«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

БАРЫСЫ ДА «АЛ ДА ГӨЛ»!

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең бер чыгышында: «Сугыш кына булмасын…», – дигән сүз әйтте. Моны ничек аңларга соң? Русия Федерациясенә нинди дә булса ил сугыш белән яныймы икән? Радио-телевидениедән: «Бездә барысы да ал да гөл», – дип сөйлиләр, күрсәтәләр, югыйсә. Әллә алдыйлармы икән?

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ.

Казан шәһәре.

КАРНЫ КЕМ КӨРИ?

Декабрьдә яумаган карны гыйнварда күрергә язган булган икән. Бу арада бик күп яуды. Яусын, чын кыш карлы булырга тиеш инде ул. Тик менә ишегалларын, юлларны чистартмаулары гына эчне пошыра. Мин 76 яшемдә инде, әкрен генә кыймылдап йөрим. Ишегалдындагы кар көртләрен ерып, кибеткә барып җиткәнче, хәлем бетә. Шәһәрдә ул карны кем көрәргә тиеш икән соң? Кая шалтыратып зарланырга була?

Рәсимә әбиегез.

Казан шәһәре.

Казан шәһәре башкарма комитетыннан алынган мәгълүмат буенча, юлларны һәм тротуарларны җыештыру – тышкы төзекләндерү комитеты җәлеп иткән подрядчы оешмалар карамагында. Ишегалларын, подъезд төпләрен, күп фатирлы йорт яны тротуарларын җыештыру – идарәче компанияләр җаваплылыгында. Офис яки кибет биналары янындагы 5 метр араны әлеге бинаны арендалап торучы үзе җыештырырга яки подрядчы оешма белән килешү төзергә тиеш. Карның көрәлмәве, юлларның чистартылмавы турындагы хәбәрне башта кибет яки офис хуҗасына (кар аларның территориясендә булса) яки идарәче компаниягә (управляющая компания) һәм район хакимиятенә җиткерергә кирәк. Аннан соң да юллар тиешенчә чистартылмаса, кая хәбәр итәргә була соң?

1.Тәүлек буе эшли торган «Ачык Казан» бердәм диспетчерлык үзәгенә: 236-41-23.

2.Казан дәүләт торак инспекциясенә. Кар җыештырылмавы турындагы хәбәрне инспекциягә фәкать язмача яки электрон хат рәвешендә генә тапшырырга мөмкин. Декабристлар урамы, 179. Телефоны: 555-69-01.

3.Шәһәр башкарма комитетының административ-техник инспекциясенә: Дементьев урамы, 2б, телефон: 223-09-91.

4.Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык контроле» бүлегендә зарларыгызны язмача калдыра аласыз.

ЧҮЛМӘКЧЕДӘН КҮРМӘКЧЕ…

Элегрәк Илһам абыйлар, Әлфия апалар авылдан авылга концертлар белән йөри иде. Аларны икенче көнне ат беләнме, трактор арбасына утыртыпмы, районга илтеп куя торган идек. Шулай кешенең күңелен күреп йөрделәр. Аларга моның өчен рәхмәт яусын!

Тагын бер әйтәсе килгән сүзем бар. Данир Сабировның Яңа ел тамашасы булды. Бик яхшы алып барды Данир, «молодец»тан башка сүз юк аңа! Тик шулай да тамашада бер кашык дегет булды. Алла Пугачева белән Максим Галкиннан көлгән булып, Данир белән Венера Ганиева сәхнәдә бергә чыгыш ясады. Кешедән көлмәкче булганнар иде, үзләре үк көлкегә калды алар. Бер дә ярардай эш түгел инде бу. Бу минем генә фикерем түгел, ничә кеше белән сөйләштем, барысы да шулай ди.

Фәнил САЛИХОВ.

Минзәлә районы, Усай авылы.

КАЯ БАРА БУ ДӨНЬЯ?

Яшел Үзәндә банкларга акча илтеп йөри торган бер адәмнең фәлән миллион сум урлаганын белгәч, тел шартлаткан идем. Инде тагын берәү шулай 4 миллионнан күбрәк акча урлаган дип яздыгыз – шаккаттым! Тик мин ул егетләрне гаепли алмыйм. Рәхәт тормыштан берәү дә урлашмый, алдашмый. Хөкүмәт үзе үк шушы хәлгә китереп җиткерә аларны!

Исемемне әйтергә куркам.

Чүпрәле районы.

«Безнең гәҗит»не генә укыйм. Ул минем күзләремне ачты. Балтачтагы хәлләр күңелемә тынгылык бирми. Полиция бүлегендә укыган, белемле кешеләр эшлидер бит. Ник алар үзләрен шулай тоталар, кеше белән сөйләшергә өйрәтмиләр микәнни аларны?!

Казаннан Фәтхия апагыз.

Үткән атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул иттек. Бу атнада да «кайнар элемтә»гә шалтыратып, үзегезне борчыган мәсьәләләр белән уртаклаша, киңәш сорый яки фикерләрегезне җиткерә аласыз. Һәр чәршәмбе иртәнге 10нан 13 сәгатькә кадәр без сезнең белән бергә турыдан-туры элемтәдә булырбыз. Телефоныбыз: (843) 272-48-71.

Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии