- 28.05.2019
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2019, №21 (29 май)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Иске гәҗитләрне нишләтим?
Мин «Безнең гәҗит»не 2008нче елдан бирле укыйм. Үзем Мамадыштагы үзәк мәчетнең мәзинемен. Газетагызның дин битендә Аллаһы Тәгалә сүзләре, Коръән сүрәләре язылган битләрне ташламаска кушылган язу бар. Шуңа күрә газетагызның бер санын да ташламыйча җыеп бардым. Хәзер инде алар шактый җыелды. Мине шул борчый – аларны нишләтергә икән соң?
Габделәхәт ГАЛИМОВ
Мамадыш шәһәре
Редакциядән: Мондый газета битләрен яки дини календарьләрнең битләрен чүплеккә ташлау, аунатып кадерсезләү мәкруһ санала. Әмма бу битләрне аларда бер генә бөтен (тулы) сүз дә калмаслык итеп вакласалар, аларны чүплеккә ыргытырга рөхсәт ителә.
Әгәр Коръән китабы, кулъязмасы, укый алмаслык хәлгә китерелгән икән, аны берәр чиста тукымага төреп, беркем дә йөрми торган чиста җиргә күмәргә кирәк. Күп кенә факиһләр Коръән битләрен яндырырга ярамый, дип санаган. Тәфсир, хәдис җыентыклары кебек башка дини китапларга, бер аерым битләрдә язылган дини мәгълүматларга килгәндә исә, укырга яраксыз булсалар, аларны яндыру рөхсәт ителә. Чиста җиргә күмү мөмкинлеге булмаса, аларны яндыруда гөнаһ юк. Хәдисләр һәм башка дини мәгълүматлар язылган кәгазьләрнең буш урыннарын язмалар өчен куллану да рөхсәт ителә. Ә чиста җиргә күмү исә иң хәерлесе булып тора. «Безнең гәҗит»нең «Иманга юл» сәхифәсендә Коръән сүрәләре басылмый, хәдисләрдән җөмләләр генә китерелергә мөмкин. Шуңа күрә аны күмү мәшәкате кыенрак булу ихтималыннан, шул битне генә ертып алып яндырырга була. Аунатып яткырмасагыз хәерле.
СИРЕНЬ ЧӘЧКӘСЕ ШАТЛЫК БИРМӘДЕ
Сирень чәчәк аткан вакытта гадәттә күңелгә шатлык килә, бер бәйрәм шикелле иде. Быел алай булмады әле. Башта бер карт әбинең сиреньне ботарлаганын күрдем. Беренче тапкыр гына түгел инде – кешеләр шулай агачны ботарлый. «Тимәгез ул чәчәккә!» – дим. «Тисә ни, ул тагын да матураячак!» – дип җавап бирде берни булмагандай. «Йолыккалыйсыгыз килгәч, бакчагызда утыртыгыз да, туйганчы йолкыгыз чәчәкләрен. Ә бу сезнеке түгел. Һәр пенсионер бер чәчәген өзсә, иртәгә башкаларны шатландырырга моннан нәрсә кала? Картаеп та акыл кермәгәч, оныкларыгызга нинди үрнәк күрсәтәсез соң сез, бу бит урлау санала. Син урлыйсың икән, синекен урлыйлар – шундый язылмаган канун бар», – дидем. Кәефемне кырган беренче әйбер шушы булды. Икенчедән, күзәтеп йөрдем – сиреньнең чәчәге әллә нинди уңган, пычрак төстә быел. Матур сирень чәчәге күрмәдем. Шулкадәр борчылдым. Әйтерсең лә табигать үзе безне кисәтә. Һавада ят исләр килә, тын алып булмый. Ул бит табигатькә дә йогынты ясый инде.
Бер рәссам танышым бар. Аптырагач, аннан да сорадым: «Бу миңа гына шулай тоеламы, әллә чынлап та быел сирень чәчәкләре пычрак, уңган төстәме?» – дим. Ул әйтә: «Юк, мин дә шулай сиздем», – ди. Белмим, башка шәһәрләрдә ничектер, йөрәгемә шундый авыр булып ятты бу хәл…
Сәлимә
Чаллы шәһәре
ТЕЛЕПРОГРАММА КИРӘКМИ!
Газетабызның 17нче санында баш мөхәррир Илфат Фәйзразманов киләчәктә газетада телевидение программасы бастыру-бастырмау буенча газета укучыларның фикерен сорый һәм тагын бер кат коллективның булсынга эшләүләрен раслый. Бу мәсьәлә буенча минем фикерем мондый: элек, телевизор өч-дүрт каналны гына күрсәткән вакытта, телевидение программасын бастыру бәлки урынлы да булгандыр. Әмма хәзер заманалар бик нык үзгәрде. Мисал өчен, күп кешеләр ясалма иярченнәр аша эшли торган тәлинкә, антенналар куйды, кабельле телевидение дә популяр. Алар барысы да йөзләгән канал карарга мөмкинлек бирә һәм аларның барысын да газетада бастырып чыгару мөмкин түгеллеге һәркемгә аңлашыладыр. Аны бастыруның кирәге дә юк, чөнки тиешле кнопкага бассаң, көнлек тапшырулар программасы килә дә чыга. Телепрограмма бастыру – газетабызның кыйммәтле битләрен әрәм-шәрәм итү. Бу урынны укучыларның сорауларына һәм хатларына бүлсәгез, яхшырак булыр иде.
Хафиз ЗӘЙДУЛЛИН
Норлат шәһәре.
ХЕЗМӘТ ХАКЛАРЫ АЗ
Безнең авылда 4 почтальон эшли иде. Берсе китте. Икенчесе китәргә җыенып йөри. Газетаны почта җитәкчесе киленнәре, балалары белән тарата. Мин 37 ел почтада хат ташучы булып эшләп пенсиягә чыккан кешемен. Шуңа битараф кала алмадым. Сораштым. 4 мең 900 сум хезмәт хакы алалар, ди. Адәм көлкесе. Балалары бар, ничек тормыш итәргә кирәк?! 300-400әр хуҗалыкка гәҗит таратып бит бу. Шушындый хезмәт хакы тагын кайда бар? Әле товар саттыралар бит аларга. Безнең авылда 6-7 кибет бар, хат ташучы ташып йөргән ул кыйммәтле товарны кем алсын инде?!
Сәрия апагыз
Балтач районы, Норма авылы
ОРЛЫК БУЛМАСА…
Юл буйларын карап китәм – быел күп басулар чәчелмичә, сөрелмичә калган. Былтыргы кукурузлар да кукраешып утыра. Хәзерге главалар нәрсә карый икән? Җирне бер инвестордан икенчесенә күчереп кенә утыралар. Бездәге басуларга чөгендер, яшел масса, рапс, көнбагыш чәчеп, ашлык чәчмичә калдыралар. Көзгә без тавыкларга, казларга нәрсә ашатырбыз икән?
Мәүлидә ГАЙСИНА
Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашачакбыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алачакбыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии