- 27.03.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №13 (28 март)
- Рубрика: Тормыш сулышы
САЙЛАУ БУЛМАДЫ БУ
Фермерыбыз Грудининны
Шул кадәрле яратты:
Илле биш бюллетеньне ул
Җылы куенына тыкты.
Безнең сайлау участогында булган хәл бу. Сайлау тәмамланып, кайсы кандидатның күпме тавыш җыйганын саный башлагач, берәүнең күпмедер бюллетеньне куенына яшергәнен күреп алдым. Мин хәл итүче тавышка ия идем. Полициягә әйткән идем, мин андый эшкә кысылмыйм, сугышканны гына аерам, диде. Алайса сугышам, дип, теге фермерга барып ябышкан идем, бу тизрәк бюллетеньнәрне куеныннан алып өстәлгә ыргытты. Алып карадым – барысы да Грудининга бирелгән тавышлар. Путинның тавышларын өч тапкыр санадым, санаган саен арасына башка кандидатларның бюллетеньнәрен тыга бардылар, аннары «Путинга фәлән кадәр тавыш булды» дип биреп җибәрделәр. Минем участокта 537 сайлаучының 121е Грудининны сайлады. Бу – районда иң зур күрсәткеч. Калган участокларда бик нык киметкәннәр. Сайлау булмады бу. Яхшылап әзерләнгән ялган булды.
Нурия ХӘКИМОВА,
Арча районы, Казанбаш авылы,
988нче сайлау участогы
ПРОЦЕНТЛАР НИГӘ АЗ?
Хәзерге җитәкчелекнең татар телен бетерә баруына протест йөзеннән, гаиләбез белән Грудининны сайлаган идек. Туганнар, танышлар, күршеләр дә шуны сайлаган. Кимендә 25 процент булыр дип уйлаган идек. Тик ул Татарстанда бик әз процент җыйды – шаккаттык. Дөреслек юк ахрысы бу дөньяда…
Гөлнара УСМАНОВА,
Казан шәһәре
АТКА АКЧА ЮК
Мин 81 яшемдә. 40 ел инде ат асрыйм. Сыерга биргән акчаны бирәбез, дип, ике ел инде документ тутырталар. Акчасын гына күргән юк. Кәҗәгә дә, сыерга да бирәләр, атка нишләп юк икән? Болай да кими бара бит алар. Безнең 400 хуҗалыклы авылда, мәсәлән, хәзер 5 баш ат калды.
Галимҗан ӘХМӘТҖАНОВ,
Баулы районы, Исергәп авылы
Районның авыл хуҗалыгы идарәсендә аңлатуларынча, узган ел Баулыга ат тотучыларга түләү өчен акча бүлеп бирелмәгән. «Сыер тотучыларга түләү өчен һәр районга да акча бүлеп бирелсә, ат тотучылар белән хәл катлаулырак. Узган ел, ялгышмасак, Татарстанның 5 районына гына ат тотучыларга түләү өчен акча бүлеп бирелде. Лимит шулай гына. Безгә бирелмәде. Быел бирерләр дип өметләнәбез инде. Аны алу өчен 1нче октябрьгә хәтле бөтен документларны да авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшырып бетерергә кирәк. Ат тотучылар үзләре дә тоткарламасын, документларын авыл җирлеге башлыкларына вакытында тапшырсын иде», – дип аңлаттылар безгә.
ТУКАЙ ПРЕМИЯСЕН – ТАТАРЛАРНЫ ЯКЛАУЧЫЛАРГА
Дөрес язалар, әйтәләр, диләр,
Моннан файда кемнәргә?
Халык хокукын якламагач,
Язган сүзләр кәгазьдә калгач,
Президент нигә?
Язучы нигә?
Габдулла Тукай премиясен татар телен үстерүче һәм саклап калучыларны игътибарга алып бирергә кирәк. Гади авыл кешесе буларак, бу бүләкне Фәүзия Бәйрәмовага һәм Павел Шмаковка бирсеннәр иде дип телим. Татар башын ашаучы татар оятсызлары салган штрафларны түләргә дә ярдәм булыр иде ичмасам. Минем тәкъдимне күтәрүчеләр дә булыр әле.
Гөлфирә БАҺАВЕТДИНОВА,
Яшел Үзән районы, Күгәй авылы
ОЛЫЛАРГА ХӨРМӘТ БЕТТЕ
Безнең районның Яңа Кенәр авылында «Өмет» дип аталган тернәкләндерү үзәге бар. Анда дәвалану бер пенсионерга 500 сум иде, хәзер 1300 сум иткәннәр. Элек үзәкнең үз автобусы бар иде, шул йөртте. Хәзер автобусны да бетергәннәр. Аны каядыр сатканнар, диләр. Безгә, 80 яшьлек әбиләргә, машина яллап барырга кирәк. Хәзерге тормыштан гайрәт чикте. Олыларны хөрмәтләү бетте, атлаган саен акча талыйлар.
Мөнирә ХӨСӘЕНОВА,
Арча районы, Бирәзә авылы
Арча районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил ГАРИФҖАНОВ болай дип аңлатма бирде: «Тернәкләндерү үзәгендә дәваланган өчен түләү кешенең кеременә карап исәпләнә. Әгәр пенсионерның кереме 10 мең сумнан азрак икән (монда пенсия генә түгел, юл акчасы да, башка керемнәр дә исәпләнә), ул тернәкләндерү үзәгендә бушлай дәвалана. Әгәр инде керем 10 мең сумнан арта икән, пенсиясенең 5-30 проценты күләмендә түләргә кирәк була. Әйтик, әз пенсия алучылар 5 процент күләмендә түли, ә инде 25 мең һәм аннан да күбрәк пенсия алучыларга түләү күбрәк. Дөрестән дә, элек кешеләр Арчага җыела да автобус аларны Кенәргә алып бара иде. Тик хәзер автобус кыскартылды, бюджетта аңа акча каралмаган. Әгәр бер караучысы да булмаган, авыр хәлдәге кеше тернәкләндерү үзәгенә барырга уйласа, социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итсен – булышырбыз».
***
Узган атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә иртәнге сәгать 10нан 13.00 сәгатькә кадәр аралашабыз. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне 8 (843) 239-03-53 яки 8 927-039-03-53 номерларына шалтыратып җиткерергә мөмкин.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии