Авылыбыз мәчетендә мәүлед кичәсе

– Октябрьнең сигезе Яңа Чишмә районы Әдәмсә авылы мөселманнары өчен истәлек булып калыр. Бу көнне иртәдән яңгыр яуды. Шуңа да карамастан, без авылга юл тоттык. Авылыбыз мәчетендә узачак мәүлед ае кичәсенә Әлфия апа Кирамовадан бер атна элек чакыру алган идек. 
Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирә бит ул, өстән явып торса да, исән-сау гына кайтып килдек без дә. Җиде яшендәге улым да бик көтте бу көнне. Иртән яңгыр яугач, бәлки кайтмабыз, дигәнебезгә күзләрен тутырып карады да: «Кайтабыз, без бит мәчеткә мәҗлескә чакырулы, әнием», – диде. Ә инде кайтып килгәч, улыма мин дә рәхмәтемне белдердем.
Бу мәҗлескә авылыбыз мөселманнары, кунакка кайтучы төрле яшьтәге авылдашларым килгән иде. Бигрәк тә яулык бәйләгән кечкенә кызларыбыз, алар янындагы кечкенә малайга сокланмаган кеше булмагандыр. Баксаң, бу балалар авылыбыз мәдрәсәсендә белем алучылар да икән... Мәдрәсә ачу тантанасын яраткан гәҗитемә язып җибәргән идем, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын сезгә, язмам гәҗит битләрендә урын алды. Бу гәҗитне авылга алып кайтып укыттым. «Безнең гәҗит»не бик ошаттылар.
Сүзем бит мәҗлес турында иде. Авылыбыздан Габдрахман хәзрәт ачып җибәрде мәҗлесне. Залда тынлык урнашты. Яңа Чишмә имам мөхтәсибе Раил хәзрәт белән районыбызның Чаллыбаш авылыннан Фәнил хәзрәт дәвам иттеләр. Күп кенә сүрәләр укылды, салаватлар әйтелде, догалар кылынды. Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормышы турында да бик тәфсилләп сөйләнелде. Алай гына түгел, Коръәнгә һәм Мөхәммәт пәйгамбәребез тормышына кагылышлы темага сораулар белән кечкенә генә викторина да үткәрелде.
Мәҗлесебезне авылыбыз уңганнары әзерләгән мул табын янында дәвам иттек. Кыска гына вакыт эчендә күпме мәгълүмат алдык... Авылыбызда күбрәк оештырылсын иде шундый кичәләр, дип, оештыручыларга, чакырып кайткан кунакларга, булышучы кызларга яраткан гәҗитем аша рәхмәтләремне юллыйм. Авылдашларым арасында гәҗиткә язылырга сүз бирүчеләр дә булды әле. Киләчәктә авылдашларым кулында да «Безнең гәҗит» күренер дигән өметтә калам.
Яңгыры белән куркыткан иртәне кояшлы матур көзге көн алыштырган иде, без мәҗлестән чыкканда. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән тагын бер шундый матур кичә үтте авылыбызда. Күгебез аяз, илебез тыныч булсын иде инде. Хәрби чуалышлар туктатылып, анда катнашучы курку белмәс ир-егетләребез исән-сау туган якларына, якыннары янына әйләнеп кайтсыннар... Шундый матур теләкләр белән без дә юлга кузгалдык. Әле күп мәртәбә кайтырга язсын авылыма, авылым мәчете гөрләп эшләсен, мәдрәсәдә укучылар саны да артып торсын. Шул очракта авылыбызның киләчәге булыр, буыннан буынга күчәр...
Зөлфирә ГАЙНАТУЛЛИНА (ГАББАЗОВА),
Алабуга шәһәре

Комментарии