И, узган гомер!

(нәсер)

И, узган гомер! Әле кайчан гына коммунизм төзибез дип тиредән чыгардай булып, көнне-төнгә ялгап эшли, артка да борылып карамый чаба идек. Ул хезмәтләр өчен акча сорау да башка килмәгән. Ни әйтсәң дә, патриотизм, халыкка хезмәт итү беренче планда иде. Дәүләт байлыгына кул сузу да гаеп саналды.

И, үткән гомер! Күпме генә вакыт узды. Хрущевның 1980нче елга коммунизм төзеләчәк дигән сүзләреннән хәзер мыскыллап көләләр. Брежнев идарә иткән торгынлык чорын өчәр катлы итеп сүгәләр. Күп нәрсә сер булган элеккеге чор артыгы белән ачыкланып, демократия ишектән генә түгел, киң капкадан атлап керде. Ни телисең күпме телисең – шуны кычкыра аласың, сөйли аласың. Ә иң мөһиме – бер нәрсә дә сер түгел. Элек чит ил открыткаларында гына күрә торган шәрә хатын-кызлар сурәтен хәзер телевизордан да, сәхнәдән дә күрә аласың. Ни әйтсәң дә, демократия бит, яшерен әйбер юк.

Горбачев белән Ельцинның да СССРны таркату турындагы уйлары сер булып калмады, күз алдыбызда гамәлгә ашты.

И, үткән гомер! Теләсәң, теләмәсәң дә шулай булды шул: Хрущев заманында АКШны куып җитәбез дип, бөтен кеше дә тырышып эшли, күп итеп продукция җитештерә иде. Ә хәзер 5 кеше җитештергәнне төрле этапта сатуда 25 кеше катнаша.

И, узган гомер! Шул чорның хаталары нәтиҗәсе булгандыр инде: Брежнев заманында аз гына хезмәт хакына яки пенсиягә бөтен төр азык-төлекне, кием-салымны, кирәк-яракны алгач та, акча артып кала, налоглар юк дәрәҗәсендә, фатирлар бушлай иде. Бу – чып-чын коммунизм булган, күрәсең. Үзебез генә белмәгәнбез. Ул чорларны хәзер сагынып сөйләргә генә калды.

И, узган гомер! Әле кайчан гына «Бөтен яхшы һәм арзан әйбер – балаларга!» дигән лозунг бар иде. Ә хәзер иң кыйммәт бәяләрне бала киемнәренә куйдылар. Балаларны бушлай транспортта йөрү хокукыннан да мәхрүм иттеләр. Өлкәннәр дә читтә калмады: йә бакчаң, йә өең зур дип, юл акчаларын кистеләр. Димәк, тарихлар кабатлана: элек концертларда клоун булып уйныйлар иде. Клоун: «Поезд. 60 вагон. Вагон саен 6 мичкә. Машинистка ничә яшь?» – дигән сорау биреп, конферансьеның башын катыра иде. Соң, вагонда алты мичкә булды ни дә, җиде мичкә булды ни? Аның машинистның яшенә ни катнашы бар? Хәзер дә, бакча зур, дип, аңа утырып Чаллыга барып булмый бит. Анысы, баруын бара алсаң, кайтуы җиңел: мең сум акчаңны түлисең дә, такси китерә. Пенсионер өчен бу чүп кенә – ике айлык юл акчасы җитә! Анысын киссәләр, пенсияңнең 10 проценты гына бу 1 мең. Өлкән кешеләр өчен бу пүчтәк кенә! Чөнки без бит сугыш чоры балалары – ачлы-туклы яшәргә инде күнеккән кешеләр.

И, узган гомер! Бигрәк ашыгасың түгелме? Әле яңа гына, эшче көчләр җитми, дип, пенсия яшен арттырган идең, хәзер, эшче көчләр артык, дип, дүрт көнлек эш атнасына күчерергә җыенасың. Өстәвенә, әллә нинди налог оешмалары ясап бетердең. Хәзер халык шулар оккупациясендә. Бер үк салымны икешәр тапкыр түләтәләр. Ә аларга сүз әйтә алмыйсың, чөнки алар кемнеңдер кемнәре. Ә ул кемнең үзенә сүз әйтсәң, экстремист дип, утыртып та куярга күп сорамыйлар.

И, гомер! Соңгы елларда зур хаталар ясап, мәрхәмәтсезлекләр кыла башладың шул. Халыкларны милли телләрендә уку һәм сөйләшүдән тыеп, чит телләрне өйрәнүне мәҗбүри куйдың. Бәлки, бу – чит илләр оккупациясендә калуга әзерлектер? Тик ялгышасың. Нинди көчле фашист армиясен җиңгән халык моңа ирек бирмәс!

И, гомер! Син кешеләрнең күңеленә – акыл, намусына оят бир!

И, Ходай! Син дә кешеләрнең күңеленә иман бир. Еллар имин булып, кешеләр акылга утырып, тыныч көннәр килсен.

И, гомер! Кая син шулай ашыгасың? Сабыр ит, аз гына туктап тор! Чөнки вакыт һәрнәрсәне үз урынына куя.

Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН,

Тукай районы, Иске Абдул авылы

Комментарии