- 27.02.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №09 (28 февраль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
БАШКАЛАР КЕБЕК ТҮЛИЛӘР
Башка районнарда беренче төркем инвалидларга үзара салымга ташлама бар, дип беләм. Алар бу салымнан бөтенләй азат ителә. Ә бездә инвалидлар да, башкалар кебек үк, 500 сум салым түли. Түләмәсәгез, пенсиягездән тотып калабыз, диләр. Бу дөресмени?
Исемем редакция өчен генә,
Балык Бистәсе районы
Балык Бистәсе районы башлыгы урынбасары Илнур ИБРАҺИМОВ белән элемтәгә кердек. «Үзара салымның күләмен һәм аны кемнәр түләячәген район түгел, һәр җирлек үзе хәл итә. Шуны билгеләү максатыннан референдумнар үткәрелә. Салым күләме гомуми тавыш бирү юлы белән хәл ителә. Әгәр халык «30 яшькә кадәрге бөтен кешене үзара салым түләүдән азат итәргә» дигән карар чыгарса, 30 яшькә кадәрге берәүдән дә акча алмыйлар. Инвалидлар, пенсионерлар белән дә шул ук хәл», – дип аңлатты ул. Сишәмбе – район хакимиятендә халыкны кабул итү көне. Анда барып, җитәкчеләргә зарыгызны шәхсән дә җиткерә аласыз.
Укучыбыз «башка районнарда инвалидлар үзара салымны бөтенләй түләми» дигән һәм, ул кайсы районнар, дигәч, Әгерҗене әйткән иде. Әгерҗе районы башкарма комитетына да шалтыраттык. «Бөтен районда беренче төркем инвалидлар бу салымнан азат ителде дип әйтә алмыйбыз. Бәлки, аерым бер җирлектә, референдум карары буенча, инвалидларга түләтмәскә дигән карар чыгарганнардыр», – дигән җавап алдык.
БЕР КӨНДӘ – ӨЧ СУД
Мәктәптә татар телен укытуны яклап көрәшкә күтәрелгән Павел Шмаков 20нче февральдә өч суд процессы аша үтте. Бер көн эчендә – өч суд! Ашамаган килеш көне буе бер судтан икенчесенә йөрттеләр. Шмаковны якларга ник бер укытучы, мәктәп директоры килсен. Туганнар, үзегез кыюсыз, көчсез булсагыз, ичмасам шул көрәшчегә ярдәмгә килегез. Әле алда булачак судларның очы-кырые күренми.
Расих ҖӘЛӘЛ,
Казан шәһәре
Редакциядән: Судның чираттагысы 1нче март көнне 15.00 сәгатьтә Казан шәһәренең Вахитов районы судында (Лесгафт урамы, 33) үтәчәк.
ФЕЛЬЕТОН ЯЗАР ИДЕМ
Йөрим-йөрим дә үзалдыма көлеп куям. Их, минәйтәм, Мәҗит Гафури исән булса, «Сарыкны кем ашаган?» дигән билгеле мәсәле урынына «Банкларны кем «ашаган?» дигәнен язар иде, дим. Аннары, әллә үземә фельетон язарга микән, дип уйлыйм. Ул банкларның бер-бер артлы ябылуы безгә дә кагылды бит. Үлемтеккә дип җыйган акчаларыбызны ала алмый тилмерәбез.
ТӘҮФЫЙК абыегыз,
Буа шәһәре
ҮЛГӘН БАЛАГА АРТМЫЙМЫНИ?
Без хатыным белән биш бала тәрбияләп үстердек. Бала тәрбияләп үстергән хатын-кызларның пенсияләре арта, дигән закон чыккач, бөтен балага да документларны җыеп тапшырдык. Өч бала өчен пенсиягә 400 сум өстәлде. Бер балабыз Кыргызстанның Ош шәһәрендә туган иде, анысына алып булмас инде, ярар. Ә менә бер улыбыз 47 яшендә Әлмәттә үлгән иде. 3-4 ай элек аның документларын Пенсия фондына тапшырдык, тик хатынымның пенсиясенә һаман акча өстәмәделәр. Бу закон үлгән балага кагылмый микәнни соң?
Мандух БӘДРЕТДИНОВ,
Сарман районы
Сарман районы Пенсия фондының клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе урынбасары Айгөл ТИМАШЕВА болай дип җавап бирде: «Әлеге закон буенча пенсияне яңадан исәпләттерү өчен, ана баласын 1,5 яшенә кадәр тәрбияләгән булырга тиеш. Бәдретдиновлар улларын 47 яшендә үлде дигән, димәк, бу закон аларга кагыла, ананың пенсиясе яңадан исәпләнергә тиеш. Тик яңадан исәпләү ул бит әле пенсия һичшиксез артачак дигән сүз түгел. Киресенчә, кимегән дә булырга мөмкин – андый очраклар да була. Пенсиянең ни өчен артмаганын төгәл ачыклап бетерү өчен, Бәдретдиновлар Пенсия фондына мөрәҗәгать итсен, документларын карап, аңлатып бирербез».
ГАРЬЛӘНӘБЕЗ
Халыкара туган тел көнен без, татарлар, зур борчылу хисе белән билгеләп үттек. Русия дәүләте башында торучылар урыс теленнән кала башка телләрне юкка чыгару эшенә чынлап торып кереште. Урыс теле һәм әдәбияты мәктәпләрдә хәзер 9-11 сәгать, ә татар теле һәм әдәбияты 2-3 сәгатькә калды. Шул да булдымы демократия, гаделлек?! Татарстандагы югары җитәкчелек тә моның белән килеште. Алар барс холкын күрсәтә алмады, ялагайлану позициясен алды. Алмас иделәр – югалтыр әйберләре күп шул…
Хафиз ЗӘЙДУЛЛИН,
Нурлат шәһәре
Узган атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә иртәнге сәгать 10нан 13.00 сәгатькә кадәр аралашабыз. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне 8 (843) 239-03-53 яки 8 927-039-03-53 номерларына шалтыратып җиткерергә мөмкин.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии