- 28.03.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №12 (26 март)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Иртән телефоным шалтыраган тавышка уянып киттем. Таныш номер булмаса да, трубканы алырга булдым. Ягымлы гына хатын-кыз тавышы: «Здравствуйте! Это Илюза Галимзянова?» – дип сорады. Мин урысча: «Да, это я», – дип җавап кайтардым. «Завтра мы приглашаем Вас на кастинг ведущего передачи «Доброе утро» и выпуска «Прогноз погоды», который проводит телеканал ТНВ! Ждем Вас в 10 часов», – диде әлеге ягымлы тавышлы хатын-кыз. Соңрак, мин аның «Һава торышы» чыгарылышын алып баручы Ассоль икәнен аңладым. Ишеткән хәбәрдән бөтен йокым качты. Караваттан сикереп тордым да, бүлмә буенча тегендә-монда йөри башладым. Башымдагы барлык уй-фикерләрем чуалып бетте. Нинди кастинг? Ни өчен нәкъ менә мине сайлаганнар? Булдыра алырмынмы икән? Нәрсә кияргә иртәгә? Ни сөйләргә камера каршында? Шушы һәм тагын бик күп сораулар барысы бергә башымда кайный башлады. Нишләргә белмәүдән, артык дулкынланудан, бүлмә буенча тагын да тизрәк арлы-бирле йөрергә тотындым. Йөри торгач, «Нишлисен бит… Ризалашкач, барырга кирәк!» – дигән фикергә килдем.
Уку йортында дәресләр беткәнне түземсезлек белән көттем, укытучы сөйләгәнне, гомумән, ишетмәдем. Тизрәк кайтып, иртәгә үткәреләчәк кастингка әзерләнә башлыйсым килә иде. Өйгә кайткач, электрон почтаны кереп карадым. Ассоль миңа хат җибәргән. Анда иртәгә камера каршында сөйләргә тиешле текст язылган. Тиз генә шуны укып чыгып, ятларга тотындым. Көзге алдында сөйләп карагач, үземне чын алып баручы итеп хис итә башладым. Текстны тулысынча өйрәндем дә, йокым туйсын өчен, иртәрәк ятарга булдым.
Будильник сәгать 7гә куелган булса да, мин 6да ук җыена башладым. Иртә белән дулкынлануым тагын да артты. Киенеп – җыенып, өйдән ике сәгатькә иртәрәк чыгып киттем. Автобуста, метрода барганда да камера каршында сөйлисе сүзләремне өйрәнеп, кабатлап бардым. Дулкынланганга күрә, сүзләр буташа, истә калмый иде. Метродан төшеп, җәяү бара башлагач кына, урамда суык икәнен аңладым – кояш әле чыгып кына килә иде. Урамдагы кешеләрнең кайсы кая ашыга. Тик мин үтеп баручыларга игътибар итмичә, ТНВ бинасына юл тоттым. Күңелемдәге дулкынлану хисе, диңгез ярындагы дулкыннар сыман, бер күтәрелеп, бер кире артка чигенә иде.
Менә мин ТНВ бинасы каршында басып торам. Исем-фамилиямне әйтеп, бинаның эченә үттем (мөгаен, мин инде исемлеккә кертелгән булганмындыр, чөнки бинага махсус пропусклар ярдәмендә генә керергә була). Анда мине Ассоль үзе каршы алды. Аның елмаюыннан тынычланып киттем, үземне кулга алдым. Бинага кергәч, «һава торышы» төшереләчәк бүлмәгә кердек. Әлеге бүлмә бик зур түгел, һәр якта да якты прожекторлар янып тора. Дөресен генә әйткәндә, мин ул бүлмәне зуррак итеп күз алдына китерә идем. Озак көтеп тормыйча, эшкә керештек. Камера миңа төбәлеп «карап тора». Өйрәнгән сүзләремне сөйли башладым, тик, дулкынланудан булса кирәк, алар онытылды. Оператор, кулын болгап, яңадан башларга кушты. Шул рәвешле, дубль артыннан дубль, ниһаять, ахырга кадәр төшереп бетерә алдык. «Һава торышы»н сөйләүчеләргә бик җайлы, ике җөмлә әйттең дә, тамашачылар белән саубуллаштың да, шуның белән шул», – дип уйлаучылар күптер, мөгаен, чөнки, күптән түгел, мин үзем дә шундый фикердә идем. Бер көн алып баручы урынында булып карагач, моның алай түгеллегенә инандым. Оператор «снято!» дип кулын күтәргәч кенә тынычлап сулыш алдым. Камера һәм прожекторларны сүндерделәр. Рәхмәт әйтеп, бүлмәдән чыктым да, өйгә юл тоттым. Кайтып барган вакытта да кастинг турында уйлап кайттым. Анда катнашуыма чиксез шат идем. ТНВ каналының эшчәнлеге белән якыннанрак танышуыма, тәҗрибә алуыма шатланып кайттым. Өйгә кайтып җиткәндә хәлдән тайган идем инде. Узып баручы көн бик катлаулы, вакыйгаларга бай, кызыклы булды.
Илүзә ГАЛИМҖАНОВА.
КФУ (Гаммәви коммуникация һәм социаль фәннәр институты, журфак) студенты.

Комментарии