- 28.02.2020
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2020, №08 (26 февраль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
2018нче елны комсомол оешмасының 100 еллыгын бәйрәм иткән идек. Комсомолларның илебез-халкыбыз өчен куйган хезмәтен бәяләп бетергесез.
Мин язмамны ерактан, 1918-1919нчы еллардан ук башлыйм. Минем туган авылым Кәкре Елга авылында да комсомол оешмасы төзелү бик актив башлана. Авылда комсомоллар ярдәмендә наданлыкка, кулакларга каршы көрәш, халыкны сәяси тәрбияләү, колхозлашуны пропагандалау башлана. Корбаннарсыз да булмый: авылның актив хәбәрчесе булган комсомол егет Сафа Идиятуллин кулаклар тарафыннан ерткычларча үтерелә.
Минем үземә дә комсомол путевкасы белән Азнакай эчке эшләр бүлегендә хезмәт итәргә туры килде. Башта октябрят, аннары пионер, комсомол булып тәрбия алып, коммунистлар партиясенә кабул ителдем. Әйе, бу оешмалар яшьләрне тәрбияләргә бик нык ярдәм итте. Мин хезмәт иткән эчке эшләр бүлегендә һәр яшь кеше комсомолда иде. Комсомол билеты минем әле дә саклана. Ул безнең өчен узган гасыр истәлеге, горурлык та хәтта.
Советлар Союзында нинди генә тармакта зур эшләр башкарылмасын, барысы да комсомоллар көче белән башкарылды. Бүген дә әле илебездә комсомол исемен йөрткән оешмалар бар. «Комсомольcкая правда» гәҗите, мәсәлән. Халык дружиналарын гына алыйк, алар бит җәмәгать урыннарында, урамнарда тәртип саклады. Комсомоллар башлангычы белән барлыкка китерелгән бу оешма әле дә эшли, исеме генә башка.
Нурулла ГОБӘЙДУЛЛИН,
Азнакай шәһәре
Комментарии