Гиннесс рекордлар китабына кертерлек мәсхәрә

Җәмигъ мәчетен «Кырлай» паркында төзетмиләр, урынын Казаннан «Пескобаза»га күчергәннәр икән дигән хәбәр таралгач һәм дә бу чираттагы күчерү кем тарафыннан кабул ителгән, оешмасы, карары, датасы рәсми рәвештә хәбәр ителмәгәч, Дәүләт Советына мөрәҗәгать иттек. Инде бер ел элек карар кабул ителгән, бар дөньяга хәбәр ителгән, нигез ташы салынган урынында мәчетебез төзелергә тиеш, дигән мөрәҗәгатебезгә җавап итеп Татарстанда җир кишәрлеге бирү тәртибен язганнар! Без инде дәүләткә бил бөгә-бөгә бөгелгән, 80-90 яшь арасындагы «сугыш чоры» буыны булсак та, үләргә җыенмыйбыз бит әле. Мондый хәл урысларда «Я про Фому, а он мне про Ерёму» дип атала. Чүп өстенә чүмәлә, дигәндәй, Кол Шәриф мәчете архитекторы, Тукай премиясе лауреаты, инде тәҗрибә туплап өлгергән, танылган талантлы архитектор Сәйфетдинов Искәндәрне конкурска да кертмәгәннәр икән. 
Нишләргә, дигәндәй, дүртәүләп – Тукай премиясе лауреаты, Түбән Кама Җәмигъ мәчете авторы, атказанган архитектор Ханов Фирдәвес, архитектор Валерий Хәмитов һәм дә әле генә искә алынган Сәйфетдинов Искәндәр белән мөфтиятебезгә киттек. 
Очрашуның Җәмигъ мәчете урынына кагылышлысында аңлашылды: әйе, урын күчерелгән. Сәбәбе – урын кечкенә, түбән, су якын, янәшәдә коеналар да әле. Ә «Пескобаза»да комны Иделдән арттырачаклар, тирәсендә йортлар төзеләчәк, су буйлап килүчеләр, поезддагылары да, очкычтагылары да Җәмигъ мәчетен күрәчәкләр. Бирсен Ходай, дисәк тә, Казаннан куылган Җәмигъ мәчетенең Илдархановның чиркәү, синагога, мәчеттән торган комплексы рәтендә булуы Казан мөселманнарының да, түрәләренең дә данын күккә чөймәс. Икенчедән, түбән, су якын урын янәшәдә генә ничә катлы йортлар салырга яраган да, бер-ике катлы мәчет салырга нигә ярамаган икән? Коенучыларына килсәк, ул урында су чиста түгеллеген, коенырга ярамаганлыгын, тыелганын шушы ук түрәләребез һәр елны әйтеп торалар. Шуңа да карамастан кемнәрдер анда коеналар икән, аларга яраклашып, көйләрен көйләп Җәмигъ мәчетен Казаннан ераклаштыру кешелек дөньясында, татар тарихында гомер бакый булмаган, Гиннесс китабына кертерлек мәсхәрә. 
Соңгысы. Төп Законында Дәүләт икәнлеге беркетелгән Татарстанны җитәклисез икән, һәм дә чынлап та булдыра алучылардан булсагыз, мөселманнарны Идел буйлап Җәмигъ мәчетен эзләтеп йөртмәсәгез иде.
 

Рәүф ИБРАҺИМОВ,
Казан шәһәре

Комментарии