«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

АЛАЙ ТҮГЕЛ, БОЛАЙ УЛ…

Газетабызның 18нче сентябрь санында (№37), шушы сәхифә астында «Алдап җыйдылар» дигән язма бар. Актаныш районының Күҗәкә авылыннан шалтыратып, «Үзара салым җыю буенча референдум үтте, бер йортка 1200 сум билгеләделәр, аны түләдек. Ләкин акча җыю кәгазендә ул 500 сум дип кенә куелган», –дигәннәр. Алай булмады ул. Халыктан 500әр сум акча җыйдылар, ләкин кәгазьләрдә 1200 сум җыелган дип тора. Ул калган 700 сум аерманы кем түләде, шуның өчен арттырылып кайткан акча кем кесәсенә керде икән, шуны беләсе иде…

Исемемне язмагыз,

Актаныш районы, Күҗәкә авылы

Редакциядән: Шалтыратучыбызның тел төбеннән шул аңлашыла: үзара салым буенча акча җыеп, республикага «озаткач», ул өч тапкыр артып әйләнеп кайта бит. Шуңа күрә, югарыда утырганнар, халыктан 500 сум гына алсалар да, үзләренекен дә өстәп, 1200 итеп җибәреп, артып кайткан акчаны үзләштереп калмады микән, дип борчыла ул. Без бу мәсьәлә буенча Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Галимҗанова Рәйхан Флүс кызына шалтыраттык.

– Алар нигә борчыла икән соң? Эшне тикшерсеннәр болай итеп. Квитанциядә 1200 сум җыелган икән, шушы кадәр акчаны җибәргәч, дәүләт субсидиясе белән бергә 3 млннан артык акча кайтты. Җирлек өчен шушы кадәр күләмдә акча тотылып, эш башкарылган икән, бу кеше нигә борчыла соң, үзенә шул сорауны бирегез әле. 3 млннан артык акча тотылып хезмәт башкарылган, аны бит прокуратура да тикшерә ала – монда бернинди закон бозу юк. Зират коймасын тотарга республика бюджетыннан да, башка бюджеттан да бер тиен дә акча каралмый. Җирлекнең зиратына яңа койма тотылган икән, бу кеше ник борчыла соң? Әллә инде авыл зиратында черек коймалар авып-түнеп утырса, яхшыракмы?! – дип җавап бирде ул.

ҮЛЕМ ҖӘЗАСЫ КИРӘК

«Безнең гәҗит»нең 41нче санында (16 октябрь) «Русиядә үлем җәзасы кирәкме?» дигән язма чыккан иде. Аны укыганда мин Баулы санаториясендә идем. Шундагы ял итүче башка кешеләр белән дә фикерләштем. Үзем дә, алар да кирәк дип саныйбыз. Русия Дәүләт Думасы депутаты Александр Шерин да ришвәтчеләргә үлем җәзасы бирүне тели. Бу бит дөрес.

Аннан соң, Саратовта бер ир 9 яшьлек кызны үтерде. Бу баланың әти-әнисенә нинди зур кайгы! Әлбәттә, әлеге адәм актыгын атарга кирәк! Кытайда бит бу закон күптәннән эшли. Соңга калмый депутатлар бу законны бездә дә үз көченә кертсен иде.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

АЛАРГА БАР ДА ЯРЫЙ…

Казансу елгасы янында Казанны басып алганда һәлак булган урыс сугышчыларына куелган бер һәйкәл-чиркәү бар. Күпләр аны Явыз Иван һәйкәле дип тә йөртә. Хәтер көнендә шушында килеп дога кылганнар дигәнне ишеткәч, өнсез калдым. Казанны басып алучыларга дога кылу ул ни дип атала икән? Уйлап торам да, Казанга кем хуҗа икән? Үзебезнең сугышчыларга, Казанны яклап кан коючыларга искә алырга урынны кеше йөрми торган урыннан бирәләр. Ә басып алучыларга урта бер җирдә һәйкәл куела, шуны төзәттереп, матурлап, басып алучыларга дога кылалар…

Безгә генә берни дә ярамый – христианнарга тәре йөреше оештыру да ярый. Алар үзләре хуҗа. Ә безнең мәсәлән Корбан Гаете бар бит. Гаеткә барганда безнекеләр дә кырык адым саен тәкбир әйтергә тиеш. Казанда да мәчеткә барганда шундый йөрешне кертерләр микән?

Галия апагыз

Казан шәһәре

ПЕНСИОНЕРЛАРНЫ ТАЛАУ БУ!

Цифрлы телевидениене кулланылышка керткәндә, 20 канал бушлай күрсәтәчәк, дип чаң суктылар. Бу цифрлы телевидение дигәннәре урыслар өчен генә булган икән. Татарстанда да, Казанда да бик күп татар әбиләре яши бит. Көне буе: «Калган каналларны карарга приставка яки антенна алырга кирәк», – дип, Беренче канал аша өйрәтеп яталар. Нишләп шул егерме каналның берсен булса да – ТНВ яки ТНВ-Планета итмәделәр икән? Имештер, приставка алып куйгач, 100 канал күрсәтәчәкләр. Ул бит түләүле булачак – ай саен 300 сум. Аннан соң гел «Нет сигнала» дигән язу чыга. Приставка сатып алсыннар дип, карарга бирмиләр инде безгә телевизорны. Пенсионерларның акчасын таларга дип уйлап чыгарылган әйбер инде бу.

Кадрия ЗАҺИРОВА

Казан шәһәре

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алабыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии