«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

БЕЗ ДӘ АВЫЛДА ЭШЛӘДЕК!

Авыл хуҗалыгында 30 ел эшләгәннәргә 2019нчы елның 1нче гыйнварыннан пенсия арта, диделәр. Без – гомер буе туган авылыбыз колхозында кечкенә хезмәт хакы алып эшләгән, бүген дә минималь пенсия алучы хисапчылар. Безнең пенсиябез бер тиенгә дә артмады. Югыйсә, дәүләт хисапларын вакытында бирү өчен, эштән соң калып та эшли идек. Аңа өстәп, колхозда нинди эшче кул җитми – аның урынына эшкә бару, сыер саву, дуңгыз карау, терлек асты чистарту, терлек торакларын агарту, амбарда төнге сменада икмәк иләү, җәй буена юл кырыйларын чабу… Көндәлек сводкаларны районга җиткерү өчен, иртәнге 5тән кичке 8гә кадәр кизү тору, терлек үлчәү, контроль саву – болар барысы да безнең җилкәгә төште. Ә хисапчыларны авыл хуҗалыгы эшчесе итеп санамаганнар – шуңа күңел кимсенә. Зинһар аңлатып языгыз әле, ни өчен хисапчы пенсионерларга өстәмә түләү булмады? Бу безнең район җирлегендә генә шулаймы?

Исемнәребез редакция өчен генә,

Актаныш районы, Иске Кормаш авылы

Бу сезнең районда гына түгел, бөтен ил буенча шулай. Законы шундый. Дөрестән дә, 2019нчы елның 1нче гыйнварыннан авыл хуҗалыгында 30 ел эшләгәннәрнең пенсиясе артты. Әлеге өстәмәгә ия булу өчен, кимендә 30 ел стаж булудан тыш, авыл җирлегендә яшәү дә мәҗбүри. Шулай ук пенсионерның хәзерге вакытта эшләмәве дә шарт булып тора. Ләкин гомер буе авыл җирлегендә яшәп һәм эшләп тә пенсиясе артмаучылар да бар. Болар – мәктәптә, авыл советларында, фельдшерлык һәм медицина пунктларында эшләүчеләр. Аларга өстәмә түләү каралмаган.

Шулай ук 30 еллык стажын шәһәрдә эшләп тутырган, аннан соң гына авылга яшәргә кайтканнар да бу өстәмә түләүдән мәхрүм кала. 30 ел авыл хуҗалыгында эшләгән, ләкин хәзерге вакытта шәһәрдә яшәүчеләрнең дә пенсиясе артмый. Ләкин алар кабат авылга күченеп кайтса, бу өстәмә түләүне алырга хокукы барлыкка килә.

КАЯ ТӘГӘРИБЕЗ?

Мин Буа районы, Карлы авылы мәктәбен 1965нче елда тәмамладым. Барлык фәннәр дә татар телендә укытылды. Югары уку йортына кереп, аны 4-5 билгеләренә тәмамлап, диплом алдым. Быел туган авылымда ата-аналарның балаларына мәктәптә уку өчен урыс телен сайлауларын белгәч, бик борчылдым. Югары белем алырга теләгән укучы урыс телендә БДИны тапшырырга сәләтле югыйсә. Татар мәктәпләрендә урыс телен укыту бик яхшы оештырылган бит. Һәм мәгълүмат чаралары да тәүлек әйләнәсе урыс телендә эшләп тора, интернет бар. Ул гына да түгел, мәктәп күләмендә чаралар да урыс телендә алып барыла икән. Бу күренеш фәннәрне урыс телендә укытуга караганда да куркынычрак. Димәк, укытучылар татар телен юк итү сәясәтенә кушылган.

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Даими укучыбыз Сәгъдулла Шәйхулла-Әнәле дә шушындый ук фикер белән шалтыратты. «Мин Апас урта мәктәбен татарча укып тәмамладым. Югары белемле белгеч буларак, Горький (хәзерге Түбән Новгород) һәм Казан шәһәрләрендә җаваплы эшләрдә эшләдем. Классташларымның барысы да диярлек югары белем алды. Әнвәр Галиәкбәров белән Сәет Низамов – полковниклар, район полиция идарәсе башлыклары, Фатих Камалов белән Рифкать Сибгатуллин – район прокурорлары, Мансур – хәрби полковник, Рим Ягәфәров – завод директоры урынбасары. Туган телебез безне кеше итте. Шул ук вакытта урыс телен дә яхшы белдек», – дип сөйләде ул.

НИГӘ ГАЛУШ КИДЕРГӘННӘР?

Балаларны Кариев театрына «Кәҗүл читек» спектакленә алып барган идем. Болай яхшы спектакль. Тик бер нәрсә ошамады. Шәкертләр җыенысы шалтыр-шолтыр әби галушыннан йөриләр. Ул вакытта әби галушы булмаган бит. Безнең халыкны бигрәк мыскыл итеп чыгарганнар… Аларга матуррак аяк киеме кидертеп булмады микәнни?

Фәрит ГАЛИЕВ,

Биектау районы

Укучыбызның шәрехләмәсен Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюповка җиткердек. «Кәҗүл читек» әсәрен сәхнәгә ул чыгарды. Менә нәрсә дип җавап бирде режиссер: «Резин галушлар XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр башында ук барлыкка килгән. Һәм татарлар да кигән аларны. Затлы аяк киеме түгел, билгеле. Ләкин аны да хәллерәк кешеләр генә алып кия алган. Ә читек иң затлы аяк киеме саналган. Бик кыйммәт торган. Кәҗүл читек бозылмасын, пычранмасын өчен, аның өстеннән дә галуш киеп йөргәннәр. Артистларга чабата кидереп чыгарсак, беркемгә дә кызык булмас иде бит. Чабатадан чыгарсак, милләт бөтенләй дә артта калган булып күренер иде. Алмашка тагын нәрсә бар соң? Агач башмак кидертергә микән әллә?

Бу спектакль шартлы эшләнгән. Әгәр без музей спектакле эшләсәк, артистларга киндер киемнәр тектерергә туры килер, яулыкларны да шул замандагыча яптырыр идек. Бөтенесен чынбарлыктагыдан күчереп алынган дип уйларга кирәкми. Шәкертләрнең киемнәре дә чиста татар киемнәре түгел анда, шәрык элементлары да бар. Димәк, рәссам шулай күргән, шундый җыелма образ тудырган».

КАЙТАВАЗГА – КАЙТАВАЗ

Газетаның 13нче февраль санында (№6) «Инвестор хуҗалыгыбызны бетерә – 2» дигән язманы кулдан кулга йөртеп укыдык. Бик нәфрәтләндек. Чулпан Вахитова авыл халкын яманлаган яманлавын, ә үзе халык белән исәнләшә дә белми бит ул, моны түбәнлеккә саный. Авыл советына берәр йомыш белән кереп, елап чыккан кешеләр аз түгел. Чулпан язган белешмәләр районнан кире әйләнеп кайта, чөнки яраксыз булып чыга. Авыл халкын яманлаганчы, иренең 800 баш хайванны кая куюын, заманында КПСС Үзәк Комитетының күчмә Кызыл байрагын алып эшләгән колхозны таркатуын, авыл халкын эшсез калдырып, халыкны зимагурга әйләндерүен язсын иде ул.

Исемем редакция өчен генә,

Биектау районы, Мәмдәл авылы

СЕЗНЕ БЕЗ ОНЫТМЫЙБЫЗ, ДӘҮЛӘТ ОНЫТСА ДА…

Мине Мамадыш районының Ишки авылыннан Кави Морзахановның «Тугыз яшемнән эшләдем, игелеген генә күрмәдем» мәкаләсе («БГ» 13 февраль, 2019) тетрәндерде. Ул бит минем укытучым.

Әтиемнең эше сәбәпле гел күченеп йөрдек. 1958–1961нче елларда Ишки авылында яшәдек. 2нче класска килдем. Кави абый укытты. Мәктәпкә баянын күтәреп йөри иде. Нинди генә бәйрәмнәр оештырмады. Өеннән бар әйберне мәктәпкә ташыды. Әле дә хәтеремдә, Казанга барып диафильмнар алып кайтып күрсәтә иде. Бик ярата идек аны. Безнең белән мәш килә иде. Мәктәп дип яшәде. Без аларның күршеләрендә идек. Хәтерлим, бик кечкенә генә өй иде. Әле дә шунда яши микәнни?! Ветеран исемен дә жәлләгәннәр. Андый укытучылар бик аз бит алар. Аларны онытырга, рәнҗетергә ярый микәнни?! Мин һич онытмыйм аны. Бик борчылдым. Кави абый, бәлкем, мине хәтерләми дә дер инде. Без, укучыларыгыз сезне онытмыйбыз, дәүләт онытса да… Мин Рауза Фазылова идем. Хәзер Яшел Үзәндә яшим, фамилиям Гатауллина.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашачакбыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алачакбыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии