- 26.08.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №34 (22 август)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Килмешәкләр килгән безгә,
Китәрләр микән көзгә?
Алар китеп, дөбер-шатыр,
Яшәрбез микән без дә?
Узган гасырның 70-80нче елларында Буа районы Кильдураз авылы халкы, гомумән, «Коммуна» колхозына кергән җиде авыл халкы өчен бик популяр булып киткән, мәрхүм Идият абый Мәхмүтов тарафыннан чыгарылган бу җырның сүзләрен кәгазь битенә төшердем дә, Мөхәммәт ага язганча, «едва ли» дип уйлап куйдым. Хәер, алар китәргә мөмкиннәр, хуҗалыкны төбе-тамыры белән корытып, банкротка чыгарып. Бу җыр һәм аның мәгънәсе бүгенге көн өчен дә актуальлеген югалтмаган, киресенчә, бу төбәктә яшәүче халык килмешәкләр утырткан «агачның» әче җимешләрен инде татый башлаган. Инде хәзер авыл халкы өстенә ябырылып килгән фаҗигане аңлар өчен, үткән гасырга әйләнеп кайтыйк. Югыйсә, кайбер мизгелләрне аңлап бетереп булмаска мөмкин.
1974нче елда «Коммуна» күмәк хуҗалыгының рәисе алышынды. Яңа рәис Суыксу авылыннан, югары белемле инженер-механик. Шушы чорда хуҗалыкның барлык тармагындагы баш белгечләр килгән кешеләр, икенче төрле әйткәндә килмешәкләр булдылар. Баш инженер, баш бухгалтер, баш икътисадчы, баш зоотехник… Тора-бара бу рәисне икенче бер килгән кеше алмаштырды. Баш агроном, аннары парторг – барысы да килмешәкләр. Менә кайда булган икән ул фаҗиганең башлану мизгеле. Тамырлары шундый тирәндә яшеренеп, үз сәгатьләрен көтеп яткан икән. Урысчалап әйткәндә, «мина замедленнего действия». Менә хәзер ул мина 40 елдан соң шартлады. Аның шартлау дулкыны Кильдураз белән Өчмунча авылы халкын аяктан бәреп екты, ә кыйпылчыклары калган алты авылның (Казиле авылы соңрак кушылып, колхоз сигез авылны берләштерде) халкы өстенә кара кайгы булып ява башлады. Узган гасырның туксанынчы еллар башында бу хуҗалыкта рәис булып элек монда баш агроном, парторг булып эшләп киткән, төп чыгышы белән Күл-Черкене авылыннан булган Хөсәенов Җәүдәт Салих улы билгеләнә. Мәрхүмнәр турында сөйләшмәскә яки яхшы яктан гына искә алып сөйләргә кирәк, дисәләр дә, дөреслекне язмыйча булмый бит инде. Чөнки монда сүз сигез авыл һәм йөзләгән кеше язмышы турында бара.
Җәүдәт Салих улы 2017нче елның декабрь аенда 64 яшендә һич уйламаганда кинәт вафат булды. Ул китте, аңа 2 метр җир җитте, ләкин бу җирлектә яшәгән халык һәм киләчәк буыннарга мәңгелек проблема калдырып китте. Палач Сталин, кукурузник Хрущев эшләмәгән әшәкелекләрне хәзерге либерал-демократлар эшли башлады. Чәчәк атып утырган авылларны, тырыш, эшчән, намуслы халыкны юкка чыгара баралар. Безнең Кильдураз авылы заманында атаклы авылларның берсе иде. Аның кырларында, Зөя буйларында үскән бодай Казан, Сембер, Чуаш авыллары базарларында югары бәяләргә сатылган, югары маркасын бик озак саклаган.
Авылда ун еллык мәктәп эшләп килде. Анда Буа, Апас районнарының 20 авылыннан 500гә якын бала белем алды. Участок хастаханәсе 20нче елларда ачылып, 2002нче елга кадәр халыкка хезмәт итте. Сугыш вакытында хәрби госпиталь вазыйфасын да үтәгән бу хастаханәдә Буа, Апас төбәкләреннән килеп дәваланучылар күп булды. Монда хәтта ләм белән дә дәвалыйлар иде. Ләм үзебезнең җирлектәге сазлыклардан алына иде. Ул вакыттагы баш табиб Байтиряк Илгиз Камил улы Мәскәүләргә йөреп, анализлар ясатып, ләм белән эшләргә рөхсәт алды. Авылның үзенең сельпосы бар иде. Казан-Куйбышев дизель поездлары туктый торган вокзалы булды. Боларның хәзер берсе дә юк инде. Авыл өстендә шомлы күләгә йөри. Урамнар тынып калган. Бөтен җирне тал, өрәңге агачлары, алабута, шайтан таягы баскан. Урамда ник бер терлек әсәре күренсен! Сирәк-мирәк кенә әтәч тавышлары ишетелгәләп куя.
Башта җиде, аннары сигез авылны берләштергән «Коммуна» күмәк хуҗалыгын соңгы утыз елда Җәүдәт Салих улы җитәкләде. Менә шушы кеше тора-бара «Коммуна» хуҗалыгыннан ООО «Коммуна» ясап, аның директоры һәм 70 процент акцияләренең хуҗасы була да куя. Искитәрлек бит бу гамәлләргә. Остап Бендер бер кырыйда торсын. Хәзерге заман жуликлары барысы да: «Без закон кысаларында эшлибез», – диләр. Нинди закон, нинди кануннар икән соң алар? Халыкны җыеп аңлату юк, җыелыш-референдум үткәрү юк, беркетмәләр (хәер, ялганнары бардыр да) юк. Күмәк хуҗалык уставын санга санаучы юк. Ничек бар мөлкәтне фәлән хәтле җирне шулай үзләштереп була икән? Прокуратура, минюст, теркәү палатасы кая карыйлар? Хәер, моңа гаҗәпләнәсе дә юктыр инде. СССР дигән империяне таркатып, завод-фабрикаларны, җир асты байлыкларын кулга төшереп, бүлгәләп бетерүчеләр белән чагыштырсаң, бу «Коммуна» колхозы чүп кенә кебек күренергә мөмкин. Ләкин һәрбер фаҗиганең артында тәгаен кешенең язмышы ята бит.
Бу махинацияләрне бер Хөсәенов кына башкармаган, билгеле. Анда эшләгән бухгалтерлар һәм кайбер хезмәткәрләр бу эш белән турыдан-туры шөгыльләнгәннәр бит инде. Һәм күпмедер күләмдә акцияләрне үзләре дә үзләштергәннәрдер. Безнең әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез төзегән һәм үзебез дә шунда эшләп, әзме-күпме өлеш керткән хуҗалыкны күз ачып йомганчы юкка чыгардылар. Көтүчесез калган көтүгә ач бүреләр ябырылган кебек, Буа районында эшләп килүче ҖЧҖ «Авангард» оешмасы бу хуҗалыкны бер-ике көн арасында үзенеке итте дә куйды. Бернинди гомуми җыелышсыз, бернинди белдерүләр ясамыйча. Бу инде «рейдерский захват» буладыр, минемчә. Буадан китереп, бер директор утыртып куйганнар. Хөсәенов Җәүдәтнең хатыннарына, малайларына күпмедер акча төртеп, акцияләрен сатып алганнар, имеш. Колхозда бер кадак какмаган кешеләр миллионер булдылар. Нинди гарьлек! Ачуыңнан бүре булып уласаң да, берни эшли алмыйсың. Чөнки бу каһәр суккан илдә шундый законнар.
Элегрәк бер төркем яшьләр күтәрелеп чыгып караганнар иде дә, җиңә алмадылар. Журналистлар, телевидение дә килде. Ләкин алар аның җырын җырлады. Ә түрәләр бу хәлләргә күз йомды, чөнки алар үзләре дә шул «команда»да бит. Карга карганың күзен чукыганын кемнең күргәне бар? Ә бу «авангардчылар» эшне бик кызу тота. Килгән көнне үк Өчмунча авылы фермаларыннан симертергә куйган эре мөгезле терлекләрне ташый башлаганнар. Кильдураз ягындагы савым сыерларын җәйге лагерьда сауган җирләреннән озатырга тотынганнар. Чөнки болар сөтне күп бирә, ә үзләрендә савым бик түбән икән. Мескен сыер савучылар җиргә ятып, кычкырып елап калганнар. 30-40 ел буе җыелган иске комбайн-тракторларны, төрле агрегатларны атна буе көне-төне килеп «чермет»ка тапшырганнар. Алар беркайда да исәптә тормаган табыш чыганагы бит. Колхозчылар гомере буе эшләп, кайсы – аяксыз, кайсы билсез калып, тир түгеп җыйган мал бит бу. Ә күчемсез милек, орлык фондында сакланган ашлык, фураж, техника һәм башка бик күп җиһазлар – болар барысы да тартып алынган. Халык бернәрсә белми, аптырашта, хәтта шунда эшләүче белгечләрнең дә кайберләре аны-моны абайламыйча калганнар. Хәзер аларны да Кильдураз авылында урнашкан хуҗалык идарәсе бинасыннан чыгарып, Өчмунча ягына күчермәкчеләр икән. Шул бинада урнашкан почта бүлегенә дә урын юк, ди. «Безгә аны тоту «убыточно», – дип әйтә икән башкаручы-директор Даутов Сәлим Фәһим улы. Халыкка хезмәт күрсәтә торган соңгы бүлекчәне дә юк итмәкчеләр. Кильдураз белән Иске Лачщы авылларын юкка чыгару күптән башланган иде инде. Машина-трактор паркын Җәүдәт Хөсәенов Өчмунчага күчерде. Барлык техника шунда китте. Аның планы буенча Кильдураз, Иске Лачщы җирлекләренә кергән биләмәләр сатылырга тиеш булганнар. Инде сатып алучысы да табылган булган, ләкин аның кинәт үлеме бу эшкә бераз комачаулаган. Урыс әйтмешли, «какая разница» – Иванга сатылганмы ул, әллә «Авангардка»мы? Факт – сатылган. «Коммуна» күмәк хуҗалыгына караган авыл халкы бер атна дигәндә эшсез калды. Инде алдынгы механизаторлар, белгечләр күрше авыл фермерларына эшкә урнаша башлаганнар. Менә шулай, җәмәгать! Газы кергән, асфальт юл салынган, Зөя елгасы буена урнашкан атаклы Кильдураз авылын шомлы тынлык басып алган.
Сугыш елларында һәм аннан соң да булмаган бу кыргый гамәлләрне, ябырылып килгән афәтне халык бүген күрә. Болар «Без булдырабыз!» дип, элеккеге алпавытларны да уздыра башладылар. Теләсәләр, авылны барлык халык белән сатып җибәрәләр, картага оттыралар, чәчү җирләрен эштән чыгарып, ташлап китәләр. Чөнки законнар алар яклы. Бүре законнары. Хәер, бүреләр алай кыланмый. Аларның да үз кагыйдәләре бар. Алар бервакытта да үзләре яшәгән җирлектә ауга йөрми. Бу кавем кулдан китеп, кыргыйлашкан этләр кануны белән яши бит.
Мондый очракта гаделлек эзләп кемгә барырга? Президентка барыр идең, аның кайгысы башкада. Ничек итеп стадионнарда, спорт корылмаларында сыра сатуга рөхсәт алырга, аннан кергән табышны санап, Мәскәүне шатландырырга? Без бит толерант халык. Без барын да «булдырабыз». Прокуратурага барыр идең, аларның эше тыгыз, мәктәпләрдә яшеренеп калган татар телле «контрларны» чүпләп бетерәселәре бар. Хөрмәтле мөфтиебезгә барсак, аның да вакыты юк. Ваһабчыларны фаш итеп, аларны гадел хөкем каршына бастыру белән мәшгуль. Хач ману көнендә (Крещение) бәке ачып, су коенучы мөселманнарны «явыз бәндәләр»дән аралау да аның өстендә. Безнең өчен иң дөрес юл – Аллаһы Тәгаләгә һәм аның изге китабы Коръән Кәримгә сыену. Башка юл юк, булмаган да һәм булмаячак та.
Ике метр җир җитәр,
Барын калдырып китәр.
Каберләргә кереп яткач,
Җавап сәгате җитәр.
Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,
Казан шәһәре

Комментарии