Бар әле ул китап сөючеләр

Бар әле ул китап сөючеләр

Сүземне ерактан башлыйм әле. Хәзерге буын балаларын китап укырга яратмыйлар диләр. Бар телефонда, компьютерда уйнап, дәресләрен әзерләргә онытучылары да, бар китап укырга яратучылары да. Мәсәлән оныгыбыз Гәдел мәктәптә укыганда кызыклы китапларны бик яратып укыды. Туруныбыз Диләрәгә, әтисе әйтмешли, китап җене кагылган, китаптан аерып алып булмый. Менә кечесе Кәрим китапка караганда телефон белән компьютерны якынрак итә. Элек тә балаларның китап укырга яратмаганнары булды. Хәтерлим әле, безне китапханәче Сания апабыз (ул инде күптән гүр иясе, урыны оҗмахта булсын) китапны китергәч, аның кыскача эчтәлеген сөйләттерә иде. Бу ни өчен? Кайсыбер балалар китапны алалар да, бер-ике көн үткәч, укымыйча, китереп бирәләр. Китапны алмас идең, сыйныф җитәкчеләребез Сания ападан сорап белештереп кенә торалар. Шәһәр мәктәпләрендә мондый тикшереп торулар мөмкин түгелдер. Шулай да балаларны, олыларны китапханәгә җәлеп итү өчен Кутузов урамында урнашкан 14нче китапханә хезмәткәрләре балаларны укытучылары белән әледән-әле чакырып, төрле чаралар үткәреп торалар. Олылар өчен чәй эчү, яңа чыккан китаплар белән таныштыру кичәләре үткәрелә. Октябрь ае башында гына танылган шагыйрәбез Фирдәвес Әһлия Әсадулла кызының урыс телендә басылып чыккан «Чайка Татарстана» дигән яңа шигъри җыентыгы белән таныштыру кичәсе узды. Бу кичәдә китап сөючеләр аның шигырьләрен яттан сөйләделәр. «Китапларыгыз бик юка булып чыга, калынрак итеп чыгарсагыз, озаклап, рәхәтләнеп укыр идек», – дигән сүзләр, теләкләр ишетелде. Гаилә, иҗатташ дуслары, танылган һәвәскәрләр Рәйхана һәм Зәкәрия Җәләлетдиновлар шагыйрә Фирдәвес Әһлия сүзләренә үзләре иҗат иткән җырларын җырладылар. Зәкәрия баянда, курайда уйнап торды, тормыш иптәше Рәйхана моңлы тавышы белән шагыйрәнең күңел түреннән ташып чыгып язылган сүзләрен җыр аша җыелган тамашачыга җиткерде. Мин үзем дә аның «Акчарлак» дип аталган беренче китабында басылган «Сандугач туган телем» дип аталган шигыренә битараф кала алмадым. Монда туган телебезнең матурлыгы, аның киләчәге өчен ачынып торуы чагыла. Мөмкин булса, газета битләрендә бу шигырьгә урын табылса, газета укучыларыбыз да кызыксынып, аның китаплары белән танышу җаен табарлар иде. Аның шигырьләрендә безнең Казаныбызның тарихы, Бөек Болгар каласының җимерелгән нигез ташларыннан күтәрелеп, бөтен җир шарындагы халыкларга күрсәтерлек булып чагыла. Ак мәчетнең манарасыннан ишетелгән азан тавышлары ерак гасырларның кайтавазы булып ишетелә.

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Сандугач туган телем

Өстәлләрдә тәмле икмәк

Куела телем-телем.

Минем өчен җан икмәгем

Ягымлы туган телем.

Җырлап тора, сайрап тора

Сандугач туган телем.

Шушы былбылдай телемдә

Мин сөйләшергә телим.

Каеннар булып эндәшә

Сөекле туган телем.

Ак каеннар шаулавында

Ишетелә үз телем.

Җирем суым, җилләремнең

Моңлануларын тыңлыйм.

Чишмәләр челтерәвенә

Моң телебезне тиңлим.

Болыннарда яшел үлән,

Алсу чәчәкләр тере.

Яшел үлән, алсу чәчәк –

Газиз халкымның теле.

Телләр өчен киртәләр юк,

Күчәләр телдән-телгә.

Әмма Ана теле булмый

Җир йөзендә бер тел дә.

Дәү әтием, дәү әнием,

Әти-әнием теле.

Болгарымның, Биләремнең,

Татарстаным теле.

Татар теленең язмышы

Бәгырьләремне телә.

Тугын телемнең урыны

Бәгырьдә генә мәллә?..

Фирдәвес ӘҺЛИЯ

Комментарии