- 29.02.2020
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2020, №08 (26 февраль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Ни булды соң сиңа, татар иле?
Ник кыйный соң һаман заман җиле?
Казанымда чит кешедәй йөрим,
Ишетелми нигә татар теле?
Өй зурлыгы калай рекламалар
Адым саен миңа очрый алда.
Адаштыммы әллә чит илләрдә.
Ник бер татар сүзе булсын анда?!
Юк шул, рекламаларда бер татар сүзе дә юк. Булса да, сирәк. Хәер, рус сүзләре дә күп түгел. Уйлап куям кайчакта: чит телләр күбрәк кергән саен рус телен дә кысрыклап чыгарыр инде, ул да авыллар теле генә булып калачак. Чөнки бүгенге түрәләрнең балалары чит илдә укый, алар чит телдә сөйләшә дә. Бабаларын яки әтиләрен алмаштырырга кайткач, кайсы телдә укыган – шул телне тәкъдим итәрләр, дим. Бер китеп урнашкач, кайтуын да кайтмаслар, кем белә бит. Әле дөньяның кайсы якка авышасын кем дә белми. Татар телен саклыйк, ярдәм итик, дип сөйлибез инде. Кайгырабыз инде. Ә ике рус кешесе татар телен кайгыртып күпме җәфа чигә. Безнең татар галимнәребезнең исләре дә китми. Менә хәзер апрель җитә. Тукай премиясен алу өчен талашлар башлангандыр инде, әле газетларда күренми, мин телевизор карамыйм. Анда татар түрәләренең интегеп татарча сөйләшергә тырышуларын күрсәң, йөрәгең әрни. Биш-алты татар утырган җирдә бер рус булса, әңгәмә рус теленә күчә йә диктор тәрҗемә итеп бара.
Безнең инде руслашырга тырышу Тукаебыз заманыннан ук башланган. Ул да бит Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам, әкрен-әкрен югарыга менеп барам, дип язган. Аннары рус белән гомер кичердек сайрашып, тел, лөгать һәм әхлак алмашып, дигән. Күрәсең, русларга иярмичә генә югарыга менеп булмаганын укымышлы кешеләребез шул чактан ук аңлаганнар. Ә менә бүген ник шулай сайрашып кына яшәп булмый икән?
Диңгез баштан бозыла, балык башыннан чери, дигән мәкаль бар. Элек бит татар мәктәпләре – аерым, русныкылар аерым иде. Теләгән татарлар балаларын рус мәктәбенә бирде. Ә бит руслар балаларын татар мәктәбенә бирмәде, ни өчен аларны мәҗбүри татар телен өйрәтергә кирәк булды икән? Татар теленә һөҗүм шуннан башланмады микән?
Мин үзем кичке мәктәп белән – 11 ел, 3 балам 11әр ел укыдылар. Дәресләрне бергә хәзерләдек, укып туймаслык дәреслекләр иде алар. Хәзер оныкларым башка программа белән укый, ике баланың арасы биш яшь. Билгеле инде, вакыт бара бит, дәреслекләр яңара, тик яхшы якка түгел. Татар теле дәресендәге күнегүләрне, биремнәрне аңлап язарлык түгел. Университет программасында да алай түгел иде. Фәһимә Хисамовалар, Нурмөхәммәт абыйларның дәреслеген хәзерге язучыларның күргәннәре булмады микән? Юктыр шул, бәлки, эш башкададыр…
Балаларга дәүләт имтиханнарын уйлап табучылар бигрәк тә авыл балаларын югары уку йортларына кертмәскә тырышканнардыр инде. Менә хәзер ничә елдан бирле авыл мәктәпләреннән 9ны тәмамлаган балалар китеп бара. Колледжларга керәләр инде алар, анда русча гына укыталар шул. Татар теле югала бара. Ул балалар укып бетереп кая урнашырлар, кем көтеп тора? Инде хәерле хезмәтләрен табып, эшләргә насыйп булсын иде.
Безнең күршедә Зур Боерган дигән авыл бар. Катнаш авыл ул, татары, русы, чуашы яши. Чуашлар һәр елның июнендә Иван Юркинга багышланган бәйрәм үткәрәләр, бәйрәм бары тик чуаш телендә генә үтә. Бәйрәмгә мине дә чакыралар, чөнки Юркин минем Камалетдинов Шиһап бабамның писаре булып торган безнең Суыксуда. Документлар архивта сакланган, шуннан фамилиям буенча эзләп таптылар. Минем татарча укыган шигыремне ел саен чуаш теленә тәрҗемә итеп, альманахка беркетеп куялар. Бәйрәмгә Чуаш язучылар союзыннан да киләләр, ник берсе русча сөйләсен!
Инде авыллар тузып бара. Колхозларның гөрләп торган чагын сагынып сөйләргә генә калды. Шул Шиһап бабамнарның йортларын сүтеп, улын, үзен төрмәгә алып китеп оештырган колхозларны 2-3 елда сөягенә кадәр кимерделәр. Бүген гомер буе шунда эшләгән кешеләрне белүче дә юк, хәер колхозы булмагач, кешеләре нигә? Өлкәннәр көнендә 10ар кило шикәр комы бирәләр инде, анысына шөкер.
Читкә киттем бит әле, сүз башым тел турында иде бит. Барысы да бергә шул инде: авылдан тел яшьләр белән китә дә, алар белән кире кайтмый, анда шәһәрләшә шул. Әле авыллар исән булганда телебез югалмас Алла теләсә. Авылыбызда 6 мәчет бар, азан тавышлары яңгырап тора. Яшьләр дә дингә тартыла шөкер.
Татар телен үстерү өчен хөкүмәтебез башлыкларының тырышлыгы кирәк. Дәүләт теле ике булгач, кешене урынга куйганда ук татар телен өйрәнергә мәҗбүр итәргә. Солдатлар ант кабул иткән кебек, телен өйрәнгәч кенә урынга куярга. Тик белмим шул, бу эшкә алынучы булыр микән? Бик катлаулы заманда яшибез.
Компьютер артына бер утыргач, күңелне борчыган хәлләрнең барысын да языйм инде. Инде тынычлык кына булсын, Раббым, гади халыкка яшәве авыр. Гәҗит алсаң да, телевизор кабызсаң да тилмереп, ярдәм сораган сабыйларга, олыларга юлыгасың. Шул кадәр акчаны ничек тупларга? Ник соң безнең илдә табиблар юк икән, инде сугыш беткәнгә дә 75 ел бит! Шул гомердә чит илләрдә ясаган операцияләрне ясарлык бер генә табиб та укымаган микәнни? Ул галимнәр, профессорлар, фән кандидатлары, тагын әллә кемнәр нишли генә икән? Авылыбызда япь-яшь 3 балалы әни кеше авырып китте, шул зәхмәт инде. Чит илгә барып дәваланырга 16000000 сум кирәк. Иренең әтисе алар бала чакта ук үлде, әнисе үзе дә авыру килеш өч малаен фермада эшләп үстерде. Киленнең әтисе җәй көне китеп барды. Әйбәт кеше иде, авыр туфраклары җиңел булсын. Ник соң хөкүмәт диагнозын белә торып, яртысын гына булса да булышмый. Күпме сабыйлар авыру, ана капиталы белән генә балаларны аякка бастырып булмый әле ул. Шунда авыру балаларга да аерым фонд ясап буладыр инде ул, уйлаучы гына юк. Бигрәк начар заманда яшибез, күзеңә операция ясатсаң – 30 мең, әле берсенә генә!
Картайдык шул инде, аяклар сызлый хәзер. Сугыштан соң туган балаларга эшнең авыры туры килде. Фермада эшләүчеләр 50шәр килолы бидоннарны җилкәләренә күтәреп, бата-чума сөт китерәләр иде. Күбесе 16-17 яшьлек кызлар. Дуңгыз фермасы, сарык, бозаулар карадылар. Аннары чөгендер… Башта йолкып, кисеп, машинага кул белән төядек. Туң чөгендерне балта белән чистарткан еллар булды. 7 гектар чөгендерне әйтергә генә ансат!
Авырып больницасына барыр өчен алдан талон алырга кирәк, ул әле тиз генә булмый, аның срогы җиткәнче йә тереләсең, йә үләсең, шундый хәлләр дә булды. Телдән башладым, аяк белән бетердем. Алла ярдәм бирсен, шәфкатьле ил башын насыйп итсен Раббыбыз.
Барыгызга да саулык, тынычлык теләп,
Динә КАМАЛЕТДИНОВА,
Буа районы, Иске Суыксу авылы

Комментарии