Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ПЕНСИОНЕР БАЛА УКЫТСА…

Югары уку йортында укучы баланың ата-анасы икесе дә пенсионер булса, аларның пенсияләренә ниндидер өстәмә акчалар бирелә икән, дип ишеткән идем. Бу дөрес микән? Моның өчен нинди документлар кирәк икән?

Әхмәт САБИРОВ,

Теләче районы

Соравыгызга җавапны районыгызның пенсия фонды аша алдык:

– Әгәр дә бала югары уку йортының көндезге бүлегендә укыса, (бюджеттамы, түләүле бүлектәме – мөһим түгел), чынлап та, аңа 23 яшь тулганчыга кадәр без пенсионер ата-аналарга өстәмә акча түлибез. Тик монда бер шарт бар: баланың керемнәре ата-анасыныкыннан кимрәк булырга һәм ул эшләмәскә тиеш. Шундый очракта әти кешегә дә, әни кешегә дә 1600 сумга якын акча өстәлә. Әгәр дә бала эшкә урнаша һәм аның керемнәре ата-ананыкыннан артып китә икән, бу акчалар бирелми башлый. Әлеге өстәмә түләүдән файдалану өчен баланың туу турындагы таныклыгын, укуы турындагы белешмәсен, ата-ананың паспортын, иминиятләштерү таныклыгын алып, пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯРДӘМ ИТМӘСӘ ДӘ, «ЮК» ДИМӘСЕН

Сугыш чоры балаларына дип, быел безнең авылда парк ачканнар иде. Бу эшне башлап йөргән авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафинга рәхмәтемне җиткерәсем килә. Үзем дә, сугыш ятиме буларак, әлеге уңайдан, район башлыгына шалтыратып: «Балам, елына бер мәртәбә булса да, үзебезнең район исеменнән сугыш чоры ятимнәренә бераз гына ярдәм итмәссезме?» – дип сорадым. «Акча юк», – диде дә, күңелем тулып, башка сөйләшә алмадым, телефонны куйдым. Военкомат җитәкчесе Алмаз Борхановка да шалтыраткан идем, ул «юк» димәде. «Ярар, апа, берәр нәрсә уйлап табарбыз», – диде. Ярдәм итәме-юкмы, барыбер шул сүзенә күңел булды. Сугыш чоры балаларын хөрмәт итмәүдер инде бу. Югыйсә, мондый әйберне елына бер тапкыр булса да оештырырга була иде. Безнең авылда кырыкка якын сугыш чоры баласы яши, аларның һәммәсенә үземнең пенсиямнән өлеш чыгардым – 100әр сум акча таратып чыктым. Берсен дә рәнҗетеп калдырасым килмәде.

Минзилә ГАБДРАХМАНОВА,

Арча районы, Яңа Сала авылы

ТАБИБНЫҢ ДА БУЛА ТӨРЛЕСЕ

Күптән түгел генә ял итәргә дип, Мәскәүдән гаиләсе белән кызым кайткан иде. Ире белән ресторанга барып кайттылар да, бозылган балык ашаган күрәсең, кызым бик каты гына авырып китте. Куркып, ашыгыч ярдәм машинасы чакырдык. Кызымны 7нче хастаханәгә салдылар. Кич булуга карамастан, анализлар алып, системалар куйдылар, снимоклар төшерделәр. Башта сукыр эчәгесе кабарган дип уйлаганнар иде, аннан соң гына агуланганын белдек. Кызымны дәвалаучы табиб Азат Айдаров бик яхшы итеп карады, рәхмәт аңа. Система куеп торучы игезәк кызлар Эльвира белән Эльмира да бик шәфкатьле булдылар. Эшләрендә уңышлар насыйп булсын! Табибларны яманлаучылар күп, тик алар арасында үз эшенә җаваплы караучылар да шактый икән бит.

Кәүсәрия СӘМИГУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Исегездә тотыгыз: һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтә эшли. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне (843) 272-42-17 номерына шалтыратып җиткерә аласыз.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии