- 25.04.2017
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2017, №17 (26 апрель)
- Рубрика: Тормыш сулышы
ЯКТАШЫБЫЗГА ҺӘЙКӘЛ КУЙЫЙК
Берничә ел элек Петр Iгә һәйкәл кую турында сүз булган иде. Башкалабыз халкы аның татарларга карата кылган явызлыгын онытмады, һәйкәл куюга каршы чыкты. Туган ягым Апасның район үзәгендә, җирле халык белән киңәшмичә, Петр Iгә һәйкәл салып куйдылар. Ә татар халкының мәшһүр композиторы Сара Садыйковага Апаста да, Казанда да һәйкәл юк. Югыйсә, аңа куйсалар, район, республика халкы да шатланыр иде.
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
Апаста Петр Iгә һәйкәлне ул вакытта район прокуроры булып эшләгән Ришат Шакиров куйдырган иде. Хәзер ул – Кукмара районы прокуроры. Анда да һәйкәл куйдырырга өлгерде инде – беренче генерал-прокурор Павел Иванович Ягужинскийга. «Белгәнебезчә, Петр I – прокуратура хезмәтенә нигез салучы. Павел Иванович Ягужинский – беренче генерал-прокурор. Аларга һәйкәл кую – ул хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә үзебезнең һөнәргә тугрылыклы булуны да күрсәтү. Шуңа күрә Петр I һәм Павел Ягужинскийга һәйкәл куярга булдык», – дип аңлаткан Ришат Шакиров «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына.
МИН ДӘ КЕШЕ БИТ!
Минем йортым район үзәгендә – Бикет урамындагы 26 һәм 28нче йортлар арасындагы тыкрыкта урнашкан. Берүзем генә яшим, бер ел элек ирем вафат булды. Шул тыкрык бик начар, үтеп йөреп булмый. Кыш көне буранда газым сүнде – газ хезмәтен чакырта алмадым, үзем авырсам – ашыгыч ярдәм чакырта алмыйм. Язын-җәен бик пычрак – тагын йөреп булмый. Әле ул тыкрыкны тигәнәк баса. Әллә ничә тапкыр хакимияткә дә яздым инде. 2015нче елда, таш түшибез, дигәннәр иде. Инде быел 2017нче ел – һаман күренми әле. Мин берүзем генә яшәсәм дә, барыбер кеше бит. Гомер буе Саба өчен дип эшләдем, 40 ел хезмәт стажым бар.
Миңниса МУЛЛАХМӘТОВА,
Саба районы
Район үзәге җирлеге башлыгы урынбасары Расих Хәсәнов укучыбызның мөрәҗәгатенә болай дип җавап бирде: «Ул апага мең мәртәбә әйттек инде: финанс мөмкинлеге булуга, таш җәячәкбез. Ул бик тар тыкрык, ике яктан да бакчаларны зурайтып, кысып бетергәннәр. Анда бернинди техника да сыймый. Мәрхүм ире Җәүдәт абыйның «Ока» машинасы гына сыя иде. Анда заманында таш җәелгән иде үзе, җәй көннәрендә йөрү проблема түгел. Менә хәзер «Ашыгыч ярдәм» машинасы да керә ала, кышын гына керә алмаска мөмкин иде. Керә алмаганда, медиклар 60-70 метрны гына җәяү дә бара инде».
НИ ӨЧЕН ӨСТӘП ЯЗАЛАР?
Мин авыл мәчетенең имамы. Мәчетне җылыткан өчен газга акча түлибез. Санагыч күрсәткеченә өстәп, безгә тагын акча түләтә башладылар. Без моны ике ай элек кенә исәпләп чыгардык әле. Аңарчы уебызда да юк иде. Бер айда – 33 кубометр, икенчесендә 54 кубометр өстәгәннәр. Югыйсә санагыч күрсәткечләрен дөрес итеп үзебез язып биреп барабыз инде. Чирмешән газ хезмәтеннән сәбәбен сорагач, сезнең санагычларда Т хәрефе юк, шуның өчен өстәп компенсация языла, диделәр. Шушыңа ачыклык кертеп язып чыксагыз иде.
Габдерәшит ГАЛӘВЕТДИНОВ,
Чирмешән районы, Якты Тау авылы
Санагычтагы (счетчик) Т хәрефе температура корректоры дигәнне аңлата ул. Т хәрефе булса, сезнең санагыч кулланылган газ күләмен үзе чутлый дигән сүз. Ә Т хәрефе (ягъни корректор) юк икән, тотылган газ күләмен билгеле бер коэффициент ярдәмендә исәпләп чыгаралар, ягъни укучыбыз әйткәнчә, күпмедер кубометр өстәлә. Чирмешән районы газ хезмәтендә әйтүләренчә, аларга коэффициентны «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ исәпләп җибәрә, район газ хезмәте шул күрсәткечләрне квитанциягә күчерә генә. Квитанциядә әлеге коэффициентның күпме икәне күрсәтелгән аерым багана да бар. Ул коэффициент һәр ай саен үзгәреп тора, аны исәпләгәндә һава температурасының һәм басымының уртача күрсәткече исәпкә алына.
ЯРАТМАСЛЫК ТҮГЕЛ
12нче апрель санындагы (№15) «Алло, «Безнең гәҗит»ме?»дә берәүнең «Тямаевны аңламыйм» дип шалтыратуын язгансыз. Аның әйткәне белән килешә алмыйм мин. Фирдүс Тямаев – халыкныкы бит ул. Үзе бии, үзе җырлый, концертларын да бик матур итеп оештыра – кай җирен яратмаслык?! Авыр вакытта күңелләрне күтәреп, шатландыра торган артист ул. Мин аның ике ел элек Карабаш авылында булган концертына барган идем. Әйбәтләп кул бирешеп күреште, исәнлек-саулык сорашты, «абый, рәхмәт сиңа» дип, бүләккә бер календарь да биреп җибәрде әле.
Фирдәвес ГОМӘРОВ,
Мөслим районы, Әмәкәй авылы
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Исегездә тотыгыз: һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтә эшли. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне (843) 272-42-17 номерына шалтыратып җиткерә аласыз.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии