- 24.06.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №24 (21 июнь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Таныш ике карчык көпә-көндез кич утырырга чакырды. Күрше йортта, бер үк подъездда яшәүче ахирәтләр алар. Гел бергә булсалар да, сөйләшеп сүзләре бетми. Сүз күбрәк малай-килен, кыз-кияү турында. Әбинең берсе ялгыз гына яши. Ике улы бар. Берсе – авылда, берсе шушы ук поселокта. Сигез дистәне тутырган әбиләр дөньяның, яшәүнең кадерен белеп, барына канәгать булып, алган пенсияләренә шөкер итеп сабыр гына көн күрәләр. Күбрәк алар сөйли. Мин тыңлап, акыл туплап, гыйбрәт алып утырам.
Ике улы булганы сөйли: «Пенсия алып, хөкүмәткә айлык бурычларны түләгәч, үз кирәгемә бераз алып калып, балаларга бүлеп бирәм, – ди. – Ашаудан бигрәк, безнең яшьтә хәзер даруларга акча күбрәк китә. Безнең яшьтә сәламәт кеше юк инде ул. Дару бәяләре дә котырып арта. Файдасы бармы, юкмы – алабыз. Көн саен куллана торганнары да күп кирәк. Әле аптекада аның кыйммәтрәген төртергә тырышалар. Аларга да сату кирәк. «Бусы шул ук даруның аналогы, тегесе юк», – дип, шомартып та куялар. Өс-баш яңартасы юк, булганы җитеп ашкан, кунакка, сәяхәткә дә йөрисе юк, безгә акча нигә? Балаларга биреп, аларны сөендерү үзе шатлык бит ул. Әле кайберләре эшләп тә без алган пенсия кадәр хезмәт хакы ала алмыйлар. Бала-чагасы булганына бик күп кирәк бит хәзер. Ул мәктәп формалары, китап-дәфтәрләр, аркага асып йөри торган рюкзаклар... Югарыда утыручылар арасында галәмәт күп хезмәт хакы алучылар бар бит. Менә шуларныкын китереп кушалар да, уртача хезмәт хакы килеп чыга. Мәктәптән, хәтта ясле-бакчадан ук балалар әнә шул аерманы күреп үсә. Мәктәптән соң югары уку йортларына керү дә хәзер акчага корылды. Шундый катлам үз балаларын югары уку йортларына урнаштыра. Йә, нинди белгеч чыга инде алардан?»
Икенче әбинең сүзләре моң-зарлырак булды. Бер улы авылда, төп йортта яши икән. Тормышлары җитеш. Әби үзе такси яллап та кайткалый, вакыты булганда улы да килеп алып, китереп куя, ди. «Үземнең көчем чыккан, җиткергән йортны, мунчаны, абзар-кураларны, күрше-күләнне сагынып кайтам», – ди. Улы белән кайтканда әби сорый икән: «Ни бәйрәм, ни ял көне түгел, урамда капка төбе саен машина. Ниндиләре генә юк. Ни өчен кайтканнар болар?» Бүген бу урам пенсия ала, әби-бабайларының пенсия акчасын алырга кайтканнар икән. Яшьләргә акча күп кирәк шул. Берсеннән-берсе уздырып машина алулар, чит илгә барулар, йорт җиһазларын берсеннән-берсе затлыракка алыштыру дисеңме? Очсызга кәнфит-перәннек, бер пачка чәй кыстырып кайталар да пенсияләрен алып китәләр икән. Әбинең шушы поселокта яшәүче, яше кырыкка җиткән улы да гел аннан әҗәткә дип ала икән. Тик бирергә генә оныта. Икенче айда тагын «әҗәткә» ала. «Көләм инде: «Ярар, сезгә күп кирәк бит, миңа акча ниемә?» – дим. Гомер буе җиләк-җимеш яраттым, – дип дәвам итә сүзен. – Элеккеге елларда, әле Җәлил бистәсе барлыкка килгәнче, узгынчы машина белән айга бер булса да Әлмәт базарына барып кайта идем. Анда көньяктан килгән кара мыеклы ирләр караҗимеш, өрек, йөзем саттылар. Бәяләре дә алай куркыныч кыйммәт булып хәтердә калмаган. Хәзер дә бар шундый җиләк-җимеш сатучы ирләр. Араларында никтер хатын-кызлар юк. Җимешләрнең бәяләре иттән дә кыйммәтрәк. Килосы 500-600 сум. Алабыз инде, баетабыз кара мыеклыларны. Кайберләре инде фатир сатып алып, шунда сөяркәләре белән яшәп ята. Үз илләрендә хатыннары, балалары барын белә торып, җиңел холыклы кызлар фатирлы булып, шулар өстеннән көн күрә.
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,
Сарман районы, Җәлил бистәсе
Комментарии