- 28.06.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №25 (26 июнь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Хуш, авылым, сау бул,
Сәламнәр көт таң җилләре искәндә.
Мин җырлармын сине сагынып,
Өзелеп искә төшкәндә.
Чит җирләрдә яшәүче татар кешесе, бигрәк тә авыл җирендә туып-үскән булса, бу җырны ишеткәч, күзенә яшь тула.
Без бит авылдан, кире әйләнеп кайтмыйбыз, дип чыгып китмәдек. Кайчан булса да туган авылыбызга, туган нигезебезгә әйләнеп кайтырбыз дип уйладык. Шуңа күрә балачак, авыл тормышын һәрвакыт сагынып яшибез.
Авыл тормышы. Түрдән ишек төбенә кадәр ясалган сәке. Бөтен гаилә шунда йоклый. Сәкенең ишек башында яшь бозау. Көнгә ике мәртәбә сыер өйгә кереп, баласын имезеп чыгып китә. Бозау авыз кырыеннан күбекләр чыгарып, әнисен имә. Сыер исә алдына салган хуш исле печәнне күши. Әледән-әле бозавын кытыршы теле белән ялап та алгалый. Өйдән чыкканда сыерның аягы таеп китеп, бер сайгакның башын сындырып, идәндә тишек тә ясап куя. Кыш шулай узды.
Менә язлар җитте. Бозавыбыз зур үсеп, әнисе янына абзарга чыгып китте. Аның урынын хәзер ана каз алды. Ике көнгә бер өйгә кереп, оясына йомырка салып чыгып китә. 9-10 йомырка салгач, озаклап утыра башлый. Аннары 2-3 көнгә генә бер чыгып, су эчеп, тамагын туйдырып керә. Ата каз көн саен тәрәзә төбен сагалый. Ана каз урамга чыкса, и куана инде. Аның ничек куанганын да бары тик авыл кешесе генә белә. Әнкә каз йомырка өстендә утырганда, балаларның тавышланып йөргәннәрен бер дә яратмый. Каз эләктергән урыннар кара янып, зәңгәрләнеп чыга. 3 атна да 10 көн дигәндә шыбырдашып йомшак кына бәпкәләр килеп чыга.
Яз илчеләре – сыерчыклар кайтыр вакытларны да халык зарыгып көтә. Сыерчыкларга оя ясап кую кирәклеге турында укытучы апабыз гел искә төшереп тора. Беренче сыерчыкны кайда күрсәк, шунда ятып ауныйбыз. Сыерчыкларның исән-сау кайтып җитеп, оя өстендә сайрап утыруларын күрү дә зур сөенеч.
Без күрше авылга йөреп укыйбыз. Язгы каникулларыбыз көннәр җылытып, юл өзелер алдыннан башлана. Бүген кояш бик нык кыздыра. Класс җитәкчебез соңгы дәрес беткәнен ишек артында көтеп тора. Бүген нинди дә булса яңалык бар, димәк. Апа безгә тавышланмыйча гына тыңларга куша. «Балалар, иртәгә язгы каникуллар башлана», – дип әйтеп бетерүе була, без ура кычкырабыз. Апабыз безне орышмый, ул бит үзе дә кайчандыр укучы булган.
Тезелешеп, шатланышып, авылга кайтабыз. Ишебез бик күп. Аякларыбызда – кара эчле галош. Элек урысларның су тегермәне торган ермакны исән-сау чыктык. Урыны-урыны белән уйсу урыннарда кар суы тирәнәйгән. Әйләнеп тә узып булмый. Күз төшеп йөргән кызларны күтәреп чыгарып, аяк киемнәрен сыгып кидек тә, юлыбызны дәвам иттек. Инде үз инешебез аша чыгасы бар. Без йөргән юлда күпер юк. Инеш яртылаш су белән тулып, ыргылып ага. Ничек чыгарга? Инешнең теге ягында безне борчылып көтеп торган әти-әниләр дә күренә. Шунда күзебез инешкә аркылы авышкан өянкегә төште. Бер абзый өеннән аркан алып килеп, аны өянкегә бәйләп куйды. Шуңа асылынып, инешне исән-имин кичтек.
Инде кояш көннән-көн ныграк җылыта. Кыш буе ял итеп яткан болыннар, кырлар кардан арчыла, яшелләнә. Һавада яз исе. Кузгалаклар, какылар, акбашлар күтәрелеп килә – табигать безне чын витаминнар белән сыйлый. Инештә кар сулары агып беткәч, безне балык көтә.
Әле мәктәптә укулар бетмәде. Инеш буе ямь-яшел хәзер. Эңгер-меңгер төшкәч, кызлар монда кичке уенга җыела. Кайда кызлар, анда малайлар инде. Шунсыз тормыш бармый. Кызларның күзләре ялтырый. Ул чәчләр кем өчен төкерекләп артка таба таралган соң? Өелешеп, кем-кемне озату турында сөйләшү бара. Монда инде бик бәхәсләшеп тә торасы юк, кем-кемне озатасы болай да билгеле. Уен кызып кына килгәндә, берсе сигнал бирдеме, кызлар «пырр» килеп йөгерешә башлый. Малайлар кызлар артыннан йөгерә. Күп тә үтми, малайлар яңадан уен булган урынга җыелыша. Берсенә дә күзе төшкән кызны озатырга насыйп булмаган. Берсенең галошы төшеп калган. «Галошны тапканчы, кызым ерак китеп өлгергән иде инде», – ди. Икенчесе: «Мин аның (кызның) кулыннан тоттым, ул мине этеп җибәрде дә, кит моннан, дип кычкырды», – ди.
Кызлар да тиз генә өйләренә кереп китми әле. Алар да каядыр җыелышып, сөйләшәләр, көлешәләр. Икенче көнне дә шул урында уеннар оештырырга сүз куешалар. Яз бөтен җан ияләрен дә йокыдан уята шулай итеп. Ничек итеп сагынмыйсың ди бу садә вакытларны?
Безнең укулар май ахырында тәмамланды. Хәзер инде имтиханнар бирергә әзерләнәбез. Шпаргалкалар язабыз. Шуны язганда онытылган әйберләр искә төшә. Мәктәпкә консультацияләргә йөрибез. Бер төркем балалар әле бара, икенчеләре инде кайтып килә. Күңелләребез шат. Сукмак буйлап нинди генә болын чәчәкләре үсеп чыкмаган! Табигать биргән нинди матурлык!
Имтиханнарны уңышлы гына тапшырып бетердек. Инде безне колхоз кочагын җәеп көтә. Тиздән Сабан туйлары җитәчәк. Һәрбер бала мөмкинлегеннән чыгып, бәйрәмгә әзерләнә. Яңа күлмәк, ямаусыз чалбар… Аякта һаман да шул кара эчле галош. Кичке якта күп кеше симәнке чүпли. Без дә әнидән берәр тавык йомыркасы сорап алып, кибеттә симәнкегә алыштырабыз. Аннары аны киптереп, бәйрәм көненә дип җыештырып куябыз.
Ниһаять, ул көн дә җитә. Авыл «гөж» килә. Ераклардан кунаклар кайта. Бер 3-5 көн авыл шулай шаулап тора әле. Тәмле әйбер күп булмаган кебек, бәйрәм көннәре дә санаулы. Авылдан чыгып киткән кешеләрнең күбесенең бала вакыты колхозның мал абзары тирәсенә бәйләнгән. Авылдан чыгып киткәндә абзар яңагына пәке очы белән исемен һәм чыгып киткән көнен язып калдырганнар. Тагын кайчан кайтасы билгеле түгел, теге урынны күрмичә китәргә ярамый. Үз исемен табып алгач, бермәл уйланып тора.
Кунаклар ничек кайтсалар, шулай китеп тә бетә. Авылда печән өсте башлана. Эшкә яраклы бар халык болында. Яңгырлар башланганчы, кыска гына вакыт эчендә печәнне чабып, киптереп, өеп тә куярга кирәк. Бакчасында да эш җитәрлек. Тик, син бүген нәрсә ашадың, дип кенә сораучы юк. Әле ярый салкын әйрән суы бар. Салкын сулы чишмәләребез дә күп. Җир Анабыз әйтеп бетергесез юмарт!
Печәннән соң борчак басуында эш башлана. Олырак абый-апалар чалгы белән чаба. Аны чабуы ансат түгел, чалгыга чорналырга гына тора. Балалар да бу эштән читтә калмый. Без кул белән йолкыйбыз. Яшел кузаклысы туры килсә, тизрәк авызга тутырабыз. Әле бит колхозның 100 гектарлы бәрәңге басуы да безне көтә. Нинди генә эшләр башкармадык без кечкенә вакыттан бирле. Нәрсә генә эшләсәк тә, яныбызда укытучы апаларыбыз булды. Алар ничек түзгәндер, өйләрендә үз балалары да көтеп утыра иде бит. Әгәр алар исән-сау булсалар, исәнлек-саулык, озын гомер телим үзләренә.
Рафаил БӘЙРӘМОВ,
Әтнә районы, Казак Үртәме авылы
Комментарии