Ятып калганчы, атып кал

Ятып калганчы, атып кал

Сугыш ветераннарына бирү программасына үпкәләп калучылар бихисап булды. Гомер буе ялгыз яшәүчеләр, таңнан төнгә кадәр тылда хезмәт куючылар, үз вакытында тиенен-тиенгә җыйнап тораклы булучылар… Газетабызга шундый рухтагы зар елап язган хатлар бик күп килде. Бәлки, кайчан да булса аларга да чират җитәр һәм хөкүмәтебез аларны да тиешенчә олылар.

Шулай да бу программа өчен хөкүмәткә рәхмәт әйтергә кирәктер, дип саныйм. Бар лаеклылар булмаса да, азмы-күпме кеше дәүләттән шундый бүләк алып куанды, үз почмагына ия булды, иске торагына ремонт ясар өчен акчалата ярдәм алды.

Инде бу шаукым тынгандыр дип уйлаган идек, күптән түгел генә шушы программага бәйле рәвештә редакциягә тагын бер шалтырату кабул иттек.

Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Разыя апа Булатова, фатирына ремонт ясарга вәгъдә итүләре, ләкин әлегәчә ул ремонтны күрмәве хакында сөйләде безгә. Аның яшәү шартлары белән танышу өчен, Разыя апага кунакка да барып кайттык.

РЕМОНТНЫ КЕМ ЯСАРГА ТИЕШ?

Ике бүлмәле, чиста, зур фатирда яши икән газета укучыбыз. Без килгәндә, Разыя апага беркетелгән социаль яклау бүлеге хезмәткәре идән юып, фатир җыештырып йөри иде.

– Сугышның 65 еллыгына ветераннарга фатир бирү турында хәбәр булгач, без дә ремонт өчен аз гына ярдәм сорап гариза язган идек, – диде Разыя апа. – Берничә тапкыр әллә кемнәр килеп, фатирның, ремонтның хәлен карады, үзләре белән таныштырмадылар да. «Бай, чиста торасың икән», – дип киттеләр. Шуннан бирле бернинди нәтиҗә юк. Була дип тә әйтмиләр, булмый да димиләр. Чып-чын хезмәт ветераны инде мин. Бабаем да сугыштан кайтып үлде. Икенче төркем инвалид иде. Ул үлгәнгә дә тиздән 14 ел тула. Минем кебекләр алды бит инде. Сугыш вакытында эшләгән кеше без. Ызбалары булган әбиләр дә фатирлар алды бит әле. Акчалата да алучылар булды. Мин бит әз генә сорыйм, миңа да тиеш бит инде ул.

– Разыя апа, ул программа бит фатиры булмаган яки яшәү өчен квадрат метрлары аз булган кешеләргә бирелде. Бу фатир сезнең исемдәме?

– Әйе, минем исемдә.

– Монда тагын кем дә булса теркәлгәнме соң?

– Юк, без бабай белән икәү генә идек. Балаларыбыз булмады. Шуңа күрә теркәлгән кеше дә юк. Туганнарым, Казанда «племянникларым» бар. Алар килә, бакчама яшелчәләр утырта. Шуларның берсенә бу фатирны васыять иттем дә инде. Мин бит алардан фатир сорамадым. Матди яктан аз гына ярдәм булмасмы, дигән идем. Бик кыйммәт бит хәзер бар әйбер. Обойлар кыйммәт, теге якта стенам шарт-шорт селкенеп тора. Өстемә кубып төшәр, дип куркам. Ишекләрем җимерек. Торбалар да бик начар хәлдә. Тулаем йортка капиталь ремонт ясалмыйча, минем өчен генә торба алыштыра алмыйлар инде – анысын беләм. Капиталь ремонт булыр дип көтәбез. Безнең бу йорт 1967 елгы. Бер тапкыр да капиталь ремонт булганы юк. Стояклар турында әйтмим дә. Аз гына берәр чәч эләксә дә шул арада тыгыла. Теге подъезддан да ремонт сорап йөрүчеләр булды инде.

– Сезнең авыл җирлеге бу хакта нәрсә ди соң?

– Гаризаны мине тәрбияләп торучы Нина язды.

Безнең сөйләшүне ишетеп торган социаль яклау бүлеге хезмәткәре Нина Терентьева үзе дә сүзгә кушылды.

– Мин язган гариза Питрәч районы башкарма комитеты рәисе Азат Миннемуловичка, Социаль яклау идарәсе җитәкчесе Илгизә Магомедовнага һәм районыбыз хакимияте башлыгының төзүчелек һәм торак коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Сергей Ивановичка юлланган иде. Безнең авыл җирлеге рәисенә түгел. Соңыннан ул гариза район башлыгы дәрәҗәсендә кошчылык фабрикасы директоры Илһам Кашапов белән каралды дип беләм. Ул комплекстан төзүче-мастер килде һәм ремонтка смета төзеделәр. Аларда бөтен документлар да бар. Ул 80-100 меңгә хисапланды, дип беләм. Алар белән соңрак бер шалтыратышып белешкән идем дә, ремонт, кимендә, 50 меңгә төшәчәк, әлегә ул сорау ачык дип әйттеләр.

Разыя апа ремонт түгел, ә нәкъ менә акчалата ярдәм кирәклеген ассызыклады:

– Акчалата гына ярдәм кирәк миңа. Обойлар кирәк. Алар миңа барыбер обой бирә алмый, шуңа күрә аны үзем алырмын.

– Ә ремонтны аннары кем ясый?

– Үзем ясатам. Акчасын бирсеннәр. Пенсиям 12-13 мең генә, ул акчадан ремонтка акча җыйнап булмый. Телевизорым ватылды – аны алдым, чөнки ансыз тора алмыйм, ишегем җимерелде – аны алып куйдым, диваным ишелеп төште – кечкенә генә диван да юнәттем. Пенсияне җыеп бару берничек мөмкин түгел. Берсенә акча җыеп бетергәнче, инде икенчесе туза. Әле менә коридордагы идәнне алыштырдык. Тәрәзәләрне инде бабай үлгәч үк, әкренләп акча җыеп алыштыра башлаган идем.

Эшләгәндә генә эшләтәләр икән ул. 12-13 яшьтә урман кисеп йөрдек. Әти-әни булмады. Апам да инвалидка кияүгә чыкты. Без энем белән икәү үз көнебезне үзебез күрдек. Сугыштан соң 6 ел хастаханәдә эшләдем, пенсиягә чыкканчы 9 ел кибетче булдым. Бу авылга без 1974 елны ук Әлки районыннан килеп урнаштык. Бабаем кошчылык фабрикасында эшләде. Әле ярый янымда Нина бар. 12-13 ел бергә инде без аның белән. Чакырсаң, атнасына ике дә килә ул. Әле бүген килгәндә, азык-төлек тә алып килгән иде. Үземнең чыгып йөрергә аякларым авырта.

…Путин пенсиямә 500 сум өстәгәч тә бик зур бәхет булган иде. Яшьлектә бушка эшләгәнгә хәзер ниндидер хезмәт хакы, премия алып яткан кебек бу пенсияләр. Менә шушы ремонтка акча да бирсәләр, бөтенләй шат булыр идем. Бөтен түләүләрне түләп барам инде үзем, бурычларым да юк.

КЕМ НӘРСӘ БЕЛӘ?

Бу вакыйгаларга ачыклык кертү өчен, авыл җирлегенә барган идек тә, рәисне урынында туры китерә алмадык. Соңыннан телефон аша гына элемтәгә кердек.

– Мин бу гариза һәм ремонт турында, гомумән, бу ветеранның ниндидер ярдәмгә мохтаҗлыгы турында беренче тапкыр ишетәм, – диде Ленино-Кокушкино авылы җирлеге рәисе Виктор Лаврентьев. – Әгәр бу федераль программа кысаларында ясала торган ремонт икән, мин моны белер идем, чөнки безнең районда бу мәсьәлә бик оешкан төстә үткәрелде. Ветераннар өчен икешәр катлы махсус йортлар салынды хәтта. Биек булса, баскычтан йөрергә уңайсыз булыр, дип таптылар. Ул фатирлар һәрберсе 36 квадрат метрлы итеп эшләнгән. Йорттан ерак түгел генә даруханә, кибетләр дә бар. Кыскасы, фатир тиеш булган кешеләргә тоткарлыксыз фатирлар бирелде.

Соңрак социаль яклау бүлегенә шалтыратып кызыксынасы иттем. Анда да Разыя апа турында белмиләр икән. Башкарма комитетка шалтыратырга куштылар. Алар да, район хакимиятенең төзүчелек һәм торак коммуналь хуҗалык буенча урынбасары телефонын алган хатын да бу мәсьәлә аларга кагылмавын хәбәр итте. Соңгы өмет кошчылык фабрикасында иде.

Питрәч кошчылык фабрикасының генераль директор урынбасары Равил Кадыйр улы Минневәлиев та гаҗәпкә калгач, ремонт яки матди ярдәм мәсьәләсенең бөтенләй кузгатылуы ук шикләндерә башлаган иде.

– Дөресен генә әйткәндә, ул безнең эшче түгел һәм безгә берничек тә катнашы була алмый. Шуңа күрә, бу сорауны районга юлласагыз дөресрәк булыр иде, – дип башлады ул. – Шулай да мин бу мәсьәлә турында беләм. Без бу хакта Холдингка хат яздык, чөнки без дә аларга буйсынабыз һәм үзлегебездән генә материаль чыгымнарны хәл итә алмыйбыз. Әйе, безнең төзүче-мастер анда булды һәм ул төзегән сметалар буенча Разыя Булатова фатирына 100 меңлек ремонт кирәк. Бу безнең өчен бик зур сумма. Үз эшчеләребез арасында тораксыз тилмерүчеләр бар һәм бу акчаны шул максатларда файдалану күпкә урынлырак булыр иде, аңлагыз. Ул йорт бик яхшы хәлдә, фатиры ике бүлмәле, бик уңайлы фатир. Ул әбинең туганнары да бар һәм ремонт белән генә ярдәм итә алырлар дип уйлыйм. Әлегә бу сорау каралып бетмәгән һәм ремонтны тәгаен ясаячакбызмы-юкмы, әлегә әйтә алмыйм.

Нәтиҗәдә, җеп очы барыбер табылды. Фабрика Разыя апага ярдәм итәргә тели, ләкин әлегә бар мәшәкать Холдинг сүзенә барып тоташа, дип аңладым. Шуңа күрә бер карар кабул ителгәнне көтәргә генә кала.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Питрәч-Ленино-Кокушкино-Казан.

Комментарии