Кем гаепле?

Кем гаепле?

Әлеге вакыйга хакында «Безнең гәҗит» тә, башка газеталар да язып чыкты инде. Әмма Русия дигән каһәрләнгән илдә яшәгәнлектән, бу проблеманың чишелеше бүгенге көндә дә күренми.

Сүзем, 2008 елның 7 августында, Байлар Сабасында белән булган хәл турында. Алмаз дусты Айдар белән кичен йөрергә чыга. Әмма Алмазны шул кичне бәхетсез очрак көтеп тора, аны машина бәрдерә. Руль артында элеккеге хезмәткәре була. Бу исә хәлне тагын да катлауландыра. Унике көн комада ятып, бер елга якын хастаханәләр юлын таптаганнан соң, ата-анасы һәм туганнары ярдәмендә Алмаз «кеше» хәленә керә. Нәтиҗәдә, 24 яшьлек егет гомерлеккә өченче группа инвалид булып кала.

Бөтен нечкәлекләрен дә сөйләп тормыйм, әмма без Алмаз белән очраклы рәвештә генә таныштык. Аның белән күрешергә барганда, чандыр гына гәүдәле, оялчан гына, физик яктан кимчелекләре булган егетне күрермен, дип уйлаган идем. Бәхетемә, Алмаз мин күз алдына китергән кешенең нәкъ киресе булып чыкты. Һава торышы үзгәргән саен, ялганган сөякләренең сызлавы, яраларының сыкравы хакында бу аз сүзле егет миңа зарланмады, әлбәттә. Әмма медицина белән кызыксынган һәм әби-бабам 40 елдан артык шул өлкәдә эшләгән кешеләр булганга, мин моны үзем дә аңларлык дәрәҗәдәмен. Күк йөзен болыт капласа да, җил юнәлешен үзгәртсә дә, кояш катырак кыздыра башласа да, авыр травмалар кичергән кешеләрнең яралары «яңара». Физик авырту йөрәк һәм нерв системасына да тәэсир итә. Әле утызга да җитмәгән сөлек кебек бу егет менә шундый сызлаулар белән яшәргә мәҗбүр бүгенге көндә. Тик иң авыртканы – җан ярасыдыр. Чөнки бүгенге көндә дә Ишморатовлар гаиләсе дөреслек эзләү юлында.

Мондый зур ЧПлар суд карарыннан башка гына хәл ителми. Иң беренче тикшерү эшеннән соң, И. Гатауллин 1 ел да 8 айга машина йөртү таныклыгыннан колак кага һәм 2 мең сум штраф белән «бүләкләнә». Әмма Гатауллиннар Мәскәүгә, Русиянең Югары судына кадәр барып җитәләр һәм улларын аклауга ирешәләр. Мин үзем, урыслар әйтмешли, вакыйга булган урында «свечку не держала», әмма объектив һәм логик фикер йөртеп карыйк. Илфат Гатауллин ЮХИДИ хезмәткәре булганлыктан, җәмгыятьтә аңа карата шунда ук тискәре караш урнаша. Чөнки безнең илдә, тәртип саклаучы органнарның учлап-учлап ришвәт алуын белсәләр дә, формадагы кешегә без гади җан иясенә караган кебек карамыйбыз. Кеше формадан һәм погонлы икән, димәк, ул безнең ише генә түгел. Шуңа күрә, 20 яшьлек әлеге егеткә, беренче чиратта, кеше буларак, ә аннан соң машина йөртүче буларак карарга тәкъдим итәр идем. Дүрт аяклы ат та абына бит, кемдә нинди хата булмас. Илфатның әти-әнисенең улларын коткару өчен шуның кадәр суд юлын таптавы да, кешелек күзлегеннән чыгып карасаң, табигый хәл. Чөнки ул – аларның газиз баласы. Хәзер икенче якны, Ишморатовларны карыйк. Хәтерем ялгышмаса, җәяүленең, машина белән баручыга караганда, һәрвакытта да өстенлекләре күбрәк. Шулай булгач, Алмаз Ишморатов зыян күргән як булып чыга түгелме соң? Өстәвенә, ул физик яктан да, материаль яктан да зур югалтулар кичергән. Әлеге ситуациядән бер генә чыгу юлын табарга булыр иде, бер-берсеннән гафу үтенергә һәм күрсәтелгән зыянны компенсацияләргә. Әмма без – кешеләр шундый җаннар ки, үзебезнең дөрес булмавыбызны белсәк тә, горурлык кушканча, ахырга кадәр барабыз, әмма гаебебезне танымыйбыз. Юкса, барыбыз да җиргә мәңгелеккә килмәгән, без бу дөньяда кунак кына. Әмма шул бер көнлек дөньяда да бер-беребезне ямьсезләп, бер-беребезне җәзалап, беребезгә-беребез пычрак атарга өлгерәбез.

Дөреслекне эзләп, Ишморатовлар Страсбург судына кадәр барып җиткән инде. Димәк, Русиядә генә хөкем чыгаручыларның намус белән эш итүенә ышанып булмый, күрәсең. Юкса, әлеге ДТП буенча хөкем эше бүгенгә кадәр бармас һәм гаепле белән гаепсезләр ачыкланыр, кирәк кеше җәзасын алыр иде. Судта чыгарылган карарлар бер чыгарылып, бер кире кагылмас һәм хөкем карарлары уннан артмаган булыр иде. Мин бу язманы суд карарлары белән дә, конституциядәге маддәләр исемнәре белән дә чуарламадым – чөнки юридик белеме булмаган гади халык аны барыбер аңламаячак та, аны укуы кызык та булмаячак. Кемнедер гаепләргә, кемгәдер яла ягу турында да уйламадым, һәр кешенең үз намусы булырга тиеш. Максатым бер генә: әлеге берсен-берсе дошман күргән ике гаилә тизрәк уртак бер фикергә килсен иде. Үзебезнең адәм балалары булуыбызны онытмыйк! Без җирдә кунак кына…

Лилия ЛОКМАНОВА.

Кем гаепле?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии