Төтенсез дискотека

Елдан артык бернинди клубка барган юк иде. Сәбәбе дә бер үк балык башы. Шуны белгән иптәшләрем дә каядыр чакырып үгетләмәс булды.

Узган атнада Алсу исемле танышым дискотекага чакырып шалтыраткач та, шул ук сәбәпне киртә иттем:

– Андагы тәмәке төтененә ысланырга, юләр түгел бит мин. Озак чыдый алмыйм, күңелем болгана. Әнә, безнең авыл клубында тәмәке тартмыйлар, исерекләр дә юк, биисе килсә, шунда барам. Чакыруыңа рәхмәт…

– Тыңлап та бетермәдең! Тәмәкесез дискотека ясарга ниятлиләр анда, әйдә инде!

Моңарчы Казанда төтенсез дискотека күргәнем юк иде, кызыктырдылар. Ничек оештырырлар икән дип барып күреп кайтырга булдым. Хәзер бит әлеге начар гадәткә егетләргә караганда кызлар күбрәк хирыс, халыкны ничек тыярлар икән, янәсе.

Ишек төбендә үк тәмәке тартып торучы өч кызга юлыктым.

– Клубта тартырга ярамасын инде, каян уйлап чыгарганнар диген!!! Суыкка чыгып басып тарт әле син!

– Рәмзия, сиңа тартырга ярамый дип әйткәннәр иде түгелме соң?! Гастрит нишли анда?

– Нәрсә әйтмәсләр! Әле анысы гына түгел, анда әни беркөнне сумкадан тәмәкене табып алган. “Егетнеке”, – дидем, ышанды. Соң егетләр шундый озын, “дамский” тәмәке тартмый бит инде.

– Минекеләр дә бер тоткан иде…

Өч кызының шулай бер-берсенә мактанып, аларга яхшылык кына теләүче әти-әнисеннән көлеп сөйләнеп торуы гайрәтемне чигерде. Бер-ике сүз өстим микән әллә дигән идем дә тыелып кала алдым үзе. Гел соңга калып йөрүче иптәш кызымны көткән арада, тагын ике егет чыгып тәмәке тартты.

Эчкә уздык. Дискотека залына кергәнче үк тәмәке һәм аның зыяны хакында язылган кәгазь тоттырдылар. Баксаң, Республика медицина профилактика үзәге белән берлектә “Империал” төнге клубы “Төтенсез дискотека” ясап, яшьләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны максат итеп куйган икән. Ишеткән булсагыз, 18 ноябрь – бөтен дөньяда Тәмәкедән баш тарту көне иде. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы 18-27 ноябрь декадасында төнге клубларны тәмәке төтененнән азат урынга әйләндерү тәкъдиме белән чыккан. Югарыда телгә алынган клуб бу тәкъдимне кабул итеп кенә калмаган, тәмәке тартмаучы яшьләр өчен аерым ял итү урыннары да булдыруга ирешкән икән.

Биредә һәр теләгән кеше тәмәкесен бер уч кәнфиткә яисә минераль суга алыштыра алды. Конкурслар да сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны күздә тотып оештырылган иде. Әйтик, шарны кем беренче кабартачак: тәмәке тартучымы әллә тартмаучымы? Әлбәттә, сәламәт кешегә бу җиңелрәк бирелә.

Рәхәтләнеп ял итеп кайттым. Белмим, 80нче елларда дискотекалар ничек узгандыр, әмма 19 ноябрьдә “Империал”да булган 80нче еллар дискотекасы хәзер уздырылучы башкаларына аз гына да охшамаган иде. Инде онытылып баручы “Желтые тюльпаны”, “Синий иней” җырларын ишетеп, бер шатлансак, андагы шартларга тагын бер куандык. Саф һава, исерекләр юк. Бөтен кеше аек. Шуңа талашып, сугышып тавыш чыгаручы да булмады. Бии-бии тәмәке тартучылар – үзе бер бәла бит ул. Кайчан гына күлмәгемә көлен төшерер дә ут чыгарыр икән дип борчыласың. Чәчеңә сасы ис сеңә дә юганчы бетми яисә пыскып торучы тәмәке белән шаярып кына да матур күлмәгеңә тишек рәвешендә истәлек ясап китәргә мөмкиннәр. Тәмәкенең зыяны аннан башка да байтак. Актив һәм пассив тәмәке тартудан ел саен 5 миллионлап кеше үлә икән. Пассив тартучы кем ул дисезме? Тәмәке тартучы янында басып торучы, шул парны сулаучы инде. Их, төнге клублар тәмәке төтененнән азат булса, акрынлап спиртлы эчемлекләргә дә киртә куйсалар, нинди тәртипле халыкка әйләнер идек без… Шул хакта хыяллану да рәхәт.

Илдинә ЯДКӘРОВА

Комментарии