- 24.10.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №42 (23 октябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Әйтер сүзләрем бик күп. Әллә килгән бер газетаны укып барганга, әллә гел телевизор караганга инде. Күпме яшәп, тирә-якта бер дә алга китеш күренми, яңалыклар тыңлый башласаң да юньле хәбәр ишетмисең: үтереш, көчләү, наркомания, коррупция. Бәяләр күтәрелүен күтәрелә, ә пенсияләр бер урында кала бирә. Яңалыкларны тыңлый башласаң, урып-җыю барышы турында бер сүз юк, даими рәвештә спорт яңалыклары сөйлиләр. Ул спорт ярышлары уздырырга бөтен нефть акчаларыбыз китеп бетәдер инде. Теләсә кайда Сабан туе: түрәләр күңел ачып, бүләк өләшеп йөриләр, ә авыл халкы бер рәхәт күрми, беркая бара алмый акчасызлыктан интегә. Әгәр дә авыл халкы булмаса, итен-сөтен, ипекәен җитештермәсә, тамаклары ач булса, спорт ярышларында бик катнаша алмас иделәр. Артистлар да 50-60-70-80 яшьлек юбилейларын үткәреп, хөкүмәтне талап, машина сорап ята, ә кемнәрдер очын-очка ялгый алмый интегә бу тормышта. Авылларда юллар, күперләр, су юк! Менә кая кирәк ул акча! Телевизорны ачсаң, эт оясыдай кечкенә фатирда яшәүче яшь гаиләләрне күрсәтәләр. Гарип сабыйлар үз ярдәмнәрен ала алмаса да өмет утларын сүндерми яшәргә тырышалар.
Мин бигрәк тә депутатларны кызганам: гел үзләре өчен генә, халыкка файдалы гамәлләр күрсәтми яшәве кызыксыз түгел микән аларга?! Хәзер түрәләр 60 яшьтә дә – депутат, ә башка урыннарда эшләгән пенсионерларның күбесен эшләреннән азат иттеләр.
Ничек оялмыйсыз сез түрәләр? Күбегезнең бушка килгән икешәр-өчәр күп катлы фатирлары, машиналары бар. Авыл җирендә 2-3 мең сум акчаны ай буе да күрмәүчеләрне уйлап сессия вакытында йоклап утырасыздыр инде. Без дә кайчандыр депутат булдык, бернинди законны үз ягыбызга файдалы итеп чыгару юк иде. Председательләр, механизаторлар, терлекчеләр депутат иде ул вакытта, ә хәзергеләре – берсен-берсе якын итүче түрәләр. Менә «Сайладык тек, сайладык!!!« (№42, 24 октябрь, 2012 ел)дигән мәкаләдә Илшат Гафуров турында ниләр генә язылмаган иде. Аны депутат итеп сайлап куйдылар. Чөнки депутатны судка бирә алмыйлар! Нигә Искәндәр Сираҗины яки Фәүзия Бәйрәмованы сайламыйлар? Дөреслек булмавы йөрәкне телгәли…
М.МОРТАЗИН.
Мөслим районы.
Комментарии