«Ялкын»га 90 яшь!

«Ялкын»га 90 яшь!

«Ялкын» журналын бәләкәй чактан ук бик яратып укыйм. Моны белгән әбием һәрвакыт аңа языла иде. Журналны алган көнне үк, аны су урынына эчә идем. Аннан зарыгып-тилмереп яңа саны чыкканын көтәм. Ул вакытта «Ялкын» яшүсмерләр редколлегиясенә эләгермен дип күз алдына да китерә алмаган идем мин…

Быел яраткан журналыма 90 яшь тулды. Юбилей уңаеннан 21нче март көне Казаныбызда флешмоб узды. Без, 90 егет һәм кыз, унышар кешелек төркемнәргә бүленештек һәм Җиңү проспектыннан алып Авиатөзелеш станциясенә кадәр метро тукталышларына таралыштык. Һәр тукталыштан вагоннарга бер төркем керә барды. Һәр кергәне кулындагы журналны ачып укый башлады. Тагын тукталыш, тагын бер төркем керә. Шулай да егет-кызлар сер бирми, башка ялкынчылар белән таныш түгел имеш.

Мавыгып укып барган яшьләр тирәсендә торган кайбер пассажирлар да түзмәде, кырыйдан гына кушылып укып бардылар. Соңгы тукталышка җиткәч, кире киттек. Безне Бауман урамында көтәләр иде инде. Анда кулларыбызга төрле төсле шарлар тоттык. «Без бердәм, без көчле, «Ялкын»га без рәхмәтле!» дигән сүзләр астында алар күккә очты.

Бу чара бик күп ялкынчыларны берләштерде. Күбесе, беренче чиратта үзем дә, яңа дуслар табышты, элекке танышларын очрата алды. Флешмоб бик кызыклы үтте. Ул һәрберебез күңелендә бик тирән хис-кичерешләр калдырды.

Зилия ХӘБИБУЛЛИНА.

Комментарии