Илгизәгә безнең ярдәм кирәк!

Илгизәгә безнең ярдәм кирәк!

Язмыш кешене ничек кенә сынамый. Тормыш булгач төрле хәлләр була. Тик барыбер ул сынауларны узарга, яшәргә көч табарга кирәк. Синнән көтеп яшәүчеләргә булышу – зур изгелек.

Актаныш районы Кәзкәй авылы кызы 13 яшьлек Минкәевага безнең ярдәм кирәк. Ул ДРКБның Онкогематология бүлегендә дәвалана. Табиблар куйган диагноз – лейкемия. янәшәсендә бүген әнисе. Аның сүзләренә караганда, ул моңарчы сирәк авырган. Беренче тапкыр кызга өч ай булганда хастаханә ишеген атлап керәләр. Гап-гади салкын тию була ул. Җиде ел тыныч кына яшәгәч, 2010 елда ул кабат авырып китә һәм 18 гыйнвардан – 25 августка кадәр көннәрен дәваланып үткәрә. Аннан ел ярым дарулар эчеп торырга мәҗбүр була. «Ике ел тулганда даруларны туктаттылар, бәлки шуннан булгандыр», – ди Флизә апа. Илгизәне химиятерапия белән дәвалыйлар. Мәскәүдә арка миен күчереп утырту буенча операцияне ясау өчен кызга акчалата ярдәм кирәк! «Мәскәүгә китсәк, бар гаиләбез белән китәбез. Әтисен дә, апасын да алабыз дип әйтте. 17 яшьлек апасы бүген донор булып тора. Мәскәүдә дәвалану бер елга якын сузылачак. Димәк, бер елга якын шунда яшәячәкбез», – ди Илгизәнең әнисе. Илгизәдә авыру билгеләре сизелә башлагач ук аны хастаханәгә алып килгәннәр. Билгеләр – температура, хәлсезлек, баш авырту.

Кызның әтисе – гади укытучы, әнисе сыер савучы булып эшләгән. Шулай да алар өмет өзми, рәхимле кешеләр ярдәменә ышана.

Илгизәнең тормышын без дә саклап кала алабыз! Битараф булмыйча, аз гына булса да ярдәм күрсәтик! Тамчыдан күл җыела, диләр бит…

Илгизәнең әнисе Флизаның телефон номеры: 89297291993

Акча күчерү буенча реквизитлар:

№8219(ДОПОЛНИТЕЛЬНОГО ОФИСА (УНИВЕРСАЛЬНЫЙ) №8219/089)

ИНН 7707083893 КПП 165002001

Р\с № 30301810462006006203

В ОСБ «Банк Татарстан» №8610 г.Казань

Корреспондентский счёт № 30101810600000000603

БИК 049205603

Банк получателя: ОСБ «Банк Татарстан» №8610 г.Казань

ОКВЭД-65.12;ОКПО-04773489; ОКФС-42; ОКОГУ-15007;

ОКПФ-90;ОКАТО-92430000000;

Юридический адрес:117997 г.Москва,ул.Вавилова,19

Почтовый адрес:423809 г.Набережные Челны, пр.Беляева,18

423740 РТ Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира,103

ИНН 7707083893 КПП 165002001

Р\с №30301810462006006203

В ОСБ»Банк Татарстан» №8610 г.Казань

Корреспондентский счёт №30101810600000000603

БИК Получателя: ОСБ»Банк Татарстан» №8610 г.Казань

Для перечесления

счёт №40817810362033704424/54

отец Минкаев Фаиль Хакимович

Для перевода из банкомата сбербанк №639002629017476408

Алсу НУРГАТИНА.

Илгизәгә безнең ярдәм кирәк! , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии