- 24.09.2019
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2019, №38 (25 сентябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
ҖАВАП БИРӘСЕЛӘРЕ КИЛМИ
Минем оныгым шикәр чире белән авырый. Аны балалар бакчасына бирәсе идек, бакча җитәкчесе миңа: «Оныгыгызны алырбыз, ләкин башта нотариустан раслатып, документ алып килегез. «Баланы бакчага бирәм, ләкин аның белән нәрсә генә булса да үзем генә җавап тотам», дип», – диде. Бу дөрес нәрсәме икән? Димәк, мин баланы бакчага калдырам, теләсә нәрсә эшләгез, бу бала өчен барыбер җавап бирмисез, дигән кебек килеп чыкмыймы соң бу?
Зөлфирә ГАББАЗОВА
Алабуга шәһәре
Соравыгызга закон буенча җавап алу өчен Кукмара районы прокуроры Ришат Наил улы Шакировка шалтыраттык:
– Бала бакчага киткән вакытта ата-анасы нинди документлар җыеп китерергә тиешлеге закон белән билгеләнгән. Ул биш төрле документ:
1) Баланы бакчага алуларын сораган гариза.
2) Әтисенең яки әнисенең паспорты.
3) Баланың туу турындагы таныклыгы.
4) Баланың кайда пропискада булуын күрсәтә торган документ.
5) Бала беренче мәртәбә бакчага барганда бирелә торган «медзаключение».
Моннан башка нинди дә булса документ таләп итәргә балалар бакчаларының хакы юк. Әгәр дә бакча мөдире һаман да нотариустан документ таләп итүен дәвам итсә, шалтыратучыгызга киңәшем бар. Язма рәвештә баланы бакчага алудан баш тартсын. Соңыннан бу документны алып, прокуратурага, мәгариф бүлегенә яки судка барырга мөмкин. Шикәр чире белән авырган баланы балалар бакчасына алмаска дигән әйбер беркайда да юк, – дип җавап бирде ул.
ГӘҖИТЕМ КИЛМӘДЕ
«Шифалы гәҗит»нең 8нче саны килмәде. Почтага шалтыраткан идем, безгә җибәрмәделәр, диләр, ә үзегез инде чыгардык, дисез…
Рәкыя ХӘМИТОВА
Питрәч районы
Редакциядән: Сезнең зарыгыз буенча Питрәч почта бүлекчәсенә шалтыраттык, анда аңлатуларынча, сезнең хат ташучыгыз отпуск ялында икән. Ялдан чыгу белән тапшырыр, диделәр.
ТАТАР ТЕЛЕ УЙЛАНДЫРЫРМЫ?
2019нчы елның 8нче сентябрендә Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайланды. Дәүләт Советында утыручы кайбер элеккеге депутатлар кабат сайланды. Белгәнебезчә, бу депутатлар татар теленә каршы законны бер тавыштан хупладылар. Ул закон нигезендә татар теле мәктәпләрдә атнасына 2 сәгать кенә укытыла, аны да ата-ана гариза язып кына укыта ала. Дәүләт Советына яңа сайланган депутатлар моңа ничек карарлар икән? Бу мәсьәлә өстендә эшләрләрме, татар теле уйландырырмы?
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ
Казан шәһәре
ӨМЕТЕБЕЗ – АЛАРДА
Сайлаулар булып узды. Депутатларның исемлекләре бар, карап чыктым. Мин өмет тоткан өч кенә кеше күренә әлегә. Ркаил Зәйдулла – шагыйрь, язучы, драматург. Мин аны Туфан Миңнуллиныбызны алмаштыра алыр дип өметләнәм. Икенчесе –Камил Ногаев. Фамилиясе үк әйтеп тора – Ногай нәселе. Һәм министрыбыз Марат Әхмәтов. Мин аны да беләм – ул яхшы кеше. Алар иң ышанычлылары. Милләтебезнең хәлен әйтеп торырга кирәкми, хәлебез мөшкел. Мондый вәзгыятьтә бөтен өмет аларда хәзер.
Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР
Казан шәһәре
ДӨРЕСЛЕКНЕ ТЫЮ ДӨРЕСМЕ?
Бер нәрсәгә бик гаҗәпләнәм – дөреслекне әйткәнне тыялар. Менә Вахит Имамовны судка бирделәр. Ул бит китабында дөреслекне язган, болар барысы да документлар белән расланган, уйлап чыгарылмаган. Ничек тыярга була дөреслекне? Ялганны тыярга ярый дип беләбез. Димәк, дөреслекне дә тыярга ярый булып чыга?
Әлфия апагыз
Казан шәһәре.
ЯЗГАНЫГЫЗГА РӘХМӘТ
Иртән ТНВ-планетаны ачкан идем, Фәнис Яруллин турында тапшыру бара. Иң соңыннан: «Фәнис Яруллинны туган ягына – Кызыл ярга алып кайттылар», – диделәр дә, анда авылның күрсәткечен күрсәттеләр. «Кызыл яр» дигәнне «Кзыл яр» дип язганнар. Бик читен булды, шагыйрьдән оялдым. Шундый татар шагыйренең авылы исемен бозып язсыннар инде!
Икенче сүзем – сезгә рәхмәт, бу сүзләрне елап әйтәм, газетагызда удмурт галименең үзен яндыруы турында язып чыктыгыз. Сез яздыгыз да, «Семь дней»да әйттеләр, башка матбугат чараларыннан без моны күрмәдек. Башка вакытта бер исерек кеше тәмәке тартып йоклап киткәч, янгын чыкса да, шуны зурлап сөйлиләр. Бөтен каналлар моны күрсәтеп чыга. Бөтен газеталар яза. Ә тел өчен үзен корбан иткән кеше турында, герой турында ник язмыйлар һәм күрсәтмиләр соң?!
Лена әбиегез
Мамадыш шәһәре
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алабыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии