- 30.01.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №05 (31 гыйнвар)
- Рубрика: Тормыш сулышы
ПЕНСИЯМ БИК ӘЗ АРТТЫ
Бала санына карап, пенсияне яңадан исәплиләр икән, дип кешедән ишетеп, Пенсия фондына балаларымның туу турында таныклыкларының күчермәсен илтеп тапшырган идем. Мин өч бала тәрбияләп үстердем. Шулар өчен пенсиямә 262 сум гына өстәлде. Кайбер аналарга бала саен 300 сум өстәлгән. Пенсия фондыннан сорашып карадым, имештер, мин декрет ялында эшләгәнмен икән. Икенче балада декретка чыга да алмадым, балама 4 ай булганда эшкә чыктым. Үз теләгем белән түгел: сельпо директоры, сатучы юк, дип, кибеткә чакыртып чыгарды. Аңламыйм мин бу законны. Бездә генә шул хәл микән?..
Дания ТӨХВӘТУЛЛИНА,
Нурлат районы, Октябрино авылы
Пенсияне яңадан исәпләттерү («перерасчет») турында бу закон чыккач, без аны аңлатып, газетабызда язып чыккан идек. Дания апа күрми калгандыр, мөгаен. Аның кебек тагын күрми калучылар, бу законны аңлап бетермәүчеләр булса, дип, аларга Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы Пенсия фонды идарәсе белгечләреннән алынган җавапны китерәбез:
– Пенсияне яңадан исәпләттерү бөтен очракта да файдага түгел, дип, башта ук әйтелгән иде. Пенсия баллары буенча «перерасчет» ясалгач, стаж азая. Әйтик, вакытыннан алда пенсиягә чыга ала торган кешеләр, яңадан исәпләттергәннән соң, пенсиягә иртәрәк чыгу мөмкинлеген югалтырга мөмкин. Өчтән күбрәк баласы булганнарның да «перерасчет» ясаганнан соң пенсиясе артмый диярлек. Хәтта күп балалы аналарның да пенсиясенә бер тиен дә өстәлмәскә мөмкин. Ул гына да түгел, яңадан исәпләттергәннән соң, кайбер кешеләрнең пенсиясе азрак та чыга. Тик монысыннан куркырга кирәкми: мондый очракта Пенсия фонды белгечләре пенсияне элек ничек булган, шулай калдыра, берничек тә киметә алмый. Әз хезмәт хакына эшләп йөргән, укыган чорда бала тапкан (ул вакыт стажга кертелми) хатын-кызларга пенсияне яңадан исәпләттерү, гадәттә, файдага була һәм аларның пенсиясе арта. Тик һәр очрак та индивидуаль. Кемнең пенсиясе – 3 тиенгә, кемнеке – 5 сумга, ә кемнекедер 200 сумга артырга мөмкин – Пенсия фондына барып, исәпләттереп карарга кирәк. Сорау биргән укучының пенсиясе 262 сумга арткан икән, аны исәпләүдә ялгышлык киткән дип карарга кирәкми, димәк, исәпләү формуласы буенча аныкы шулай килеп чыккан.
АГРОНОМГА РӘХМӘТ
Газетаның 4нче санында (24нче гыйнвар, 2018) Балтач агрономы Нәсих Гыймадиев турында язып чыккан идегез («Үсемлекләрнең теле булса, агрономнар төрмәдә утырыр иде»). Сезнең аша Нәсихка рәхмәтемне җиткерергә телим. Мин үзем дә агроном. Хәзер 73нче яшем белән барам инде. Без эшләгән совет чорында үзбелдекләнеп эшләү ярамады шул, китап кушканча, өстәгеләр әйткәнчә генә эшләргә кирәк иде. Кысалардан чыгу ярамады. Безнең чор агрономнары арасында да яшерен тәҗрибәләр куеп караучылар булды ул. Тик аларны халыкка гына чыгармадык. Дөресен әйтим, курка идек. Нәсихтәге батырлык та, яхшы мәгънәдәге үҗәтлек тә булмагандыр, күрәсең, бездә. Ә Балтач агрономына уңышлар телим!
КАЙСЫ СУДКА БАРЫРГА?
Экологик тәртип бозу турында хәбәр итәргә телим. Миңа кайсы судка мөрәҗәгать итәргә?
РИММА,
Биектау шәһәре
Экологик тәртип бозулар белән бәйле эшләр Арбитраж судта карала. Татарстанның Арбитраж суды адресы: Казан шәһәре, Яңа-Комлы урамы, 40. Белешмәләр өчен телефоны: (843) 533-50-00.
***
Узган атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә иртәнге сәгать 10нан 13:00 сәгатькә кадәр аралашабыз. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне 8 (843) 239-03-53 яки 8 927-039-03-53 номерларына шалтыратып җиткерергә мөмкин.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии