- 24.11.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №46 (22 ноябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
«Безнең гәҗит»нең 39нчы санында (4 октябрь, 2023 ел) Мөҗәһидан Мортазинның «Алабутага дан!» дигән язмасы басылган иде. Бик ошаттым мин ул язманы. Авторның фикерләре белән тулысынча килешәм. Әйе, без сугыш чоры балалары. Без күргәннәрне хәзерге буын балалары күз алдына да китерә алмый инде. Телевизордан да, газеталардан да гел дөрес тукланырга кирәк, дип өндиләр. Табиблар да еш әйтә бу сүзне. Дөрес әйтәләр.
Ә без, Мөҗәһидан язганча, күбрәк алабута күмәче ашадык. Аннары басу-кырларда, урманнарда үскән төрле үләннәр белән тукландык: кәҗә сакалы, кычыткан, сәрдә үләне, балтырган, какы... Менә шулай «дөрес тукланганга» без бу яшькә җиткәнбездер дә инде.
Хәзерге буын кешеләре без ашаган ул үләннәрне белми дә, танымый да, ашамый да.
Салихҗан МИҢНЕГӘРӘЕВ,
Минзәлә шәһәре
Комментарии