- 24.11.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №47 (25 ноябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Үз китабы, үз җыры булмаган район юктыр, мөгаен. Районнарның гына түгел, хәтта текәрәк авылларның да үз җыры һәм үз китабы бар хәзер. Туган ягым Чистай районының да халык күңеленә кереп калган “Чистай вальсы” җыры белән рус телендә чыккан ике китабы бар. Аңлашыла үзе: районыбызда күп милләтле халык дус, тату яши. Ләкин милләтебезгә бөек Исхакыйны бүләк иткән, Әмирханнар нәсел җебе тоташкан, Закир ишан кебек тарихи шәхесләр яшәгән, сәүдәгәрләр белән дан тоткан; җир катламнары астында борынгы бабаларыбыз эзен саклаган Җүкәтавы булган Чистай яклары, мөгаен, өченчесенә дә – татар басмасына да лаектыр кебек.
Менә, ниһаять, китабымның беренче нөсхәсе кулымда. Артта калган авырлыкларны искә төшермичә, язылу тарихына тукталасым, анда урын алган якташларым – танылган, бик үк билгеле булмаган, кызыклы шәхесләрнең кайберләре турында сезгә дә горурланып сөйлисем килә.
Тарих бүлеген язу өчен Казанның меңьеллыгын исбатлаган бөек галим – тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты Фаяз Хуҗинга мөрәҗәгать итүем дә тиктомалдан түгел – Фаяз Шәрип улы үзебезнеке. Чистай кияве! Өстәвенә, 80нче елларда үзебезнең Җүкәтауда археологик тикшеренүләр алып барган шәхес. Бүген аның эшен дәвам итүче яшь галим, тарих фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Наил Нәбиуллин ачышлары да китабыбызга яңалык өстәде. Якташым, яшь галимә Ләйсән Гафиатуллинаның кандидатлык диссертациясе туган шәһәре белән бәйләнгән – XIX-XX гасырда Чистайның сәүдәгәрлек һәм икътисадый тормышын өйрәнгән. Ул да губернаның Казаннан соң икенче сәүдә үзәге Чистай булуын раслаган язмалар китерде. Икмәк сәүдәсе буенча Чистай Казан белән ярыша алган. “Сәүдәгәрләр икмәкне крестьяннардан сатып алып, йорт яны яки Чистай пристане амбарларында саклап, аннары сату өчен Рыбинск һәм Санкт-Петербург шәһәрләренә озатканнар, ә кайбер мәгълүматларга караганда, Петербургтан чит илләргә үк сатылган”, – дип яза Ләйсән.
Чистай белән Алабуга – Бөек Ватан сугышы елларында рус язучыларын үзләренә сыендырып, саклап калган шәһәрләр. Әйе, татар язучылары, композиторлары һәм артистлары “Ватан алдындагы бурычларын үтәп” яу кырында ятып калганда, без Мәскәү язучыларын коткарып калганбыз. Мәскәү язучыларының Татарстанда яшәүләрен, шулай ук якташларыбыз, филология фәннәре докторы, профессор, хәзер ТР Дәүләт Советы депутаты Наил Вәлиев, Татарстанның атказанган укытучысы, гомерен шәһәр тарихын өйрәнүгә багышлаган легендар шәхес чистайлы Нина Харитонова өйрәнгән. Наил Вәлиев районыбызда “Бөек Ватан сугышы чорында совет язучылары һәм мәдәният эшлеклеләре Чистайда” дигән уникаль мемориаль музей комплексын ачуда да ярдәм иткән шәхес.
Сез беләсезме икән, танылган рус галиме, химик А.М.Бутлеров та Чистайда туган. Аның туганнарының берсе – Елена Бутлерованы (Элен Бутлерофф хәзер Франциядә яши) табуыма, аның белән элемтәгә керүемә коллегам, якташым – “Республика Татарстан” газетасы журналисты, тарих фәннәре кандидаты Андрей Лебедевка рәхмәтлемен. Китапта Елена Бутлерованың бик кызыклы хаты урын алды.
Материаллар шулай бөртекләп җыелды. Закир ишан (Мөхәммәдзакир Габделваһапов-Камалов), чистайлы Әмирханнар кебек шәхесләр арасына Зәйтүнә Мәүлүдова турында язма кертүне кемдер аңламас, бәлки. Әйе, Зәйтүнә – галимә дә, язучы да, актриса да түгел. Ул – бары Чистайның бер гүзәл кызы, Фатих Әмирханның туганы һәм язучы Атилла Расихның әнисе һәм… Тукайның мәхәббәте.
Җир яшәрмәс, гөл ачылмас – төшми яңгыр тамчысы;
Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы.
Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь, әйтеңез, рухланмаган? – дип язган аңа багышлап бөек шагыйребез.
Чистайда Зәйтүнә яшәгән йортны (Вахитов урамы, 69) эзләп табуым да, аны иң беренчеләрдән булып китапта бастыруым да мактанырлык эш дип саныйм.
“Чистаем” китабының шәхесләр бүлеге – мактанычым. Чөнки анда берәмтекләп җыелган кабатланмас мәгълүматлар тулып ята. Андагы шәхесләр – илебез горурлыгы, милләтебезнең асыл затлары. Кемнәрдер төшеп кала күрмәсен дип “Татар энциклопедиясе”н актарганда бер фамилия күзгә чалынды – профессор, травматолог-ортопед, медицина фәннәре докторы, Бөек Ватан сугышы ветераны Үзбәк Якуб улы Богданович. Ул элек эшләгән институттан телефон номерын табып шалтыраткач, ничек сөенгәнен белсәгез иде сез аның?! Үзбәк Якубович – Польша-Литва татары, рус армиясе полковнигы Сөләйман морза Богдановичның оныгы булып чыкты. Әнисе Илһамия ханым Туктарова танылган Фәссах мулла кызы, әбисе Чистай өязенең мәгълүм сәүдәгәрләре Бадамшиннар нәселеннән, әнисенең бертуган абыйсы Фуад Туктаров – сәяси эшлекле, Максуди, Исхакыйлар белән бергә милләт өчен көрәшеп яшәгән.
Чистай, гомумән, табиблары белән танылган як. Авдеевлар, Окунцовлар эшен Уразгильдеевлар, Готлейблар, Хәсәновлар дәвам иткән. Республикага танылган табиблар – хирург-уролог Әмирхан Дәүләтшин, отоларинголог Рунар Батыршин, эндокринолог Лидия Анчикова, травматолог Иван Клюшкин, терапевт Александр Мартыновларны биргән Чистай.
Шәхесләрен барласаң, бер төбәктә җырчылар, икенче урында күбрәк язучылар туганны күреп була. Ә безнең Чистай ягы галимнәр күплеге белән аерылып тора. Димәк, бездә акыллы, белемле халык инә белән кое казып яши. Безнең якта аз булса да җырчылар да, язучылар да бар үзе… Бер булса да, берәгәйле булсын, ди халык.
Чистай үзенең Исхакые белән горурлана. Күренекле галим һәм язучы, хокук фәннәре докторы Зөфәр Фәтхетдиновның да нәсел тамырлары Чистайга барып тоташа, ата-бабалары безнең Каргалы авылыннан. Драма артистлары шактый бездә. Г.Камал театры артисты, инде йөзенче дистәне ваклаган (тфү, тфү, күз тимәсен!) Вера апа Минкинабыз үзе ни тора! Ни аяныч, танылган артистыбыз мәрхүм Идрис Мәсгутов кына китапны күреп өлгермәде. Фотоларын алып килгән, үзе, рольләре һәм туган авылы турында рәхәтләнеп сөйләгән иде югыйсә. Ә Хаҗга барып кайтуына ничек сөенгән иде! Г.Камал театрының алыштыргысыз директоры, якташы Шамил Закировка бик рәхмәтле иде ул. “Көзгә 60 яшемне тутырам да намазга басармын дип торам”, – дигән иде…
София Гобәйдуллинаның Чистайда тууы – Казанда да, районыбызның үзендә дә игътибарсыз калганрак факт. Ә бит дөньякүләм танылган композитор әтисе Әсгать Мәсгут улы Чистайга эшкә җибәрелгәч, безнең шәһәребездә туган, кендек каны Чистай җирендә тамган.
Кама суы шулай илһам бирәме икән – рәссамнар да күп чыккан бездән. Татарстанның халык рәссамы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әнәс Тумашев; Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, керамика остасы Борис Шубин; искиткеч талантлы, үзенчәлекле, рәссам Анатолий Пашин; үзе җырчы, үзе шагыйрь, үзе рәссам Евгений Прохоров; Петербургта яшәүче рәссам Эльмира Мостафина…
Чистай горурлыгы булган чын милли шәхесләребез – бертуган Закировлар, Тархановларның хезмәтләре халкыбызга яхшы таныш. Киң җәмәгатьчелеккә бик үк таныш булмаган фактларга тукталырга тырыштым. Безнең яктан чыккан зур җитәкчеләр һәм дәүләт эшлеклеләре дә китапта үз урыннарын тапты. 1982-1989 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре, 1989-1990 елларда КПССның Үзәк Комитеты секретаре булган Гомәр Исмәгыйль улы Усманов белән танышуым бик тәэсирле булды. Телефоннан бик ачылып сөйләшмәсә дә, үземне күргәч: “Син хатыныма – мәрхүмә Дамирәмә охшагансың икән”, – дигән иде ул моңсу гына.
“Чистаем” китабы басылып чыкты. Бүген мин һәр героемның тарихы, тормышы, хезмәтләре һәм эмоцияләре белән яшим. Алар китапка сыеп бетмәде шул, бетмәде. Йөрәккә сыйсалар да…
Рәзинә ИСМӘГЫЙЛЕВА
Кайтаваз
Татар акылы төштән соң
Саша Долгов белән Ландыш Гобәйдуллинаның “Студентлар Медведев карарына каршы” (28 октябрь, 2009 ел) дигән язмасы басылды.
КДУ белән КДГПУ һәм КДФИ кебек югары уку йортларын берләштерү хакында карар Медведев Казанга килгәндә генә чыкса да, бу хакта инде сүзләр июнь айларында ук ишетелгәләде. Тик татар акылы төштән соң дигәндәй, студентлар һәм уку йортлары ректорлары, деканнары указ чыккач кына тавышлана башлады. Әгәр кем дә булса моңа каршы булган икән, ник соң аны алдан уйламаганнар?!
Иң зур канәгатьсезлек – педуниверситетны кушу. Имештер, КДУ белән ТДГПУны чагыштырырлык та түгел. Имеш, КДУ һәрвакыт бөтен вузлардан да югары булган, хәзер диплом бер үк булачак. Соң ТДГПУда да шул ук кешеләр укый бит инде! КДУга аларны китереп кушканга, студентлар да, укытучылар да гаепле түгел ләбаса. Бу – җитәкчеләребез сәясәте. Хәер, эш сәясәттә генә түгелдер…
Студентлар саны соңгы арада күзгә күренеп кими бит. 5-6 студент өчен һәр вузда берәр группа тоту дәүләтнең финанс хәленә шактый ук сугарга мөмкин. Шуңа күрә борын күтәреп башбаштакланып йөргәнче, бераз уйланып, салкын акыл белән эш итәргә өйрәнсен иде яшьләр.
Лилия ЛОКМАНОВА,
КДУ студенты.
“МТС!” дигән будильник
“Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең исеме эгоистик рухта яңгырый. “Без татарча сөйләшәбез!” дисәләр, отышлырак булыр иде. Бер мин генә татарча сөйләшүдән берни үзгәрмәс бит. Кайчак акциянең нинди максат белән оештырылуы турында уйлап куям. Рус, яһүдләргә татар нигә кирәк? Аларга үз телләре мөһим. Димәк, чара фәкать татар кешесе үзаңын уятуга юнәлтелгән.
31 октябрьдә “Омега” сәүдә үзәгендә Яр Чаллы халкы татарча сөйләшергә тырышты. Махсус футболка кигән егет-кызлар дәртләнеп, кешеләрдән: “Сез татарча сөйләшәсезме?” – дип сорашып йөрде дә файдалы бүләкләр өләште. Татарча сөйләшә белүчеләргә – түштамгалар, туган телен күптәннән хәтер сандыгында “бикләүчеләр”гә – “Синең татарча беренче 150 сүзең” дигән буклетлар. Бер волонтер туташ: “Сез акциядә участвовать иттегезме әле?” – дип сорады. Үзләре “татарча сөйләшәбез” дип лаф орган була, үзләре рус сүзләре кыстыра. Кызганыч.
Милләтебез киләчәген үстерүдә акция-шоулар файдасы диңгездәге бер тамчыга тиң, әмма бу бик зур адым. Беренчедән, моны яшьтәшләребез фәкать үз көче белән оештыра, икенчедән, алар замана биргән мөмкинлекләрдән файдалана. Ни дисәк тә, акция бик күңелле узды. Яшьтәшләребезнең үз милләтен җаны-тәне белән күтәрергә тырышуы – сокландыргыч күренеш. Татар телен таныту эшенә яшьләр күбрәк тартылсын. Әби-бабаларыбыз ничәмә-ничә гасыр буе саклаган телне онытырга хакыбыз юк.
“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе йокыга талган татарны уята торган будильник сыман. Аның никадәр озак шалтыравы үзебездән генә тора. Шул ук көнне кичке алтыда “Данлы мизгел” конкурсы финалы һәм унда “ТАТАРarty”- “Татарча Хеллоуин” кичәсе булды.
Линар ЗАКИРОВ.
Яр Чаллы шәһәре.
Комментарии