Өметне читтән эзликме?

Өлкәннәр: «Менә, балалар, килер заманалар, ата – улны, ана – кызны белми башлар», – диләр иде. Ә без ул чорларда, ничек алай булырга мөмкин инде, дип уйлый идек, чөнки ата-анадан да кадерле кеше юк, булырга һич мөмкин дә түгел. Озак та көттермәде, ул заман килеп җитте. Үз туганнарын, әти-әниләрен, әби-бабайларын үтерүчеләр турында көн-төн телевизор сөйләп тора, газеталар да шул яңалыклар белән тулган. Күпчелек җинаятьләр ачылмый да кала – эзләүче дә юк, тапсалар да, күп дигәндә биш ел гына бирәләр дә, вакытыннан алда чыккан кеше тагын шул ук кәсебенә керешә. Бер доза наркотик өчен кабат үтерә, тотыла, чыга. Моңа, күрәсең, югарыдагы ил башлыклары гаепледер. Бөтен җирдә эшсезлек, ә эшсез яшьләргә ашарга гына түгел, күңел ачарга да кирәк.

Совет чорында эшсезлек юк иде, эшләмичә йөргәннәрне бик тиз йөгәнләделәр. Авылдагы мунча кадәр генә өйдә туганнар сугышып, өй бүлешеп ятмыйлар иде.

Безнең Мактамада бер ай элек ирле-хатынлы гаилә өй җиткереп яши башлады. Ир яман чир белән авырый башлагач, аның сеңлесе, бер генә кадак какканы булмаса да, боларның өен үз исеменә яздырып куйган. Үләсе абыйсы 4-5 ел элек, карт әниләре рөхсәте белән, законлы рәвештә өйне үзенә яздырган булган. Әмма йөремсәк сеңлесе ялган документлар җыеп, (имеш, карт әниләре юләрләнгән дә, белмичә генә кул куйган булган), әниләрен опекунлыкка алган булып, абыйлары үлгәч, икенче көнне үк аның хатынын, кызын һәм ике оныгын йорттан куып чыгарды. Күрәсең, судьяларны да көйләгән булгандыр. Менә бездәге законнар!

СССР чорында без капиталистларны аңлый идек. 15-20 буын бабалары җыйган байлыкны үзләренеке дип язалар иде. Ә демократлар килгәч, Рокфеллерның төшенә дә кермәгән миллиардларга ия булдылар. Үзләре генә түгел, балалары, оныклары, хәтта туганнары да баеп бетте. Шушы буладыр инде кыргый капитализм. Түрәләр аяк терәп, артка юл юк, диләр. Бездән таланган байлык чит ил икътисадын күтәрә.

Дөнья яралганнан бирле булды микән безнең ил башлыгы кебек уңган җитәкче?! Дөньяда 14 бөек тел арасында, русның үзеннән дә югарырак торган татар телен бетереп куйдылар (309нчы закон ярдәмендә). Үз телендә сынау да бирә алмаган нинди милләт яши алсын? Ә безнең хуҗалар, әйтерсең, закон чыгуны көтеп кенә торганнар. Хәзер татар телендә белем бирә торган мәктәпләр дә берән-сәрән генә. Хәтта Тукайны бүләк иткән районда бер генә татар мәктәбе дә калмаган, диләр. Телне саклауда Әләзән, Гали, Шыгырдан авылларына гына өмет калып бара инде.

Хәйдәр САБИТОВ.

Әлмәт районы, Түбән Мактама бистәсе. 

Комментарии