- 29.01.2019
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2019, №04 (30 гыйнвар)
- Рубрика: Тормыш сулышы
ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЛӘРЕ КИРӘК
«Шаян ТВ» каналын оныгым бик яратып карый. Андагы тапшырулар бик кызыклы, тирән мәгънәле. Алып баручылары бик матур итеп татар телендә сөйләшә. Ләкин әкиятләре татар халык әкиятләре түгел. Татар теленә тәрҗемә ителгән чит халык әкиятләре. Үзебезнең татар халык әкиятләре дә бик күп бит. «Шүрәле», «Су анасы» һәм башкалар. Алга таба татар халык әкиятләрен дә күрсәтсәләр, бик яхшы булыр иде. Ул әкиятләрдә үзебезнең татар халкына хас киемнәр, гореф-гадәтләр күрсәтелсә, балалар күңеленә якын булып, кереп калыр иде.
Расих ҖӘЛӘЛ
Казан шәһәре
УРАП ТА ЙӨРМӘС ИДЕК…
Без еш кына Азнакай шәһәренә кунакка йөрибез. Элек авылдан Азнакайга турыга, юлны 30 километрга кыскарта торган юлдан йөри идек. Ләкин аннан кар яуганчы гына йөреп була шул, кар яугач исә – эттерүче дә юк, шуның аркасында урап йөрисе була. Бу юлның карын берәр ничек эттерттереп булмасмы икән? Бөтен кешегә дә кирәк ул үзе, әмма шул ук вакытта беркемгә дә кирәк тә түгел…
Исемем редакция өчен генә
Ютазы районы, Бәйрәкә авылы
Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина ӘХМӘТШИНА белән әлеге мәсьәлә буенча элемтәгә чыктык.
– Әйе, чынлап та мондый кыска юл бар, ләкин ул бит кешеләрнең үзләре машина белән йөри-йөри салган юлы гына, ул дәүләт юлы да түгел, безнең җирлек балансында да тормый. Җитмәсә, бик озын. Шуңа күрә, бу юлны чистарттыра алмыйбыз, урап йөрергә туры килә, – диде ул.
ТЕЛЕВИЗОРДАН ГЫНА МАКТАНАЛАР
Суд приставларының телевизордан мактанып сөйләгәннәрен еш ишетәм: без алименттан качып йөрүчеләрдән алиментны түләттерәбез, диләр. Кайда соң ул? Сүздә генәме?
Минем Түбән Камада яшәүче кызым бар. Ире белән аерылышканнан соң, Түбән Кама суд приставларына әллә ничә мәртәбә мөрәҗәгать итте инде. Максаты – иренең эш урынында ничә сум хезмәт хакы алып эшләве турындагы белешмәне алу. Шушы белешмәне алганнан соң, ирен судка биреп, баласына алимент түләттерер иде. Балага бер яшь вакытта аерылыштылар да, балага инде җиде яшь тулды, әле һаман бер тиен түләгәне юк. Бу белешмәне алу өчен кызым әллә ничә мәртәбә гариза язып карады – җибәрмиләр. Шуңа күрә, газетагызда язып чыгармассыз микән, бу Түбән Кама суд приставларыннан зарлану өчен республикада югарырак торган берәр оешма юкмы?
Нурания ХӨСӘЕНОВА.
Казан шәһәре
Редакциядән: оешмалар үз вазифаларын тиешле дәрәҗәдә башкармаган очракта, сез, билгеле прокуратурага мөрәҗәгать итә аласыз. Яки Татарстан Республикасы буенча суд приставларының федераль хезмәте идарәсенә шалтыратып, шикаятегезне калдырыгыз: (843) 221-38-07
ТАРИХКА КҮЗ САЛСАК?
«Безнең гәҗит»нең 2019нчы ел, 10нчы гыйнвардагы 1нче санында Хәмидә Гарипованың «Койка пешерәсезме?» исемле язмасы басылып чыкты. Анда: «Койка русларның милли ризыгы булып саналса да, бүгенге көндә татарлар да аннан йөз чөерми», – дип язылган. Тарихи сәхифәләрдән билгеле булганча, татарлар койканы 16нчы гасырда ук әзерләгәннәр. Шуннан соң бу ризык көнбатыш Европа илләрендә дә актив таралган. Бабаларыбыз аны сыер буыннарыннан, азрак сыер ите кушып әзерләгәннәр. Ә көнбатыш илләрдә, башка төрле хайван буыннарыннан да әзерләгәннәр. Күренекле аш-су белгече Юныс Әхмәтҗанов үзенең «Татар халкы ашлары» китабында (1979нчы ел) койка турында да язган. Юныс Әхмәтҗанов башка милләт ризыгын бу китапка кертмәс иде.
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ
Казан шәһәре
***
Узган атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә иртәнге сәгать 10нан 13.00 сәгатькә кадәр аралашабыз. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне 8 (843) 239-03-53 яки 8 927-039-03-53 номерларына шалтыратып җиткерергә мөмкин.
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии