- 24.10.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №42 (25 октябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
ГОРУРЛАНЫР ШӘХЕСЕБЕЗ БАР
«Безнең гәҗит»нең 4нче октябрь санында (№39, 2023 ел) Вәсилә Хәкимованың «Бубиларның дини мирасы» дип исемләнгән мәкаләсен укып, үз фикеремне язарга булдым. Мөхлисә Бубыйны онытырга хакыбыз юк. Татар халкының мәшһүр җәмәгать эшлеклесе, ислам дөньясында хатын-кыз буларак беренче казый булган Мөхлисә 1869нчы елда хәзерге Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында туа. Башлангыч белемне әнисе Бәдрелбәнат абыстайдан ала, аннары бертуганнары Габдулла һәм Гобәйдуллада укый. 1901нче елда 6 класслы татар хатын-кызлар мәктәбе ачыла, һәм Мөхлисә Бубый аның мөдире була. Аннары Троицк шәһәренә күчеп китә һәм анда башлангыч хатын-кызлар мәктәбен җитәкли. Бер үк вакытта хатын-кызлар гимназиясендә дин гыйлеме укыта.
1917нче елда аны Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаенда Мөселманнар Диния нәзарәте әгъзасы һәм казый итеп сайлыйлар. Хатын-кызлар арасында дөньяда беренче казый була ул. Уфада эшли, Диния нәзарәтенең гаилә эшләре бүлеге белән җитәкчелек итә. Мәкаләләр яза, аларда хатын-кызларның вазифалары, гаиләдә һәм җәмгыятьтә тоткан урыны яктыртыла, телне, милли һәм дини традицияләрне саклау хатын-кызларның төп бурычы буларак бәяләнә.
Мөхлисә Бубый, «Башкортстандагы контрреволюцион буржуаз-милләтчел оешма әгъзасы» дип, яшерен белешмә нигезендә 1937нче елда кулга алына. Аны һәм тагын 6 мөселман зыялысын, революциягә каршы милләтчел эшчәнлек алып баруда, чит ил разведкасы белән элемтә тотуда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итәләр. Вафатыннан соң аклана.
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
УЛ КҮПТӘННӘН ЛАЕК
«Безнең гәҗит»нең 11нче октябрь санында (№40, 2023 ел) «Татарстанның иң көчле артистына истәлек тактасы ачылды» дигән язма басылган. Зифа Басыйровага бик күптәннән кирәк иде инде ул. Безнең Мөслим районында мәдәният йорты аның исемен йөртә, Зифа Басыйрова исемендәге бер урам да бар. Зифа Басыйрова, Гөлсем Сөләйманова, гармунчы Гани Вәлиев безнең авылга килеп, концертлар куялар иде. Алар кебек матур җырлаган артистлар хәзер юк инде. Ул вакытта клублар таш, салкын. Шуңа да карамастан күлмәкчән җырладылар, атлы чаналарда интегеп йөрделәр. Әмма бер дә зарланмадылар, халыкка хезмәт иттеләр. Шулай булса да, аларның берсенә дә халык артисты исеме бирелмәде. Бик кызганыч. Бүгенге көндә Зифа Басыйрованың җырлары яздырылган кассетасы кулымда бар. Без, олы кешеләргә, матур һәм борынгы җыр кирәк. Хәзер «сине сөям, сине яратам» дигәннәрдән ерак китмиләр. Зифа Басыйрова исемен мәңгеләштерүгә күп хезмәт куйган Флүр Баһаутдиновка олы рәхмәт! Шулай йөрүче булмаса, әле дә такта куелмас иде.
Мөҗаһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
КАЙТАРЫЛМАГАН БУРЫЧ
Моннан 70 еллар элек мин авылдаш кызыма 37 сум бурычлы булып калдым. Ул читкә чыгып китте, мин дә авылда калмадым. Хәзер авылда аның бер туганы да юк инде. Ул миннән олырак иде, бакыйлыкка күчкәндер дип уйлыйм. Хәзер миңа нишләргә? Бурычны мәчеткә бирергәме, балалар йортынамы? Шул хакта борчылам.
86 яшьлек бер әби
Соравыгызны «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга юлладык. Ул болай дип җавап бирде:
– Иң дөресе һәм хәерлесе – мәрхүмнең варисларын табу. Бурычны мәрхүмнең туганнарына кайтарсаң, хәерлерәк. Әгәр дә инде варислары булмаган очракта, иң хәерлесе – кемгә бурычлы идең, шуның исеменнән сәдака бирү. Ул кеше өчен дә әҗер-савап булып барачак, чөнки бу аның үзенең акчасы.
МОНДЫЙ КҮРШЕЛӘР ЮК
Күптән түгел бик нык авырып, торалмыйча яттым. Баш та күтәрә алмадым, ашау-эчү турында әйткән дә юк. Хәзер больницада дәваланам. Сезгә шалтыратуымның сәбәбе шул: күршеләремә зур рәхмәт әйтәсем килә. Күршем Нурфия, ире – Наил. Минем абзарыма кереп, кәҗәләремне карап тордылар. Җылы сулар эчереп, ашарларына салдылар. Күршеләрем Һавил, Фаягөл, Рүзәл дә читтә калмады – ярдәм иттеләр. «Нурия апа, исән-сау терел», – дип шалтыратып хәлемне белеп торалар. Аларга зур рәхмәт. Мондый яхшы күршеләр бүтән берәүдә дә юк!
Нурия ХӘКИМОВА,
Арча районы, Казанбаш авылы
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итте
Комментарии