- 25.10.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №42 (23 октябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Булган. Кыргый татар изге Русьны басып алган. Рус халкы шул дәрәҗәдә изелгән ки, бүген дә шушы нацменнар, бигрәк тә татарлар булганлыктан Русия алга китә алмый икән. Менә шул рәвештәрәк бәян ителә иде без укыган татар мәктәпләрендә дә татар тарихы. Бүген дә шулай икән. 19нчы гимназиядә укучы оныгым «Татар монгол игосы турында сөйләделәрме?» – дигән соравыма, «Сөйләделәр. Алар безгә каршы сугышканнар», – ди. Элек татар булганлыгымнан мине мәктәптә үк оялткан булсалар, хәзер балаларымның балалары да оялып утырырга тиешләр икән.
Әмма мәгълүмат дөньясы үзгәрде. Кичәге «иго»ның бүгенгесеннән аермасы җир белән күк арасы икәнлеген көн кебек ачык булуын аңларга теләгәннәр күптән аңлаганлыкларын белеп булса кирәк, «иго»ны дәреслекләрдән алганнар. Шулаен шулай да, аны дәреслекләргә үк кертеп, әле ныгып җитмәгән балалар аңына сеңдерү ни өчендер кемнәргәдер кирәк булган бит. Игорь Тищенко аны (7 август, 2010 ел), Киевская Русьны чукындыру вакытында кылынган җинаятьләрне каплар өчен кулланылган уйдырма, ди һәм менә шушы дәлилне дә китерә: «Если до «крещения» на территории Киевской Руси было 300 городов и 12 млн. населения, то после «крещения» осталось только 30 городов и 3 млн. населения (Дий Владимир. «Русь православная до принятия православия и после»). Чукындыручылар 27 шәһәрне һәм анда яшәгән 9 млн. кешене юк иткәнлектән булса кирәк, «крещение»не Дий куштырнак эченә алган.
Гасырлар буе уйдырма, ялган, нахак бәла, үзләре кылган җинаятьне башкага такканнары өчен гаепләрен танып, гафу үтенеп башка кабатламаска иде дә бит. Ләкин Тищенко «иптәш» тә бу хакта ләммим.
Медаль, мәгълүм ки, ике яклы. Тищенконың «Тартария» дип тә аталган дәүләтебезгә кагылышлы фикере дә шул рәвештә. «Великая Тартария – Империя Русов – Славяно-Аравийская империя», – ди ул. Ягъни, дөньяда тиңе булмаган Чыңгызхан төзегән дәүләт элек рус халкын изүче кыргый татар дәүләте итеп сурәтләнгән булса, хәзер әмер үзгәрде булса кирәк, «наследие русского народа», дип, 180 градуска боралар. Җиңү яулаучы Чыңгызхан гаскәре дә 70-80% руслардан торган, имеш. Мантыйкка ия адәми зат башына сыймаслык мәсхәр түгелме соң бу – руслар үз дәүләтләренә каршы сугышучылар булып сурәтләнәләр. Шулаен шулай да, бизмәннең икенче башында дөньяда тиңе булмаган Тартария ята. Үлчәүчеләр дә тарихны үзләре теләгән якка боручылар икән, мантыйкка да, тарихи дөреслеккә дә урын калмый.
Хикмәт, минемчә, менә нәрсәдә. Әйткәнемчә, дөньяда тиңе булмаган тарихи мирасыбызга бүгенге «коллегаларыбыз» хуҗа булу ниятендә. Һәм дә үзебезнең: «Без татар түгел, болгар. Юк, болгар түгел, татар», – дип, ике тамыр арасында болгануыбызда. Татарлыгыбыздан баш тартабыз икән, телсез калдырулары белән генә канәгатьләнмичә, мирассыз да калдыручылар янәшәбездә үк. Болгарлыктан баш тартабыз икән, хуҗа булу теләген күршеләребез күптән искәрттеләр инде.
Татарстан республикасы Аксакаллар шурасы рәисе
Рәүф ИБРАҺИМОВ
Булганмы татар-монгол игосы?,

Комментарии