Кайчан юл булыр икән?

«Безнең гәҗит»тә басылган «Кешеләр һәм үзгәрешләр«  (№39, 2 октябрь, 2013 ел)язмасында: «Мүлмә тавын менгәндә машина тәгәрмәчләре дөбер-шатыр килә башлады, машинаның сул яктагы көпчәкләре тишелеп-теткәләнеп беткән, тракторчылар җиргә тырма күмгәннәр. Бу хәлне күреп үзләре икенче тау башында торып бот чабып көләләр», дип язылган иде.

 Бу берничә ел элек булган хәл дип уйлыйм. Чыннан да, шул вакытта анда Тимерче авыл халкы һәм шул авыл янындагы бакчачыларның күбесе шул хәлгә юлыккан иде. Моның хикмәте шунда: Мүлмә аркылы Тимерче авылына бердәнбер юл кыр аша үтә иде. Язын-көзен кыр эшкәрткәндә, чәчү чәчкәндә, бу юлны тетеп бозып, кара-каршы килгән машиналар үтеп китә алмаслык итеп, тарайтып калдыралар. Әле коры көннәрне үтеп китәрлек була, ә яңгырлар явып китсә, Мүлмә механизаторлары шул юлны үзләре үк изеп-сытып бетерәләр. Билгеле инде, узгынчылар, машиналары белән иген кырына кереп, бер-берсенә юл бирергә мәҗбүр булалар. Менә хикмәт дигәнем шул: авыл кешеләре әйтүенчә, ул тырмаларны тракторчылар шул иген кыры читеннән үткән юлга Мүлмәнең авыл җирлеге идарәсе кушуы буенча күмеп куйган булганнар. Ул елны берәү (Мүлмәнең агрономы дип әйттеләр) иген кырына кереп салынган юлдан үткән машиналарны видеотасмага төшереп йөргән. Билгеле инде, хәзерге чит ил машиналары сазлыктан йөри алмый, кайда юл яхшырак шуннан үтә. Тырмалар куеп, видеоязмалар да булышмагач, берничә сазлыклы җиргә ташлар салып куйган булдылар. Әле аны да юньләп тигезләп куймадылар, тракторлар үтәрлек кенә булып калды. Юлчылар тагын шул ук иген кыры аша салынган юлдан йөрүләрен дәвам итәләр.

Мин исә, Мүлмә механизаторлары кемгә дә булса начарлык эшләү йөзеннән җиргә тырмаларын куймагандыр дип уйлыйм. «Балык башыннан чери» дип юкка гына әйтми бит халык. Түрәләр кушкач, ярамаган эш булса да эшлиләр инде. Шунда эшләп, шунда яшиселәре бар бит әле. Мүлмә халкы начар дип әйтә алмыйм, үзебез дә шул авыл аша бакчага йөрибез. Еш кына туктап кибетләренә керәбез: кибетчеләре ягымлы, таныш булмасак та халкының олысы-кечесе исәнләшә. Әле кибет янында гына колонкалары бар, шуннан су алганда авыл агайлары: «Колонка суы катырак, комы да бар, авылның теге башында бик тәмле сулы чишмә бар, шунда барып алыгыз», – дип киңәш бирәләр.

Тимерче авылына «Чүриле» станциясе ягыннан да юл бар, анысыннан да ике-өч чакрым кыр юлыннан үтәсе. Язын-көзен яңгырларда шул ук хәл. Алла сакласын, авырып китүчеләргә ашыгыч ярдәм чакыру юк инде, барысы да Ходай кулында. «Ирек Мәйданы»нда «Космонавтлар күпере» (№18, 9 май, 2013 ел) дигән язмам басылып чыккач, кемнәрдер килеп күперне, юлны карап киткәннәр, дип сөйләгәннәр иде. Җәй үтеп китте, үзгәрешләр күренми. Юллар ничек булса – шулай.

Бу хатны язмаган да булыр идем, 3нче октябрь көнне бакчага барганда, Мүлмә тавы астында, бакча күршебез 7нче маркалы жигулие белән туктап тора иде. Машинасына карарлык түгел, балчыкка баткан. «Ярты юлга хәтле бардым башка барырлык түгел, тракторлар юлны изеп бетергәннәр, кире борылдым, – ди. – Син үтәрсең, синең машина белән үтеп була», – дип калды. Әйе, мин ул юлны үттем, чынлап та юлны тракторлар аркылыга-буйга изеп бетергәннәр. Бу юлдан алар гына йөрми бит, җиңел машиналар үтәрлек юл калдырып, бер читтәнрәк йөрсәләр, аларга күпме халык рәхмәтле булыр иде. Тимерче авылында да бит әти-әниләре, туган-тумачалары шәһәрдән кайтасы балаларын, туганнарын көтеп торалар. Әле күпме көзге эшләрне кар яуганчы эшлиселәре бар.

Бу язмамны алгач, бәлки, вакыты булса, Искәндәр Сираҗи Мүлмә-Тимерче-Чүриле якларын бер әйләнеп кайтыр. Аның аягы баскан җирдә, уңай якка үзгәрешләр булмый калмый.

Вакыйф КЫЯМОВ.

Казан шәһәре.

Комментарии