«Безнең гәҗит» тыңлый…

«Безнең гәҗит» тыңлый…

Хөрмәтле укучыларыбыз! Бу сәхифәбезне сезнең моң-зарларыгызны, кайгы-шатлыкларыгызны, ничек яшәп ятуларыгызны белеп тору һәм мөмкин булса, шунда ук ярдәм итү өчен ачтык. Хәзер һәр җомга көн, сәгать 10нан 12гә кадәр редакция телефоны янында берәр журналистыбыз кизү торыр. Сезгә дә, безгә дә шулай күпкә уңайлырак булыр, Иншаллаһ. Бер-беребезгә файда китерү өчен яшәргә язсын.

Инде беренче кизү көнен тасвирлыйм. Күпләр мине «»кә күчүем өчен котлау өчен генә шалтыратты. Андыйлар җәмгысы 30лап кеше булып чыкты. Кайберәүләре мин килгәч, «БГ»ның ниндирәк юнәлеш алачагы белән дә кызыксынды. «Тыйнак» кына итеп әйткәндә, басмабыз иң акыллы, иң гадел, иң яхшы газета булачак. Әллә шулай булырына шикләнәсезме? Менә ярдәм сорап шалтыратучыларыбыз һич тә шикләнми.

***

Казанның Мәҗит Гафури урамындагы 5нче йорттан Гөлбәдихан әби Габрахманова:

– Бездә ни кайнар су, ни ванна юк. Бу йортта инде 1961нче елдан бирле яшибез – капиталь сипләү күргән юк, ә акчасын түлибез, ай саен 153 сум килеп тора. Соңгы 10 елда түләгәннәремне исәпләгән идем, 7мең 800 сум тәрәсе булган. Йортыбызда 85 фатир бар, барысы да түли. Ремонт сорап инде кайларга гына мөрҗәгать итмәдек, акча юклыкка сылтыйлар. Кая киткән ул безнең соңгы 10 еллык миллионга якын акча.

Сайлауларга кадәр дә, сайлаулардан соң да язып карадык – юк. Сайлау алдыннан депутатыбыз А.Н.Хәйруллин вәгъдә бирде үзе, тик инде онытты. Путинга җибәргән шикаятебездән дә файда булмады. Бәлки сез ярдәм итә алырсыз?

И.С. Гөлбәдихан әби, без тырышып карарбыз. Сезнең йортыгызны мин беләм, бик иске һәм чынлап та сипләү таләп итә шул ул. Әлегә сезгә депутатыгыз Хәйруллин булышырга вәгъдә биргән бит, без хат язып аңа бөтен вәгъдәләрен дә исенә төшереп алырбыз. Инде бик тә «хәтерсез» булып чыкса, ешрак бимазалап торырбыз. Аллаһының рәхмәте белән эшебез уңар дип уйлыйм.

Бу йортны сипләү мәсьәләсе буенча «Безнең гәҗит» инде, мин монда күчкәнче үк, тикшерү уздырган икән. Газета, редакция исеменнән дә, шулай ук анда яшәүчеләр исеменнән дә шәһәр мэрына хат юллаган. Тик, кызганычка каршы, алар безнең хатка җавап бирүне кирәк санамаган. Бу шалтыратудан соң мэриядә эшләүчеләрнең дә хәтерен яңартырга туры килер.

Балтачтан Галия әби:

– Энергетиклардан бик каты «хисләнәбез». Белмим, башка йортларда ничектер, әмма безнең Ленин урамындагы 156нчы йортта подъезд яктырткан өчен генә дә, аена 80–90 сум түләттерәләр. Бөтен өч катка да бер лампочка инде ул…

И.С.: Галия әби, Балтачта гына түгел, бик күп районнарда коммуналь түләүләрдән халык «хисләнә». Чынлап та «тычкан уты» кебекбер лампочка өчен һәр фатирдан аена 80–90 сум каеруны «кычкыртып талау» дип бәяләргә була. Җае чыкканда энергетикларыгызга кереп сезнең «ярсу хисләрегезне» җиткереп чыгармын, әле ярсулыкны бераз үземнән дә өстәрмен…

Казанның авиатөзелеш районындагы Симонов урамы, 15нче йортта яшәүчеләр:

– Без мондагы фатирларыбызны ипотекага алдык. Тәрәзәләребез идәннән түшәмгә кадәр булу сәбәпле, өй суык. Судка мөрәҗәгать итеп, җиңдек: «Казаньцентрострой» оешмасы безгә матди зыян өчен – 66 мең сум, рухи зыян өчен 10 мең сум түләргә тиеш булып чыкты. Ләкин ул акчаларны ала алмыйбыз. Чөнки суд приставлары аларны таба алмый. Нишлик?

И.С. Күпкатлы йортлар төзердәй зур оешманы «таба алмау» мөмкин түгел. Миңа калса, алар берни эшләми, кирәкле оешманы эзләми, йә эшне махсус сузып йөри. Бу очракта, сез суд приставларының үзләрен судка бирә аласыз – «за бездействие». Шуннан соң эшне тиз тотарлар, сынап караганым бар…

Крутушка шифаханасендә ял итүче Нурия апа:

– Без бабаем белән инвалидлар, биредә юллама буенча ял итеп ятабыз. Урын-җирләре ташка үлчим, мендәрләре ятарлык түгел, инде 4 көн телевизор күрсәтми. Ичмасам, шунысын эшләтеп җибәрсеннәр иде, көн саен вәгъдә генә бирәләр.

И.С. Мин «Крутушка»ның кизү администраторына шалтыраттым. Бүгенге көндә анда яңа антенна кую белән мәшгульләр икән һәм якын көннәрдә телевизорлары тагын да күбрәк каналлар күрсәтә башлаячак. Әлегә бераз түзегез, ул арада «Безнең гәҗит»не укыгыз…

Арчаның Күпер (Мостовая) урамының 5нче йортында яшәүче Асия Шәрәфиева:

– Бездә су бик кыйммәт тора – кубы 29 сум 80 тиен. Агып чыгып китүе (канализация) исә, тагын да кыйммәтрәк – 38 сум 52 тиен. Ижауда булдым, анда су 8 сум 65 тиен тора, канализация 5 сум 56 тиен. Ә бит безнең ара дүрт сәгатьлек юл гына. Казанда да су 14 сум 69 тиен, агып чыкканы – 11 сум 22 тиен. Ник Арчада шулай кыйммәт? Моны сорап прокуратурага гариза язган идем, шалтыратып үземнән кайда эшләвемне белештеләр, ә мин пенсионер. Икенче шалтыратуларында инде барысын да үзләре ачыклаган иде. «Сезнең медсестра булып эшләүче кызыгыз бар бит, безгә кереп чыксын әле!» – диләр. Менеп тавыш чыгардым: «Шикаятьне мин яздым, кызым нигә сезгә?» – дим, җавап бирә алмыйлар. Кыскасы, бары куркыту – янау белән генә халыкны җиңеп торалар монда. Югыйсә, зарланучылар күбрәк булыр иде. Сулары су түгел: кофе ясый башласаң – төпкә утыра, чәйгә сөт саласың – эреп төшә… Әле бу көннәрдә су начар ага, кичен генә бирәләр. Ваннаны тутырып куйдым, ул төпкә утырган күгәрекне күргәч кенә аңладым – су бик начар. Безгә ярдәм итеп буламы?

И.С. Бик каты гауга чыгарган очракта булачак, дип уйлыйм. Әлбәттә, краннан аккан суыгызның сыйфатын яхшыртып булмас, монысы бик кыйммәтле технологияләр белән бәйле. Ә менә тарифлар мәсьәләсендә Антимонополия комитетына, тиешле министрлык һәм ведомстволарга мөрәҗәгать итеп, тикшертеп, бәяне киметеп була. Шулай ук «Эфир», «Яңа Гасыр» телеканалларындагы дусларым белән киңәшләшеп алырмын, бәлки алар да ярдәмгә килер. Бу очракта комсыз түрәләрегезне һичшиксез, җиңәчәкбез, Аллаһы боерса!

Нурлат шәһәреннән Рәзилә:

– 2011нче елда кыз бала таптым. Табиблар дөрес кабул итмәү сәбәпле, инвалид туды – эпилепсия, үсеше начар. Кая гына хат язмадык – табибларны хөкемгә тартучы юк. Ә бит монда бер мин генә мондый хәлдә калмадым. Хәтта, бер хатынны, «Ты не умеешь рожать» дип табибә Ә. Х. (редакция исемнәрне кыскартты. Авт.иск.) суккалап та аткан. Минем табибым ирем М.га: «Она у вас не умеет рожать», – дип баланы гарипләндерүен миңа сылтап чыгарган…

И.С. Яхшы сылтау бу – бәби таба белмисең! Менә мин, мәсьәлән, операция ясый белмим, димәк, табибларны тәнкыйтьләмәскә тиеш буламмы?! Гомумән, сезне исән–имин көмәнегездән арындыру – аларның бурычы, монда берничек тә акланып булмый. Якын араларда сезнең якларга килеп чыгармын, әгәр мөмкин булса, редакциягә шалтыратып кесә телефоныгызны хәбәр итегез, Рәзилә. Шулай ук табиблардан каза күрүчеләрне барлап куегыз. Әгәр сез әйткәннәр дөрес булса, аларны хастаханәдән нәҗесле себерке белән себереп чыгару ләзем. Халык сәламәтлеген сакларга тиешле кешеләр ахмак сүз белән акланып утырсыннар әле – бала таба белмисең, имеш! Бәлки алар кабул итә белмиләрдер һәм анда эшләмәскә тиешләрдер?!

***

Әле сәхифәнең беренче генә көне булганлыктан шалтыратучылар аз булыр дип, чәйләр ясап куеп утырган идем – шул килеш суынып бетте. Чөнки ике сәгать буена телефон тынмады. Безгә зарларыгызны җиткергәнегез, ышанычыгыз өчен рәхмәт. Барыгызга да хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырышырбыз. Бу мәкаләгәгә кермәгән гозерләр игътибардан читтә калган дип уйламагыз.

Кызганыч, үзен «бесполезное ископамемое» дип атаган бабайга ярдәм итеп булмый. Ул инде бик карт иде булса кирәк, сүзе дә юньләп аңлашылмады. Тик сөйләвеннән шуны аңладым: аны бик рәнҗетәләр, пенсия акчасына кадәр талап алалар бугай. Картлар йортында көн итүче кебегрәк чамаладым мин аны. Әгәр икенче тапкыр шалтыратса, һичшиксез барысына да төшенергә тырышырмын. «Бесполезное ископамое» кушаматы алган бабай, шалтырат яме. Алайса, төне буе сине уйлап чыктым. Андый картлыктан Алла сакласын!

Барыгызга да иң изге теләкләр теләп, зарларыгызны тыңлады.

P.S. Киләсе җомгада 1нче июньдә иртәнге 10 сәгатьтән 12гә кадәр сезне телефон янында баш мөхәррир урынбасары көтә. Шалтыратыгыз, языгыз. Бергә яшик.

Комментарии