- 29.05.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №22 (30 май)
- Рубрика: Тормыш сулышы
ХАТ ТАШУЧЫЛАРНЫ КЫЗГАНАМ
Хат ташучы кыз белән сөйләшеп тордык. Башта боларга 3 мең сумлык товар саттырганнар, хәзер сатарга тиешле товарларының бәясен тагын да күтәргәннәр, әллә 6 мең сумлык сатарга кирәк, ди шунда. Ул мескеннәр аны ничек сатарга тиеш икән?! Аны почта хуҗалары билгели торгандыр инде, ничек оялмыйлар, хат ташучыларга товар саттырып йөртергә? Ул товарны сатудан хат ташучыга нинди файда бар икән, хезмәт хакы артамы, премия биреләме? Газета-журналлар да авыр бит, ә монда тагын товар да күтәртәләр.
ФӘНИЯ,
Арча шәһәре
Укучыбыз фамилиясен һәм төгәл адресын әйтмәде, йә хат ташучы кызга сүзе булыр, дип курыкты. Шунысы кызык: җавап алырга дип шалтыраткач, почта хезмәткәре дә исем-фамилиясен һәм кайсы бүлекчәдән икәнлеген күрсәтмәүне сорады. «Безне дә тикшереп кенә торалар, йә әйтергә ярамый торган сүз әйтеп ташлармын», – диде ул. Шулай да почта хезмәткәрләренә товар саттыру мәсьәләсен яхшылап аңлатып күрсәтте. Бу Арча районына гына түгел, бөтен Татарстанга, бөтен Русиягә кагыла. Менә болай дип аңлатты белгеч: «ВТБ банкы «Магнит» кибете акцияләренең бер өлешен сатып алды. Һәм «Русия почтасы» белән килешү төзеде: почта «Магнит» товарларын сатарга булыша, моның өчен почта хезмәткәрләренә өстәмә акча керә. Шуңа күрә хәзер без (почта бүлекчәсе җитәкчеләре. – Авт.), планны үтәү өчен, хат ташучыларга товар да саттырырга мәҗбүр. Бу аларның вазифа инструкцияләрендә дә күрсәтелгән, «реализация товаров» дигән бүлек. Товар сатудан кергән акчаның 6 проценты хат ташучының үзенә кала, йә почта бүлекчәсе җитәкчесенә була (бүлекчәдә план ничек куелган булуга карап). Ягъни товар сату хат ташучыларның үзенә дә файдалы булып чыга – өстәмә керем керә бит. Тик ул товарлар кибеттәгегә караганда кыйммәтрәк – шунысы начар. ВТБ үз наценкасын куя, «Русия почтасы» – үзенекен. Мәскәүдән безгә килеп җиткәнче, наценка артканнан-арта бара, шул рәвешле бәя дә кыйммәтләнә. Хат ташучылар болай да минималь хезмәт хакы ала, шуңа күрә әз булса да акчаларын арттыру өчен, товар сатарга, матбугатка күбрәк яздырырга, лоторея билетлары сатарга дигән план куела. Ул план почта бүлекчәсенә бирелә. Әйтик, бер бүлекчәгә шартлыча 500 мең сум керем алырга кирәк ди. Товар сатудан кергән акча да санала. Һәм бу планны үтәсәләр, бу бүлекчәдә эшләүче хезмәткәрләр 15 процент күләмендә өстәмә премия алалар. Менә шулар барысы бергә хат ташучының хезмәт хакын тәшкил итә дә инде. Халык та шуны аңласа, матбугатны яздырса, хатлар һәм посылкалар салса, товарларын да сатып алса, хат ташучыга ярдәм булыр иде».
Кыскасы, бүген Русия почтасында гәҗит-журналлар тарату кайгысы юк. Кибетләрдәгегә караганда күпкә кыйммәтрәк булган товарны пенсионерларга «сылау» – төп максат. Исемен әйтергә теләмәгән икенче бер хезмәткәр хәбәренә безнең ышанасыбыз килми: әле күптән түгел булган киңәшмәдә район почта җитәкчелеге бик тә сәер таләп куйган – сезнең газеталарга яздыруыгыз кирәкми, товар сатыгыз!
5–6 мең сумга җәяү товар күтәреп йөрүче хат ташучы озак түзәрме? Әле сумкада көнкүреш химиясе дә, тәмәке дә, азык-төлек тә бергә булырга мөмкин. Инде бик күп почта бүлекчәләре хат ташучысыз калды…
НИЧЕК ПАТРИОТ БУЛЫРГА?
2018нче елның 8нче маенда ТНВда «Таяну ноктасы» тапшыруында патриотлык тәрбияләү мәсьәләсе турында сөйләштеләр. Анда катнашучылар Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыкларын истә тоту, язучыларның әсәрләрен уку, тарихны өйрәнү, өй шартларында патриот тәрбияләү кебек тәкъдимнәр әйтте. Әмма илдә икътисадның артка тәгәрәве, халыкның тормыш дәрәҗәсе начарлана баруы, аз санлы халыкларның хокуклары кысылу, республикаларның дәүләт телләрен мәҗбүри укытуны тыю дәвам итә. Радио-телевидение тапшыруларында үтерү, көчләү, сугыш темаларын киметмәүләре дә патриотлык тәрбияләүгә тискәре йогынты ясый бит. Болар турында ләм-мим. Шулай да бер чыгыш ясаучы: «Ватан сине яратмаса, ничек патриот булырга?» – дигән фикер әйтте.
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
ТАТАРЧА УЕНЧЫКЛАР БАР!
Сезгә шатлыгымны уртаклашырга дип шалтыратам. Берничә атна элек бер укучыгыз «Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсенә шалтыратып, татарча уенчыклар таба алмавына зарланган иде. Күптән түгел кызым Казаннан татарча «Әлифба» алып кайтып бирде. Гади китап кына да түгел ул, сөйләшә торган «Әлифба»! Бөтен хәрефләрне дә татарча әйтә, исәнләшә, Тукайның өч шигырен дә сөйләп ала, «Туган тел» җырының бер куплетын җырлап бирә. Үзе келәм рәвешендә. Аны шкаф кырыена элеп куйдык, оныгыбыз төймәләренә баскалап үзе тыңлый, кабатлый. Бөтен хәрефләрне дә гел урысча гына өйрәнә дип эчебез поша иде, бик әйбәт булды бу. Татар хәрефләре язылган бик матур рәсемле шакмаклар да чыккан. Анысына да бик сөендек!
Зөлфирә ГАЙНАТУЛЛИНА,
Алабуга шәһәре
ПРОКУРОР КАЯ КАРЫЙ?
Прокурорларны әйтәм әле. Законсыз укытылган дип, мәктәптәге татар телен бик тиз бетереп аттылар. Ә күпме кешенең ваучерын урлап качучыларны ничә еллардан бирле «тота» алмыйлар. Бу да аларның эше бит югыйсә! Кая карый торганнардыр…
НАДИРӘ әбиегез,
Казан шәһәре
ТӨЗӘТҮ
Газетабызның узган 23нче май санында «Җырның көен кем урлый?» мәкаләсендә (10 бит) төгәлсезлек киткән. Мәкалә авторы Фәния Ваһапова, «Мин яратам сине» җырын Самара җырчысы Лилия Мингелова башкара, дип язган булган, ә газетабызда аны Лилия Муллагалиева белән бутаганбыз. Лилия Муллагалиевадан һәм автордан гафу үтенәбез.
Хатлардагы язуларны кайчак аңлап бетереп булмый, шуңа күрә сорауларны тиз арада ачыклар өчен авторлар үз телефоннарын да күрсәтсәләр, мондый ялгышлар азрак килеп чыгар иде.
***
Узган атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә иртәнге сәгать 10нан 13.00 сәгатькә кадәр аралашабыз. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне 8 (843) 239-03-53 яки 8 927-039-03-53 номерларына шалтыратып җиткерергә мөмкин.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии