- 25.03.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №12 (26 март)
- Рубрика: Тормыш сулышы
22нче мартта Актүбә икенче урта мәктәбе укучылары әти-әниләре белән берлектә «Карга боткасы» бәйрәме уздырды. Ул халкыбызның иң популяр, иң күңелле, борын-борыннан калган язгы бәйрәмнәренең берсе. Шушы йоланы онытмаска, дәвам итәргә тиешбез. 21нче март көнне, көн белән төн тигезләшкән вакытта, кара каргалар килү хөрмәтенә үткәрелә ул. Борынгы кешеләр нилектән яз булганын белмәгән. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаган. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, табигать яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. «Карга боткасы» йоласы бик борынгы заманнардан, әле безгә ислам дине кергәнче, мәҗүсилек чорыннан ук килә. Димәк, бу-мәҗүси йола. Ә мәҗүсилек – ул ай-кояшка, күккә-җиргә, гомумән, табигатькә табыну.
Безнең мәктәп укучылары да бу көнне матур итеп киенеп бәйрәмгә җыйналды. Алдан өйдән өйгә кереп йомырка, ярма җыйдылар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләделәр, халыкны бәйрәмгә чакырдылар. Аннан ата-аналар учак тергезеп, казан асты, ботка пешерделәр. Ботка пешкәнче, балалар халкыбызның төрле милли уеннарын уйнады, җырлар җырлады, такмаклар әйтеште. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Аннан соң, кунаклар белән, тәмле кайнар ботка ашадык, бергәләп кайнар чәй эчтек.
Ботканы балалар үзләре генә ашап бетермәде, аның күп өлешен, каргаларга дип кар өстенә сибеп калдырдылар.
Ботка пешерү белән мәш килү балаларга әйтеп бетергесез рәхәтлек бирде.
Балалар бу көнне җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык теләп бер-берсен котлады. Кояшлы җылы көннәрнең тизрәк килүен, язгы ташуларның тизрәк агып китүен түземсезлек белән көтүләре турында сөйләштеләр.
Гореф-гадәтләребезне, бәйрәм-йолаларыбызны онытмыйк! Алар балаларыбызда кешелекнең иң күркәм сыйфатларын тәрбияли.
Җырлый-җырлый, бии-бии
Бәйрәм итик гел бергә
Яз бәйрәме гөрләп шулай
Барсын гомер-гомергә.
Яз бәйрәме –- нурлы бәйрәм
Барсын гомер-гомергә.
Язлар килсен мул булып,
Иген уңсын кыр тулып.
Дуслар булсын һәр җирдә,
Тынычлык булсын илдә,
Әйе шул, шулай шул,
Тынычлык булсын илдә.
Р.Д.Хаҗиева, Л.И.Мортазина, татар теле һәм әдәбияты укытучылары
Азнакай районы, Актүбә бистәсе.

Комментарии