Каргалыга сәяхәт

Каргалыга сәяхәт

Көзнең алтын нурлар белән балкыган ямьле бер көнендә без, Татарстаннан Бөтентатар «Ак калфак» оешмасы делегациясе вәкилләре, Оренбург өлкәсенең Каргалы авылына килеп төштек. 18нче гасыр башында Саба якларыннан Сәгыйть Хәяли атлы кеше биш улын ияртеп килеп, шушы далада йорт кора. Билгеле инде, аның артыннан башка авылдашлары да иярә. Хәзерге көндә Татар Каргалысында 500 хуҗалык. Килеп урнашуга ук, иң элек авыл белән танышырга чыктык. Беренче танышкан кешебез Сәгыйть Хәялинең унынчы буын оныгы Рафаэль Хәяли булды. Бабасы турында шактый кызыклы истәлекләре белән бүлеште ул. Һәр авыл, һәр район, һәр җирлекнең үзенә генә хас сөйләме – диалекты була бит. Ә менә Каргалыда йөргәндә мин үземне Татарстанның кайсыдыр бер районында йөргән кебек тойдым. Инде ничәнче буын алышынса да, Рафаэль әфәнде үзе дә нәкъ сабаларча сөйләшә икән! Әгәр мин аны Казан урамнарында очратсам, сез Сабаданмы, дип сораган булыр идем.

Авыл уртасындагы зур мәктәпләрендә 500 бала укый. Класс саен 28-30 бала. Балалар бакчасында да балалар саны ишле, анда быел 75 сабый йөри. Авылның киләчәге өметле буласына тагын бер ышаныч – быел гына да монда 70 бәби туган.

Мәктәпкә кергәч, башкалардан аерылып калдым да, коридор диварларына эленгән стена гәҗитләренә «чумдым». Нинди генә гәҗит чыгармыйлар икән монда. Барысы да укучылар, укытучылар кулы белән ясалган. Беренче катта зур компьютер эшләп утыра. Кирәк кеше аннан дәресләр тәртибен, мәктәп яңалыкларын, кирәкле мәгълүматларны белешә ала. Китапханәләре дә беренче киштәдән үк тезелешеп киткән татар китаплары белән сөендерде. Узган ел Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» фильмы чыкты бит. Кызыксам да, аны карарга насыйп булмады. Китабын булса да кабат укып чыгыйм әле дип эзләгән идем, таба алмадым. Дөрес, бер авыл китапханәсендә русчасы бар иде үзе. Ә монда, Татарстаннан мең чакрым ераклыкта шушы китапны күргәч, кулыма алмый булдыра алмадым.

Иртән ачык тәрәзә аша талгын гына агылып кергән моңлы азан тавышына уянып киттем дә, Лаештан безгә кадәр азан тавышы ишетелми, әллә Кече-Елгадамы мин, дип бермәл аптырап яттым. Бүлмәдәш кызларны күргәч кенә Оренбургта икәнлегем искә төште.

Икенче көнне безне Каргалы зиратына алып бардылар. Уйланырлык та, шомланырлык та икән ул зират. Иркен далада җир астыннан үсеп чыккандай, ташлар калыккан. Бездәгедәй чардуган да, агачлар да юк. Зур-зур һәйкәлләр дә куймаганнар. Кабер өстендә фәкать матур гына таш тора. Мәетләрне тәртип белән, урам-урам итеп, күрше-тирәне бергәрәк күмәләр икән. Имеш, дөньялыкта да бергә яшәгәннәр, ахирәттә дә бергәрәк булсыннар. Авыл халкының үзара тату яшәвеннән киләдер, мөгаен, бу гадәт. Бездәге кебек, унар метр җирне ике метрлы чардуган белән уратып, баласына, туганнарына дип бүлеп алып кую да юк. Һич югында чәчәкләр дә утыртмаганнар, дигән идем, бер апа: «Мәеткә чәчәк түгел, дога кирәк», – диде. Бездә бит кешеләр берсеннән-берсе уздырып, кабергә биегрәк чардуган, матуррак, кыйммәтлерәк таш куярга тырыша. Зиратларыбызны агач, чытырман баскан. Узган ел 1852нче елда туган Мөхәммәтзариф бабаемның каберен чытырман арасыннан көчкә эзләп тапкан идем. Биредә ап-ачык далада һәр кабер күренеп тора.

Һәрбер милләт, һәрбер өлкә үз культурасы белән аерылып тора анысы. Оренбург татарлары бүгенге көндә татарлар гына түгел, башка халыклар да сокланырлык итеп яшәп яталар. Оренбургның үзендә татар мәктәпләре бар. Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар театры гөрләп эшләп ята. Кеше, күңеле белән янып, җаны-тәне белән эшләсә телен дә, динен дә, гореф-гадәтләрен дә югалтмый. Аның хыяллары һәрвакытта да тормышка аша.

Килүебезнең икенче көнендә Оренбургта «Ак калфак»ның форумы, конгрессы булды. Өлкәнең мөфтие Әлфит хәзрәт Шәрипов залны яңгыратып Коръән сүрәләре укып, конгрессны ачып җибәрде. Оренбург татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәбиров Руслан Әмир улы да чип-чиста әдәби татар телендә, бер генә дә урыс сүзен кулланмыйча чыгыш ясап, барыбызны да сокландырды. Оренбургтагы «Ак калфак»лылар Альбина, Нурияләр чыгыш ясаганда, ирексездән, күзгә яшьләр тулды. «Бу безнең дә күптән көткән хыялыбыз иде», – дип тәмамлады сүзен Нурия Шәрипова, яшь чылаткан керфекләрен сөртә-сөртә.

Урта Азия белән Русияне тоташтырган Оренбург шәһәрендә, Тукай әйтмешли, җырлары да, көйләре дә безнеңчә, барысы да безнеңчә, дип, һәр эшне тормышка ашыра торган, әби-бабайларыбызның гореф-гадәтләрен хөрмәт иткән, онытмаган милләттәшләрем яшәгәнгә сөенеп, горурланып кайттым Татарстаныма.

Гәүһәрия ВӘЛИУЛЛИНА,

Лаеш шәһәре

Комментарии