Хәтердә син, Фәнзаман

Хәтердә син, Фәнзаман

Язмыш аның кулына каләм биргән

Язарга гомеренең үткән бер көнен.

Гөнаһсыз яшьлекнең бер мизгелен,

Арыш бөртеге җыйган бер төнен.

Фәнзаман Баттал белән дуслыгыбыз 1968нче елда башланды. Ул инде бу вакытта университет тәмамлап кайткан белгеч иде. 1972нче елда Фәнзаман абый Түбән Кама шәһәрендә – Депутатларның шәһәр Советында бүлек башлыгы, мәдәният һәм балалар аттракцион паркы директоры, газета редакторы булып эшләде. 1984нче елда Казанга китеп урнашты, Татарстан дәүләт радио һәм телевидение комитетында, Татарстан китап нәшриятында эшләде. 1994нче елның 29нчы ноябрендә Фәнзаман абый минем туган көнгә «Язмышлар хатасын төзәтик» дигән тапшыру әзерләгән иде. Моңнар чишмәсе – моңлы җырчыбыз Илһам абый Шакиров җырлады ул тапшыруда.

Фәнзаман Баттал бай яшәмәсә дә дусларга ишеге һәрчак ачык иде. Кемнедер ашатып-эчертеп чыгарды, кемнедер табибка күрсәтте, ә үзе турында уйларга вакыт таба алмады. 2015нче елның 4нче августында барыбызны да ятим калдырып бакыйлыкка күчте ул. Мин янында идем. Ул көнне бер күгәрчен балконнан өй эченә кереп тикшереп чыкты. Бу фәрештә иде…

16нчы февральдә аның туган көне булып узды. Фәнзаман, без сине онытмадык, син гел безнең хәтердә.

Корбан ГАЛИЕВ,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии