«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

Редакциябезгә һаман да гәҗит килмәде дип шалтыратулар килүен дәвам итә. Бу атнада Чирмешән районының Лашман авылында яшәүче Минзакир абый Сибгатуллин «Безнең гәҗит»нең 5нче санын ала алмаудан зарланды. Әлмәт районының Түбән Мактама авылындагы укучыбыз Әминә Дәүләтшинага исә «Шифалы гәҗит»нең беренче санын китермәгәннәр. Без сезнең җирлекләрдәге почта бүлекчәләренә шалтыраттык, хәлне аңлаттык, гәҗитләрегезне якын арада китереп бирергә тиешләр.

Тик шуны да искәртик: гәҗит килми калуга редакциягә шалтырата башлаучылар бар. Кама Аланы районында яшәүче бер абзый, мәсәлән: «Мин сезгә ник акча түләдем соң гәҗитегез килмәгәч», – дип җикеренеп үк атты. Без – редакция хезмәткәрләре гәҗитне чыгаручылар гына. Акчаны почтага түлисез, шуның өчен тарату белән дә почта шөгыльләнә. Шуңа күрә әгәр гәҗит килми калган икән, бу – безнең гаеп түгел, почта гаебе. Шуның өчен гәҗитегезне сорап башта почта бүлекчәсенә шалтыратыгыз яки почтальоннан сорагыз. Алар сезгә аны табып бирергә тиеш. Әгәр мәсьәләне төзәтмәсәләр, безгә шалтыратыгыз. Һич югы хат ташучыгыздан гына булса да сорап карагыз әле. Югыйсә, кайберәүләр «Кичә гәҗит килмәде, нигә килмәде икән?» – дип тә шалтырата безгә. Редакция газетаны әзерли, таратучы түгел. Почта тарату өчен сезнең язылу акчасының бик саллы өлешен үзенә алып кала.

Шуны да кабат искәртик: гәҗитнең урыннарга барып җитмәвен, югалуларын хәл итү буенча «Татарстан почтасы»нда кайнар линия ачылды. Татарстанда газеталар килмәү, яки соңаруы турындагы зарларны, почта эшчәнлегендәге башка чатаклыкларны эш көннәрендә, иртәнге 9дан кичке 6га кадәр Казандагы 221-18-99 номерына шалтыратып җиткерегез. Казан коды – кәрәзле телефоннан җыйганда 8843, өй телефоныннан җыйганда 843.

ҮЗ ХАТАСЫН ТАНЫЙМЫ?

Әфган ветераннарын соңгы вакытта бик еш искә алалар. Минем улым Чечняда хезмәт итте, сугышта булды. Чечняларны нигә бер дә искә төшермиләр? Әфганстанга керү – илбасарларга каршы сугыш дип атала, ә Чечняга килгәндә, анысы ил башындагыларның үз халкына үзе сугыш ачуы булды. Шуңа күрә Чечняда хезмәт иткәннәрне бер дә искә алучы юк. Хөкүмәттәгеләрнең үз гаебен тануымы бу, оялуымы?

Әхәт САБИРОВ

Кама тамагы районы, Көрәле авылы

МИҢА ТИЕШМЕ?

Мин биш бала анасы. Берәр җиргә бара башласаң, биш балаң барлыгын беләләр дә: «Ана даны» медалең бармы соң?» – дип сорыйлар. Юк миндә ул медаль. Беренче баламны 1976нчы елда, бишенчесен 1981нче елда таптым. Гомер буе сыер савучы булып эшләдем, балалар тугач та эшемне калдырмадым. Ике ай гына утыра идем декретта. Миңа «Ана даны» тиеш булганмы, тиеш булса, алырга соңармаганмынмы әле?

Исемем редакция өчен генә

Әлки районы, Чиябаш авылы

Сезнең соравыгызга җавап табу өчен Әлки районы социаль яклау үзәгенең бүлек җитәкчесе Алмаз Хәмитовка шалтыраттык:

– Күп балалы аналарга әлеге мактаулы исемне алу өчен социаль яклау үзәгенә килергә һәм гариза язарга гына кирәк. Нинди документлар кирәк булуын, ничек бу исемне алырга мөмкин икәнен үзебез аңлатабыз. Ә менә сезгә шалтыратучы ханыма килгәндә, ул бу очракта соңга калган. «Ана даны» медале 5нче баланың яше 18дән артып китмәгән очракта гына бирелә, – диде ул.

БУЛДЫКСЫЗ БУЛГАНМЫН ШУЛ!

Мин инде сиксән яшенә җитеп килә торган әби кеше. Үткәннәрне уйлыйм-уйлыйм да: «Эх, бигрәкләр булдыксыз булганмын инде!» – дим үземә. 41 ел эшләп, пенсиягә чыктым. Шуның 37 елы фермада үткән. Дөрес, фермада эшләгән өчен түлиләр иде, хезмәт хакын аз алдык, дип, зарлана алмыйм. Алай да, мин байый да алмадым. Сочига да, Кырымга да, башка курортларга да диңгез коенырга бару насыйп булмады, чөнки акчам җитмәде. Ирем белән дүрт бала үстердек бит. Хәзер уйлап утырам да, булдыксызлыгыма хәйран калам – акча эшли белмәгәнмен инде. Менә хәзерге дәүләт җитәкчеләренең хатыннары бигрәк күп акчалар алып эшли бит. Ничәшәр миллионнары бар! Алар ничек эшли икән соң шул кадәр акчаны, һич кенә дә башым җитми. Элек әниләр әйтә иде: «Ире уңганның хатыны да уңган була», – дип. Боларның ирләре дә уңгандыр инде, күрәсең. Безнең дә ирләребез бөтенләй төшеп калганнардан түгел иде, алай да андый акчалар эшли алмадык. Түрә хатыннарын тикшерүче дә юктыр, күрәсең. Хәер, тикшерсәләр дә, нәрсә була инде – карга карганың күзен чукымый бит ул, сарык бәрәненекен генә чукый…

Фәнзия НАСЫЙБУЛЛИНА

Алексеевск районы Әшнәк авылы

ҮЛЕП БЕТҮЕБЕЗНЕ КӨТӘЛӘРМЕ?

Мин – 78 яшьлек әби хәзер, әти сугышка киткән дә үлгән. Әтидән тумый калганмын. Әти йөзен күрмәгән бала мин, кимсенеп үстем гомер буена. Тик безнең хәлне түрәләр аңламый. Сугыш ятименең пенсиясенә йөз тәңкә булса да өстәсәләр, бер җирләре кителер иде микәнни? Хәтта сукбай этләргә дә ярдәм итәргә дип, дистәләгән миллион сум акча тотарга җыенулары турында сөйләделәр. Без шул этләрдән дә ким микәнни соң?! Инде бик өметләнгән идем, Җиңүнең 75 еллыгына булса да берәр нәрсә бирерләр без – сугыш чоры балаларына дип… Бирерләр! Без үлеп беткәнче берни бирмәсләр инде тәки…

Рауза ҺАДИЕВА

Арча районы

АДРЕСЫ КИРӘК

Тарихчы, профессор Индус Таһировка хат язасым килә иде, адресын ничек табарга мөмкин икән?

Яхъя ЙОСЫПОВ

Башкортстан республикасы, Бүздәк районы, Картамак авылы

Редакциядән: 420060, Татарстан республикасы, Казан шәһәре, Бауман урамы, 20нче йорт.

Телефон: +7(843)2315447

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик турыдан туры элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии