучылар да бар икән әле арабызда.

Кайтып җитмәгән кыр казларын кыралар бит, дип редакциябезгә Әтнәдән сүз куешкандай бер-бер артлы берничә кеше шалтыратты. «Туган якка кайткан кыр казларын атып каршылыйлар, көне-төне шарт-шорт, сугыш башланган кебек монда», – дип аңлатты алар. сезоны да җитмәгән чорда (ул 21 апрельдә ачылды) кош атучыларның рөхсәт кәгазьләре булмау аермачык аңлашыла иде. Шуны тикшерергә дип ягына юл тоттык.

«ҮЗЕГЕЗНЕ АТМАСЫННАР!»

Әтнә районының сулыкларга бай табигатенә һәркем сокланадыр. Ләкин, юл өстендә калган сулыкларның күбесендә юк иде. Киек казлар төшә торган төп урыннар Каенсар авылы буенда, Ашыт сулыгында дигәч, шул якларны күзәттек. Ашыт елгасында кыр казларын күрсәк тә, аучылар очрамады.

Күлле Киме авылында, кыр казлары кайта башлагач ук аучылар чыкты, дип аңлаттылар. Рөстәм бабай әйтүенчә, аларны ауларга хәтта Мари Иленнән дә киләләр икән. «Нишләп йөрисез, балакайлар? Түрәләр рәхәтләнеп, туйганчы атып йөри монда. Үзегезне дә ата күрмәсеннәр» , – диде ул, безнең өчен чын-чынлап борчылып. Беркөнне иртәнге алты белән җиде арасында 12 тапкыр мылтыктан аткан тавыш ишетелгән. Кайсы көннәрдә иртәдән үк аткан тавышлар бер дә тынмый. Казларның исән калганнары элек килгән сулыкларына түгел, башка җиргә китә икән. Рөстәм бабай, кыргый казларга ут ачучыларны тиргәп тә алды: «Әрәм итәләр инде шуларны. Күгәрчен кадәр генә бит алар, ашар җирләре дә юк».

Изображение удалено.

Кыр казларына каршы ут ачучыларны эзләп тә таба алмагач, Каенсар авылына юнәлдек. Каенсар буйларына да казлар килә торган булган. Хәзер авыл тирәсендәге әрәмәлекләрне тыюлык дип билгеләгәннәр. «Анда хәтта еланнар да бар», – диде бер абый (исемен әйтүдән баш тартты). «Безнең авылда бер генә аучы бар, аның бөтен документлары да тәртиптә», – диде ул, күрше йортка ишарәләп. Тик ул өйдә булып чыкмады. Каенсар авылыннан чыгып киткәндә, юл буенда чүп җыештыручы апаларны очраттык. «Нинди законлы булсын? Күптән ташлады ул эшен», – диделәр. Каенсарның «законлы» аучысының документларының тәртибе хәзер аңлашыла иде…

«БАШКА КАЙГЫГЫЗ БУЛМАСА, КАЙГЫРМАГЫЗ!»

Әтнә халкы тарафыннан кыр казларына сугыш ачучылар турында да ишетергә туры килде. «Район үзәгендә кибетләр тоталар, үзләренә ни җитмидер», – дип Илнур Гыйләҗев һәм Илсур Галиевны атадылар. Тизрәк табыгыз, кыр казларына тимәсеннәр, дип кушаматларын да әйттеләр хәтта. «Көне-төне ауга чабалар, аларга бернинди чикләүләр дә юк!» – диделәр. Аларны табу өчен Әтнә район үзәгенә килдек. Галиевның кибет рәтләренә килгәч тә, аны табу бик авыр булды. Кибет рәтләре хатыны Гүзәл Галиева исемендә икән. Кибеткә килеп керүгә үк, бер бүлеккә үтеп, Илсур Галиевны кайдан табып булганын сораштык. Уенчыклар бүлегендә эшләүче кызлар, күпме генә эшләп тә, аның кайда яшәгәнен «белми» булып чыкты. «Ул бит безнең хуҗа түгел, аның хатыны безнең хуҗа», – дигәч, хатынының кайда яшәвен сорадым. Ә менә Гүзәл Галиеваның кайда яшәүләрен беләләр икән! «Илсур хатыны белән бергә яшиме соң ул?» – дип соравыма, үзләре дә оялдылар бугай, дәшмәделәр. Галиевның кибетләрендә кеше бик күп иде. Бер бүлектә берничә кибет, сатып алучылар да бик күп булгач, үзем дә: «Ни җитми икән аларга?!» – дип уйлап куйдым.

Илсур Галиевның кибетләренә каршы, юл аркылы гына «Затлы» дип исемләнгән Илнур Гыйләҗевның кибете балкып тора. Галиевларның өенә барыр алдыннан Гыйләҗев янына да кереп чыгарга карар кылдым. Ләкин Илнур иптәш Гаитига ял итәргә киткән булып чыкты.

Район үзәгендә яшәүчеләрдән дә кыр казлары ату турында белештем. Рөстәм бабай кебек үк, Илфар абый да шул сүзне кабатлый. Казлар кайта башлаган көннәрдә үк атарга тотындылар, кичке сигез, тугызларда ауга чыгалар, төне буе йөриләр. Флера апа исә Илсур Галиев турында: «Мин аларны бик яхшы белмим. Әйбәт кешеләрдер, чөнки кибет тоталар», – дип гаҗәпкә калдырды хәтта. Кибет тоткач кына әйбәт була алмый шул әле! Район үзәгендә дә кыр казларын кайткан көннәрендә үк аулауны кире какмады. Кайсы көннәрдә чыннан да сугыш башланган төсле булган икән.

Галиевларның өйләренә килсәк тә, Илсур Галиев өйдә түгел иде. Хатыны Гүзәл генә безнең белән аралашырга ризалашты. Беренче карашка мөлаем булырга тырышса да, сөйләшү азагында темперамент үзенекен күрсәтте. Иренең нигә өйдә булмаганын да ачыкладык. Ул инде иртәнге сәгать өчтә үк ауга киткән булып чыкты. «Ау сезоны ачылганын белми идегезмени?» – дип «Америка ачты» Гүзәл, иренең ауга китүенә ишарәләп. Мин Әтнә халкының алардан зарлануын, әле сезон башланганчы ук кыр казларын ауларга чыгуы билгеле булганын әйттем. Шуннан без кемнең нинди темпераментка ия булуын күрдек тә инде. «Без уңышка ирешә белә торган кешеләр! Көне-төне йокламаган чаклар була, уңыш җиңел генә бирелми! Бездән әтнәлеләр көнләшә, шуңа күрә шулай әйтәләр. Ничек моңа ышана алдыгыз? Без, ике атна элек Чаллыда идек, әле яңа гына кайттык, сеңлем бала тапты, шуның янына бардык. Ау сезонын чамалап кайтырга тырыштык. Менә ирем бүген беренче тапкыр ауга чыгып китте. Шәхсән үзем озаттым. Моңарчы йөргәне булмады. Документларны күрсәтә алам – менә машинаны яңа гына сервистан алып кайттым. Ә ике атна элек без әле Төркиядә идек».

Ике атна элек ничек берьюлы Төркиядә дә, Чаллыда да булырга өлгерүләре белән кызыксынгач, Төркиядән Чаллыга, Чаллыдан исә Әтнәгә кайттык, дип аңлатты.

– Минем ирем сугыш башлаган кебек гел-гел ата алмый бит инде, ярты Әтнә аучылык белән шөгыльләнә. Әле менә казанлыларга 158 рөхсәт кәгазе биргәннәр икән. Нигә бездән генә зарланалар соң? – дип аптырашта калгач, Гыйләҗев Илнур хакында да әйтергә туры килде.

– Аннан да зарланалармыни? Карале, безнең якын дустыбыз бит ул. Илнур да безнең кебек уңышка ирешә белә торганнардан, шуңа аннан да көнләшәләр. Алар әле ял итәргә Мисырга киттеләр.

– Ничек инде Мисырга? Кибетендә бит Гаитига китте дип әйттеләр!

– Гаитимы, Мисыргамы, белмим инде, – дигәч, уңышка ирешә белә торган якын дусларының кайда икәнен дә белми икән болар дип уйлап куйдым.

Галиевларның «танылган» гаражлары турында Әтнә халкыннан ишетеп белә идем. Анда поши, болан башлары һ.б. бар дип әйттеләр. Гаражны күрсәтү хакында сорагач, хатын катгый рәвештә баш тартты. «Бу безнең шәхси милек, һәр елны ауда берәр җанвар атып карачкы ясыйбыз, ник, ярамый мәллә?!» – дип җавап кайтарды.

Галиевларның таш йортлары буйлап, асфальт юлдан атлый-атлый капкага юнәлдем. Машинага утыргач, кузгалып киткәндә, Гүзәл Галиева: «Башка кайгыгыз булмаса, кайгырып йөрмәгез!» – дип озатып калды.

АПТЫРАГАН ҮРДӘК СУГА АРТЫ БЕЛӘН ЧУМА

Арча район үзәгенә барырга чыктык. Мәңгәр авылын узып ерак түгел, юл читендә, бер төркем ир-егетләр яңа гына аткан кыр казларын пешерергә җыена иде. Бүгеннән ауга чыгу рөхсәт ителә, шулай да, документларын сорадык. Хафаланмый гына барысын да күрсәттеләр, рөхсәт кәгазьләре бар булып чыкты.

Яңа гына йоннары йолкынып чистартылган казны күреп шаккаттым. Шушы кечкенә, ябык кошны атып нинди ләззәт табалар икән? Хәер, мондый һөнәр кешесен бернинди табигать кануннары да кызыксындырмый, минемчә. Төп максат – үтерергә!

Без үткән Мәңгәр авылына кадәр тыюлык территориясе, анда ауга чыгарга ярамый икән. Ләкин Мәңгәрдән соң тыюлык түгел, кыр казларын атарга ярый. Димәк, казлар Мәңгәрнең икенче ягына чыкса, аларны да ауларга ярый булып чыга. Алай гына да түгел, «Үзең тыюлык чигендә булмасаң да, тыюлыктагы кошларны атарга ярый», – дип аңлаттылар. Димәк, кыр казы белән бер чиктә булсаң гына атарга ярамый икән!

Туган якка кайткан кыр казларын мылтык тотып каршылаулары күңелгә тиде. Үзләренә рәнҗеш төшү хакында уйланмый микән аучылар?! Ни өчендер бу вакыйга сугыш вакытларын, май бәйрәмендә бабайларның елый-елый фашист халкы турында сөйләгәннәрен искә төшерде. Рөхсәт кәгазе булса, ау сезоны башлангач кына чыкса ярый да бит. Һәр һөнәр иясе тиешле кагыйдәләрне үтәгәндә генә хөрмәткә лаек. Ләкин кыр казларын болай каршылау вәхшиләрчә булган. Әтнә якларыннан әнә шундый тәэсирләр белән кайттым.

P.S. Бәлкем ау сезонын язын бөтенләй тыю турында сүз башларгадыр. Җәнлекләр, киекләр буыннарын дәвам итү турында кайгырта бит бу чорда. Һәм барыннан да ерткычрак кеше дигән җан иясе тереклек дәвам итүне чикли.

Алсу НУРГАТИНА.

Казан-Әтнә-Арча-Казан.

Әтнәдә язгы сугыш , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии