- 24.11.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №46 (22 ноябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Без хатын-кыз халкы шундый инде: бергә җыелышсак, сөйләшеп сүзләребез бетми. Әле бер көн шулай әллә каян гына сүз беренче яшьлек мәхәббәтләренә килеп «төртелде»дә, киттек бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә сөйләп...
Балачак, яшьлек хисләре иң самими, иң садә, иң керсез хисләрдер, мөгаен. Мин дә беренче сөю, ярату хисен (әгәр моны шулай дип атарга яраса!) 4нче сыйныфта укыган вакытларда ук кичердем. Бик иртә түгелме соң, дияр кайберәүләр. Ә сез йөрәккә әмер биреп карагыз! Ул малай миннән бер яшькә олырак, бер сыйныф югары укый иде. Аның матурлыгы! Ул елмайса, әйтерсең бөтен мәктәп эчләре яктырып китә, аның тавышы башкаларныкыннан аерылып тора. Хәтта атлап йөрешләренә кадәр үзгә инде менә! Кайбер малайларның әле борын асты да кибәргә өлгермәгән, ә аның инде кап-кара мыеклары төртә башлаган... Эх бу балачак юләрлеге диген! Кыскасы, үлеп гашыйк булдым мин моңа. Баксаң, ул да мине ошатып йөри икән ләбаса! Минем кечкенәдән бергә уйнап үскән авылдаш, дус кызыма исә аның да иң якын дустының күзе төшкән. Шулай итеп, без дүртәү бик нык дуслашып киттек. Юк, юк, сез начар уйлый күрмәгез, дуслар, без уку турында да онытмадык. Киресенчә, аларга тагын да ныграк ошарга теләптер, ярыша-ярыша гел яхшы билгеләргә генә укый башладык.
Ул вакытта кызлар белән егетләр арасында хат язышу гадәте модага кереп китте. Бер-беребезне ошатып йөрсәк тә, без башкалар алдында моны беркайчан да күрсәтмәскә тырыша идек. Кеше күрмәгәндә генә йә тәнәфес вакытында, йә алдан ук өйдә хат язып килә идек тә, үзебез белән бергә укучы иң тыныч, ышанычлы сыйныфташ аша хатны егетләребезгә тапшыра идек. Тегеләр дә шулай. Кеше күрмәгәндә генә сыйныфташлары безнең кулга теге зарыгып көткән «тылсымлы» хатны кулга тоттыра. Ул хат уч төпләрен пешерә, тизрәк ачып укыйсы килә! Тик... Шулчак дәрескә чакырып кыңгырау шалтырый. Бездә инде дәрес кайгысы калмый, тизрәк теге хатны ачып укыйсы килә. Әмма, «берәрсе күрсә!» «укытучы сизсә!» дигән курку катыш оялу хисе барыбер көчлерәк булу сәбәпле, хат икенче тәнәфескә чыгарга кыңгырау шалтыраганчы сумканың алгы кесәсенә кереп чума.
Көткәндә дәресе дә әйтерсең 45 минут кына түгел, ике сәгать буе баргандай тоела бит аның. Ул хатны тәнәфестә берәр караңгы почмакка посып укуларның рәхәтлеге-е... Гадәттә ул «Исәнме минем өчен бик тә кадерле булган Гөлчәчәгем!» дип башлана. Әйе, әйе! Аннан китә хәл сорашулар, әти-әниләрнең хәлләре, тегесе, бусы дигәндәй. Аннары инде төп темага күчелә. Монысы дәрестән соң безнең бергәләп кайту темасы. Чөнки без күрше авыллардан йөреп белем алабыз мәктәптә. Кайтканда гел дүртәү бергә кайтырга тырышабыз. Дәресләре алданрак бетсә, алар безне автобус тукталышына чыгып көтеп тора. Безнеке алданрак бетсә, без аларны. Аннары чырык-чырык килешеп тукталыштагы корылманы әйләнеп куышып йөрибез. Янәсе, бер-беребезне яратсак та, якын килергә оялабыз. Ә якын килешеп, бер-береңнең сулышын тоюга, бит очлары комач кебек кызарып чыга, керфекләр түбән тәгәри... Яңадан дус кызым белән без бер якка, алар икенче якка тәпилибез. Ә кайвакыт алар сәпит белән киләләр. Андый чакны сәпитнең алгы тимеренә менеп кунаклыйбыз да, кош тоткандай кайтабыз инде авылга кадәр. Ә хатлар араларны җылытып көн дә килә тора. Аны һаман да матуррак итеп, яңа сүзләр белән баетып язасы килә. Ышанасызмы, юкмы, дуслар, ул хатларның кайберләре әле бүген дә миндә кадерле ядкарь булып саклана.
Белмим, күпме шулай дуслашып йөргәнбездер, инде безнең дуслык башкаларга да сер түгел иде, көннәрдән бер көнне безнең юллар барыбер аерылды. Аның бер саксыз әйткән сүзе минем йөрәгемне шул кадәр нык яралады ул чакта. Бәлки, ул балалыгы белән ныклап уйлап та бетермәгәндер, ләкин: «Сез нишләп бу кыйшая башлаган агач капкагызны алыштырмыйсыз ул, абыеңа әйт инде, хәзер бөтен кешедә тимер капка бит», – дигән сүзләре минем бар дөньямның гүя астын өскә әйләндереп ташлады. Әй оялдым шул вакыт... Ә безнең яңа капка ясатырга әтиебез юк. Әни өч баланы берүзе тәрбияли. Абый да әле училищеда гына укып йөри. Мин гарьләнеп еладым да, барыбер яңа капка турында абыйга сүз каттым. Ясадык без ул тимер капканы да. Тик шул капканы ачып кергән-чыккан саен теге егетнең сүзләре генә күңелдән җуелмый бик озак колакта яңгырап торган иде.
Гомер үтте. Инде без дә үсеп буй җиткердек. Гыйшык утларында янулар да, йокысыз төннәр дә шактый булды тормышта. Әмма самими балачакның садә мизгелләре һаман да онытылмый, күңелләрдә яңара. Мин ошатып йөргән егет тә, мин дә, дусларыбыз да матур итеп гаиләләр кордык, тәүфыйклы балалар үстердек, шөкер. Кызганыч, минем балачак мәхәббәтем генә бик яшьли бу дөньядан китеп барды. Бу язмам аның рухына да нур булып барып ирешсен иде, амин!
Бу уңайдан мәшһүр язучыбыз Һади Такташның мәктәп елларында укылган шигырь юллары кабат күңелләрдә яңарды:
Яшьлек, яшьлек,
Гомерең кыска синең,
Шундый кыска булып тоела,
Кичен чәчәк аткан була,
Ә таңында инде коела...
Нишлисең бит, гомер уза тора, без олыгаябыз. Безнең яшьлек еллары балаларда кабатлана. Ә шулай да сагынып искә алыр мизгелләр булу үзе бер олы бәхет бит ул! Шул мизгелләрнең рәхәтен тоеп яшик әле, дуслар!
Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,
Азнакай шәһәре
Комментарии