- 29.10.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №43 (30 октябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның еллык юлламасын зур кызыксыну белән тыңлап утырдык. Милли мәсьәләләр һәм татар теленең сакланып калу кирәклеге турында әйткән сүзләре татар телендә яңгырады. Узгандагы чыгышларында да ул татар телен яклап, гореф-гадәтләребезнең сакланып калуының кирәклеге турында үзенең фикерләрен әйтеп торды. Күренекле, зур шәхесләребезне искә алып, аларның юбилейлары билгеләп үтеләчәге турында да әйтте.
Киләсе елда ТАССРның 100 еллыгы һәм 1990нчы елда Татарстанның бәйсезлеге турында декларация кабул ителүнең 30 еллыгы билгеләнеп үтеләчәге турында әйткән сүзләре күңелгә аеруча якын булып тоелды. Хәзерге вакытта декларация кабул итүгә багышланган сүзләр кулланыштан төшеп калган кебек күренә башлаган иде. Башка еллардагысы белән чагыштырганда, президентның быелгы юлламасы – иң милли юллама диючеләр булды.
8нче сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына сайланган депутатлар арасында татар халкының телен һәм гореф-гадәтләрен яклап, татар телендә чыгыш ясаучы бердәнбер депутат Разил Вәлиевнең булмавы шатландырмады. Кемнәргәдер аның булмавы кулай дип уйларга кирәктер. Шулай да яңа сайланган депутатлар арасында берничә генә булса да үзебезнең милли җанлы депутатларыбызның барлыгын күреп торабыз. Милләтебезне һәм телебезне саклап калуда аларга уңышлар теләп калабыз. Иң мөһиме: мәктәпләрдә үзебезнең элеккеге милли мәгариф системасын кире кайтарсыннар иде. Төп Законда язылганча, моңа безнең тулы хокукыбыз гарантияләнгән. Конституциядә язылганны үтәргә ирек бирмәүчеләр үзләре җинаять җаваплылыгына тартылырга тиеш.
Телне саклап калу өчен чынлап та тырышулары күренә кебек. Республикабызның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның татар зыялылары белән очрашып сөйләшүе билгеле булды. Бу очрашуда телне саклауга багышланган мәсьәләләр дә каралган. Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, без ике кулны сызганып, тел мәсьәләсендә эшли башлыйбыз, язучылар миннән шуны таләп итә, депутатлар безне чакырмый, министрлар белән очраша алмыйбыз, язган хатлар җавапсыз кала, дип зарланды. Шагыйрь Ренат Харис, федераль университетта укытучылар әзерләмиләр, алардан аерылып чыгып, мөстәкыйль педагогика университеты булдыру кирәклеге турындагы тәкъдимен һәм татар телен кухня теле дәрәҗәсендә саклап калу кирәклеген әйткән. Кухня теле дәрәҗәсендәге белем белән милли язучылар, шагыйрьләр, галимнәр һәм башка күренекле шәхесләребезне үстереп булыр микән соң? Татар театрларының урыс теленә күчү куркынычы булу турында сүзләр ишетелә, Аллам сакласын.
Президентыбызның Республика прокурорына мөрәҗәгатендә рус һәм татар телләре бер дәрәҗәдә, мәктәпләрдә тикшерү үткәреп, борчып йөрмичә, Конституциядә язылганнарның төгәл үтәлүен булдырырга, ниндидер үзгәрешләр кертергә кирәк булса, прокуратура түгел, Татарстан дәүләте дәрәҗәсендә каралыр, дигән сүзләре дә күңелгә ятышлы.
Телевизион тапшыруда урыс милләтеннән булган Дмитрий Петровның татар телен өйрәтүен күреп торабыз. Татарча аралашу өчен 24 дәрес бирү җитә, дигән ул.
Әле тагын 98,6 ешлыгында «Китап» дигән татар телле радионың эшли башлавы да мәгълүм булды. Ишетмәгән кешеләр өчен тагын бер мәгълүмат: «Татарстан» радиотапшыруларында һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә, көндезге унбер тулып егерме минутта (11:20) Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионованың тапшыру алып баруы турында әйттеләр. Бу тапшыруның мөһимлеге шунда: аңа сораулар бирергә була икән. Кайбер регионнардагы кебек, Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, сугыш чоры балаларына акчалата ярдәм күрсәтүне башкарып чыга алмассызмы, дигән сорауны телефондагы операторга әйткәч, хәзер вакыт әз калды, номерыгызны әйтегез, ул сезгә шалтыратыр дигәннәр иде, шалтыратучы булмады.
Ил җитәкчесенең урыс булмаган милләтләрнең телләрен кыерсытуга багышлап әйткән сүзләре зур фаҗигаләр китереп чыгарды. Удмурт галиме бу хурлыкка чыдый алмыйча, үзенә үзе ут төртеп, һәлак булса да, ил җитәкчелегенең гафу үтенгән сүзләре ишетелмәде. Аның иле шундый булгач, нишлисең инде, түзәргә генә кала.
Рәфкать ИБРАҺИМОВ,
Казан шәһәре

Комментарии